+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 февраль 2015, 22:27

Максат — 10-12 процент үсешкә чыгу!

Республика Хөкүмәте фермерларга ярдәм күләмен арттырачак.Узган гасырның 90нчы елларында авыл хуҗалыгында реформалар башлангач, “Русия халкының азык-төлеккә ихтыяҗын фермерлар канәгатьләндерә алырмы?” дигән сорау еш яңгырый иде. Сер түгел, үзгәртеп корулар башланган чорда халык фермерларда элекке җир хуҗаларын, алпавытларны күрде. Әлбәттә, күмәк хуҗалыклар таралган авыл биләмәләрендә бүген фермерларның әһәмияте беркайчан да булмаганча зур, аерым төбәкләрдә урындагы соцаль мәсьәләләрне хәл итүдә төп көч булып тора. Чирек гасыр элек үк Башкортстанда барлык категориядәге хуҗалыкларның да тигез үсешен, эшчәнлеген тәэмин итүче законнар кабул ителде. Алар, әлбәттә, аграр җитештерүдә дәүләт ярдәмен арттыру белән бәйле иде. Республикада фермер хуҗалыклары бүген дә үсеш юлында, 2010-14 елларда, мәсәлән, тулай аграр җитештерүдә аларның өлеше 3,9 проценттан 7,2 процентка үсте. Узган елда крестьян-фермер хуҗалыклары 9,8 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерде.Берничә көн элек башкалабыз Уфада республиканың Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр берлеге съезды үтте. Башкортстан Хөкүмәте җитәкчелеге катнашкан мөһим аграр форумда фермерларның бүгенге роле, проблемалары һәм алда торган бурычлар хакында эшлекле сөйләшү булды.

