— Икътисади һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү максатында чаралар планы расланды, — диде үзенең чыгышында Олег Машковец. — Аңа кече һәм урта бизнеска ярдәм итү дә керә. Җитештерү һәм хезмәтләндерү өлкәсендә эш башлаган бизнес вәкилләре ике еллык “салым каникулларыннан” файдалана ала. Монополиягә каршы контрольне киметү күздә тотыла.
Бүген аягында нык басып торучы эшкуарларга да җиңел түгел. Җитештерү куәте кими. Шул ук вакытта, хезмәт хакын һәм бурычларны вакытында түләп барырга кирәк. Кризис чорында яңа эш ачу аеруча авыр. Шуңа күрә, “салым каникуллары” бизнесның җанлануына һәм “яшәрүенә” этәргеч бирергә тиеш. Өстенлекле итеп ике өлкә билгеләнүе очраклы түгел. Санкцияләр нәтиҗәсендә кайбер чит илләрдән продукция кертү чикләнде. Шуңа күрә кибетләрдә күп кенә продукциягә хаклар күтәрелде. Үзебездә куәтләрне арттыру, санкцияләр “корбаны” булган продукцияне җитештерүне җайга салу мөһим. Бу мөкатдәс эшкә алынучы малтабарларга базарда бушаган урынны яулау әллә ни авыр булмаячак. “Салым каникуллары” җитештерүне җайга салырга, тотрыклы үсеш юлына басарга ярдәм итәчәк.
Киңәшмә барышында ил төбәкләрендә кризиска каршы чаралар планы эшләнүе дә игътибарга алынды. Әйткәндәй, Башкортстан Хөкүмәте 2015-17 елларга төбәкнең икътисади һәм социаль үсеш планын әзерләде. “Интерфакс-Поволжье” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов белән Башкортстанның икътисади үсеш министры Александр Васильев план үзенчәлекләре турында сөйләгән иде. “2014 елдагы икътисади үсеш күрсәткечләрен саклап калу күздә тотыла. Социаль тотрыклылык дигәндә без аз тәэмин ителгән халык катламы алдындагы социаль бурычларны үтәүне, халыкның гамәлдәге керемен саклап калуны, эш урыннарын мөмкин кадәр азрак кыскартуны күз уңында тотабыз” дигән иде Рөстәм Хәбиб улы. Александр Юрьевич төбәктә кризиска каршы ике фонд оештырылуын, аларның нигезен республиканың акча (3 миллиард сум) һәм милек (15 миллиард сум) активлары тәшкил итүен әйтеп үтте. Кризиска каршы тору планы дүрт бүлектән төзелгән. Алар икътисади үсешне тизләтүне, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен ешрак оештыруны һәм мондый чараларның географиясен киңәйтүне, чит ил продукциясен үзебезнекенә алыштыруны һәм башка чараларны үз эченә алган. Гаилә бюджетының торакка һәм коммуналь түләүләргә тотылган чыгымнары 15 процентка җитүчеләргә компенсацияләр түләнәчәге дә игътибарга лаек.
Киңәшмәдә Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллин белән республика буенча федераль инспектор Николай Разбежкин катнашты. Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, былтыр Рафаил Вәгыйть улына 294 мөрәҗәгать килгән һәм шуларның яртысыннан күбесенә уңай җавап бирелгән. Республиканың 30 район һәм шәһәрендә күчмә очрашулар, эшкуарлар оешмалары белән 107 очрашу үткәрелгән. Нәтиҗәдә, вәкилгә башкарма властьның малтабарлар белән эшен камилләштерүгә юнәлтелгән ун башлангыч тәкъдим ителгән.
Киңәшмә йомгаклары буенча округ төбәкләренең башкарма власть органнарына, кризиска каршы чаралар планын яңабаштан карап чыгып, кече һәм урта бизнес вәкилләренә ярдәм күрсәтергә тәкъдим ителде.
Кризиска каршы һәр чараның төп максатларының берсе — халыкны күңелсез хәлләрдән саклап һәм яклап калу. Бизнес вәкилләре — халыкка эш бирүче, ә ул бик күп гаиләләрнең бердәнбер яшәү чыганагы, терәк-таянычы. Бүгенге хәл-шартларда эшкуарларга уңай шартлар тудыруны бары тик хупларга гына кирәк. Шул ук вакытта, планның гамәлгә ашуы да җитди контрольгә алынсын иде.