Русия Хөкүмәте якындагы берничә ел дәвамында ил халкын нигездә үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итү бурычын куйды. Соңгы елларга кадәр илнең эчке базарында арзан чит ил ризыкларының зур урын алуы, әлбәттә, үзебезнең аграр җитештерүчеләрне көчле көндәшлек шартларында эшләргә мәҗбүр итте. Ниһаять, ил җитәкчелеге, авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме күрсәтүне арттырып, ит һәм сөт җитештерүне бермә-бер үстерергә уйлый.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов узган ел ахырында аграрийлар белән очрашуда терлекчелек тармагын яңа биеклеккә күтәрүдә эчке мөмкинлекләрне тулырак файдалану кирәклеген ассызыклады һәм бу юнәлештә бигрәк тә казчылык юнәлешендә резервларның зур булуын билгеләде.
Казчылыкны үстерү республикада берничә мөһим проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Сәүдә нокталары каз продукциясе белән генә түгел, ә канат-йон чималы, алардан әзер эшләнмәләр белән тәэмин ителәчәк. Авылда моның кече малтабарлык үсешенә этәргеч бирүен дә истән чыгарырга ярамый. Монысы инде мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Берничә ел дәвамында үз продукцияләре белән “Алтын көз” Бөтенрусия күргәзмәләреннән медальләр белән кайтучы “Башгусь” предприятиеләре төркемен чын мәгънәсендә тармакта әйдәүче дип билгеләргә була. Әйткәндәй, “Казчылык буенча интеграция” дип аталучы уникаль программа тәҗрибәсе белән чит өлкәләр дә кызыксына башлады.
Кошчылык тармагы республика халкын экологик яктан чиста һәм арзан продукция белән тәэмин итүдә, сәүдә базарын тулыландыруда нинди роль уйный? Кошчыларның Көнбатыш илләре игълан иткән санкцияләргә каршы торырдай мөмкинлекләре бармы?
Шушы һәм башка сораулар белән без предприятиенең генеральный директоры Рәсим Сәетбатталовка мөрәҗәгать иттек.