Республикада фермерлык хә­рәкәте үсеш чорында төрле сынаулар, кыенлыклар кичерде. Авыл хуҗалыгындагы реформалар “сынау иләге”ннән иң көчлеләрне генә сайлап алды. Бигрәк тә җир, милек мәсьәләләренә бәйле бәхәсләр фермер хуҗалыкларын еш кына таралырга мәҗбүр итте. Әнә шул сынауларны җиңеп, аягында ышанычлы басып торучы фермерлар бүген Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән мөһим карарларны тормышка ашыруда терәк һәм үрнәк булып тора. Бу очракта, билгеле, авылда кече һәм урта малтабарлыкны үстерү күз уңында тотыла. Съездда катнашкан республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илдар Тимергалин, төбәк икътисадын үстерүдә крестьян-фермер хуҗалыкларының әһәмиятен билгеләде һәм аларның саны 6 меңгә җитүен әйтеп үтте. Узган елда гына әлеге категориядәге берәм­лекләр 300гә арткан.
— Республика халкын төп туклану продуктлары белән тәэмин итүдә фермерларның роле елдан-ел үсә, — диде Илдар Тимергалин. — Соңгы өч елда, мәсәлән, тоташ тармак үсеше белән чагыштырганда, фермерлар җитеш­тергән продукция күләме өч тапкыр артты. Бүген алар һәм шәхси ихаталарга республикадагы сыер малының 66 проценты чамасы, сарык һәм кәҗәләрнең — 98, атларның — 70, умарталар санының 95 проценты туры килә. Җитештерелгән тулай ит күләмендә аларның өлеше — 70, бәрәңгедә — 98 һәм яшелчәдә 83 процент тәшкил итә.
Премьер-министр урынбасары, шулай ук, әлегә фермер хуҗа­лыкларының керем алу дәрәҗәсе түбән, банк кредитларының процент ставкалары югары булуын бил­геләде. Әйтергә кирәк, әлеге категориягә кергән хуҗалыкларның бик азы гына үзе җитештергәнне базарда сату мөмкинлегенә ия. Тармакта игенчелек, терлекчелек продукцияләре еш кына алыпсатарлар кулына эләгә һәм керем алу күләмен киметүгә китерә. Әлеге проблема яңалык түгел. Күпчелек фермерны борчыган мәсьәләне хәл итүнең иң ышанычлы юлы — кооперациягә керү. Тик, төрле сәбәпләр аркасында, авыл җи­тештерүчеләре кооперациягә бер­ләшергә ашыкмый, ә бәлки, те­ләмидер дә? Мондый форумнарда катнашучы журналист буларак, соңгы 10 ел дәвамында “коопера­циягә керергә кирәк” дигән тәкъдимнәрне еш ишетергә туры килде. Шушы вакыт эчендә республикада аларның саны һаман унга да тулмый. Ә бит фермер хәрәкәтен үстерүдә кайчандыр көнбатыштагы тәҗрибәне үрнәк итеп куйганнар иде. Анда аларның продукциясен кабул итүчеләр бар һәм юкка чыккан продукция өчен дәүләт субсидияләре каралган, хәтта.
Шул ук вакытта...
Башкортстанда узган елда җыеп алынган карабодайның — 39, солының — 30, бодайның — 24,2, арпаның 24,6 проценты фермерларга туры килә. Сугымга сыер малы һәм кош ите җитештерү — 18,3 мең тонна, сөт 127,5 мең тонна тәшкил итте. 2013 ел белән чагыштырганда, үсеш — 113,9-114 процент.
— Соңгы елларда илебездә, читтән кертелгән азык-төлекне киметеп, үзебездә җитештерүне үстерү мөмкинлекләре турында сүз алып барганда, фермерлык хәрәкәтен җәелдерү өстенлекле юнәлеш буларак карала, — диде форумдагы чыгышында авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко. — Шунысы куанычлы, соңгы вакытта фермерлар аграр предприятиеләр кебек үк, максатлы программаларда катнашу хокукы алды. Билгеле, алар һәммәсе дә дәүләт ярдәмен гарантияли. Узган елда, әйтик, крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм шәхси малтабарларга төрле бюджет чыганакларыннан 1 миллиард сумнан күбрәк акча бүленде. Республика авыл җитештерүчеләренә 6,6 миллиард сум акча бирелүен күз уңында тотканда, бу аз түгел.
Билгеле, җиргә хуҗа булу, беренче чиратта, аны нәтиҗәле файдалануны таләп итә. Әйткәндәй, быелдан, ил Хөкүмәте карарына ярашлы, үз җирләрен рәсмиләштермәүче милек хуҗаларына субсидияләр бирелмәячәген дә истән чыгармаска кирәк. Ягъни, дәүләт ярдәме һәр гектар исәбеннән чыгып бил­геләнәчәк. Ә менә фермерлар өчен каралган ике махсус программа үзенең никадәр файдалы булуын күрсәтеп тә өлгерде. “Башкортстан Республикасында 2013-15 елларда үз эшен башлаучы фермерларга ярдәм итү” ведомство программасы кысаларында узган елда фәкать шушы юнәлеш өчен яңа эш башлаган 65 фермерга 85 миллион сумлык грант бирелгән. Аларның һәркайсы уртача 1,3 миллион сум акча алган. Соңгы ике елда әлеге максатларга 261 миллион сум юнәлтелгән. Иң мөһиме — программаны тормышка ашыру кысаларында өч ел дәвамында 1500 баштан күбрәк сыер малы, 240ка якын токымлы ат, 2500 баштан күбрәк сарык, 137 трактор һәм 542 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар сатып алынган. Ә инде “2013-15 елларда крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча былтыр 36 фермер хуҗалыгына 88 миллион сум акча бирелгән. Әлеге проект республикада сыер маллары санын — 2259, атларны 460 башка арттырырга мөмкинлек биргән. Кече хуҗалыклар 52 трактор һәм йөзләрчә башка техника белән тулыландырылган. Фермерларга дәүләт ярдәме күрсәтү быел да дәвам итәчәк.
Кызганычка каршы, узган унъеллыкларда Русиядә дәвам иткән кыргый базар мөнәсәбәтләре фермерларны берникадәр үзләренә “бикләнеп” яшәргә мәҗбүр итте. Әмма аграр эшчәнлектә, җитештерүдә мондый юнәлеш үзен акламый. Югарыда телгә алынган кооперацияләргә берләшеп хезмәттәшлек иткәндә генә фермерлар күмәк көч аша үзләрен күрсәтә ала. Республикада андый мисаллар аз түгел. Мәләвез районында “Молочник” кооперативы уңышлы эшли. Стәрлебаш төбәгендә ашлык саклагычларны күмәк файдалану яхшы оештырылган. Туймазы ягында сарык йонын эшкәртү белән шөгыльләнәләр, миякәлеләр балны савытларга тутырып сатуны оештырган. Съездда Баймак районында фермерлардан һәм шәхси ихаталардан сөт җыюны яхшы оештырган кооператив мактап телгә алынды. Алар тырышлыгы нәтиҗәсендә көн саен 12 тонна сөт җыела.
— Фермерлар үзара коопера­циягә кермәсә, алар табышны арттыра алмаячак, — диде тармак министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин. — Фермерларның кооперациягә керүе иң актуаль һәм авыр проблемаларны — сезонлы басу эшләрен уңышлы үткәрүгә, продукция сатуга һәм аларны республика сәүдә базарына чыгаруга, кредитларны курыкмыйча алуны хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. Кулланучылар кооперативлары оештыруның отышлы ягы шунда, табышны кооператив түгел, ә аның әгъзалары ала.
Башкортстанның Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр берлеге рәисе Зифкать Сәетгалиевның форумда йөзе кызарырлык булмады. Әлеге чара үткән Яшьләр мәдәният сараенда республиканың төрле төбәкләреннән фермерлар күргәз­мәгә үз күчтәнәчләре белән килгән. Ясалмалылык та, уңышлардан баш әйләнеп мактану да сизелми авыл малтабарларында. Фермер хуҗа­лыклары аграр җитештерүдә ел саен 10-12 процент үсеш бирә икән, аларның иртәгәсе көненә бары тик ышанып карыйсы гына кала, диде Зифкать Ислам улы журналистлар белән әңгәмәсендә. Аграр форумда сөйләшүнең җитди булуы да әлеге категориядәге хуҗалык башлыкларына Хөкүмәт тарафыннан ярдәм генә түгел, таләпләрнең дә зур икәнен күрсәтте. Тик, ни өчендер, авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә булышлык итәргә тиешле кайбер муниципаль район җитәкчеләренең генә позициясе һаман да анык түгел. Эшләргә аяк та чалмыйлар кебек, әмма авыл ихаталары тормышы белән якыннанрак кызыксынырга кайбер башлыкларның һаман да вакытлары җитми төсле. Мәсьәлә вакыт таба алуда гына микән?

Авыл хуҗалыгындагы реформалар “сынау иләге”ннән иң көчлеләрне генә сайлап алды. Бигрәк тә җир, милек мәсьәләләренә бәйле бәхәсләр фермер хуҗалыкларын еш кына таралырга мәҗбүр итте. Әнә шул сынауларны җиңеп, аягында ышанычлы басып торучы фермерлар бүген Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән мөһим карарларны тормышка ашыруда терәкһәм үрнәк булып тора.
Читайте нас: