+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 февраль 2015, 20:49

Сынаулар алдында ялгыз түгелбез

Катлаулы икътисади шартларда республика җитәкчелеге гражданнарының социаль якланганлыгы мәсьәләләрен аерым игътибарда тота.Дөнья финанс базарында хәлнең катлаулы калуы, икътисади көрчек, куркыныч дәрәҗәдә инфляция, аңлашыла, тәү чиратта, керемнәре аз булган катлам халыкның, пенсионерларның, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең бәкәленә суга. Әлеге хәл-шартларда республика җитәкчелеге, әлбәттә, аларны игътибардан читтә калдырмаска, һәртөрле социаль яклау чараларын күрергә тырыша. Бу җәһәттән, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов узган атнада гына да берничә киңәшмә үткәреп, катлаулы чорда гражданнар авыр хәлдә калмасын өчен башкарма власть органнарына анык күрсәтмәләр бирде.

Атап әйткәндә, 11 февральдә үткән хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы утырышында Рөстәм Хәмитов икътисади көрчек шартларында мәрхәмәтлелек оешма­ларының активлыгын арттыру зарурлыгын билгеләде.
— Бүгенге катлаулы чорда көндәлек ихтыяҗларына акча җиткерә алмаучылар да бар. Әлбәттә, без андыйларга тәгаен ярдәм күрсәтәбез. Бу җәһәттән хәйрия фондлары да зур эш алып бара. Шул ук вакытта әлеге хәл-шартларда аларның нәтиҗәлелеге дә кимү ихтимал. Чөнки хәйрия фондлары турыдан-туры аларга ярдәм күрсәтүче предприятие-оешмаларның нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйләнгән. Ничек кенә булмасын, без хәйрия фондларының хәлсезләнүенә юл куярга тиеш түгел. Алар нәтиҗәле эшчәнлеген дәвам итсен өчен ярдәм күрсәтәчәкбез, кирәк икән, Хөкүмәт ресурсларын да файдаланачакбыз. Чөнки хәйрия оешмалары җәмгыятькә, дәүләткә ярдәм итә. Алар халык яшәешендәге мәсьәләләрне оешкан төстә һәм оператив рәвештә хәл итә, изге эш башкара. Шуңа да бу өлкә игътибарсыз, ярдәмсез калмаячак, — диде әлеге мәсьәләгә бәйле республика Башлыгы.
12 февральдә исә Рөстәм Хәмитов Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча республика оештыру комитеты утырышында янә бер мөһим категория гражданнар — ветераннарыбызны социаль яклау мәсьә­ләләрен үзәккә чыгарды. Атап әйткәндә, Рөстәм Зәки улы ветераннарны торак белән тәэмин итү юнәлешендә өстәмә чаралар күрелүе турында белдерде. Быел бу максатта 1,5 миллиард сум бүленәчәк. Әлеге сумма янә 1173 ветеранның торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирәчәк. Русиянең Төзелеш министрлыгына исә федераль бюджеттан өстәмә финанслау алу өчен 630 миллион сумга заявка җибәрелгән. Башкортстан Башлыгы белдерүенчә, әлеге акча ветераннарны торак белән тәэмин итү эшен күпкә тизләтү мөмкинлеге бирәчәк.
Шул ук вакытта Рөстәм Хәмитов ветераннарга бирелгән яңа торакта алар мотлак үзләре яшәргә тиешлеген дә сызык өстенә алды.
— Әлеге вакытта 633 кеше яңа торак белән тәэмин ителеп тә, иске йортларында яшәвен дәвам итә. Моңа юл куярга ярамый. Һәр гаилә белән эш алып барырга, хәлне һәрдаим игътибар үзәгендә тотарга кирәк, — диде ул бу җәһәттән.
Аерым игътибарны Башкортстан Башлыгы катлаулы икътисади чорда ветераннарны югары сыйфатлы медицина хезмәтләндерүе белән тәэмин итү мәсьәләсенә юнәлтте.
— Югары инфляциягә һәм хаклар артуга карамастан, аптекаларда яшәү өчен мөһим дарулар мотлак булырга һәм алар сатып алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Дарулар бәяләренә бәйле хәлне мин шәхсән һәрдаим контрольдә тотам. Шулай ук стационар учреждениеләрдә дә, өйләрендә дә ветераннарга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш, — диде Рөстәм Зәки улы.
Ветераннар өчен янә бер күңелле яңалык, Хөкүмәт Указына ярашлы, аларның аерым категорияләренә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелүче пособие тапшырылачак. Кризис елында бу да ветераннар өчен тоемлы ярдәм булачак, дияргә кирәк.
13 февральдә исә Рөстәм Хәмитов энергияне саклау һәм төбәктә энергия нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда Башкортстан Башлыгы әлеге мәсьәләнең бүгенге хәл-шартларда икеләтә җитди торуын сызык өстенә алды.
— Тәү чиратта, муниципаль берәм­лекләр һәм шәһәр округлары башлыкларына мөрәҗәгать итәм. Бюджетта сездә дә, бездә дә артык акча юк. Безнең бюджетлар дефицитлы. Әлбәттә, кемнәрдер “шырпыда эко­номияләп булмый”, дияр. Була. Гомумән, без җылылык һәм энергия белән тәэмин итүгә бик күп чыгымнар сарыф итәбез. Мәктәпләр, дәваханәләр, социаль объектлар энергия ресурсларын сакчыл тотыну җәһәтеннән барысы да эзлекле анализланырга тиеш. Иске казанлыкларны яңага алыштыру аерым очракларда чыгымнарны өч, хәтта биш тапкыр киметү мөмкинлеге бирә. Кыскасы, һәркайсыгыздан әлеге мәсьәләгә гаять җитди каравыгызны таләп итәм, — диде Рөстәм Хәмитов.
Гомумән, алдагы елларда Русиянең эчке тулай продуктында сарыф ителгән энергия өлешен сизелерлек киметү максаты куела. Һәм утырышта, Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, Башкортстан әлеге максатка ирешүдә илдә әйдәп баручыларның берсе булырга тиеш.
Узган шимбәдә Октябрьский шәһәренә эш сәфәре барышында исә Рөстәм Хәмитов Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча административ бинасын ачу тантанасында катнашып, хокук сакчыларын бигрәк тә бүген һәр мөрәҗәгатькә игътибарлы булып, халыкны һәрьяклап якларга чакырды.
— Халык сезгә ышана, мәсьәлә законга каршы эш-гамәлләргә кагыла икән, аның сездән башка яклаучысы юк. Бу ышанычны нәтиҗәле хезмәт күрсәтеп, лаеклы итеп яклагыз, — диде атап әйткәндә Рөстәм Хәмитов.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Сүз дә юк, дөнья, ил икътисады да, шул исәптән безнең республика да катлаулы чор кичерә. Иң мөһиме, әлеге катлаулы чорда халык ялгыз түгел. Республика җитәкчелеге гражданнарның хәлен җиңеләйтү максатында төрле чаралар күрә. Ә күмәк көч яу кайтара, диләр. Шулай икән, без дә әлеге мәхшәр чорны ничек тә җиңелрәк һәм азрак югалтуларсыз үтеп чыгарбыз, дип ышаныйк.

Республика җитәкчелеге гражданнарның хәлен җиңеләйтү максатында төрле чаралар күрә. Ә күмәк көч яу кайтара, диләр. Шулай икән, без дә әлеге мәхшәр чорны ничек тә җиңелрәк һәм азрак югалтуларсыз үтеп чыгарбыз, дип ышаныйк.
Читайте нас: