+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 март 2015, 22:54

Ә хаклар үсә тора...

Хәл чагыштырмача тотрыклы булган Башкортстанда да ел башыннан инфляция күрсәткече 5,7 процентка җиткән.Ил, республика дәрәҗәсен­дә бәяләрне тотрыкландыру, инфляция үсешен киметү җәһәтеннән күрелүче чаралар турында көн-төн сөйләнелсә дә, хаклар “авызлыкланырга” ашыкмый. Бу уңайдан агымдагы елның ике аенда азык-төлеккә хаклар ил буенча — 9,1 процентка, Башкортстанда 7,8 процентка сикергән. Янә дә шул: хаклар, тәү чиратта, киңкатлам халык көн саен кулланган азык-төлек товарларына арткан. Мәсәлән, тары, дөге, борчак һәм манный ярмалары 6,1-12,1 процентка кыйммәтләнгән. Сыр һәм май — 2,6-4,9, икмәк һәм икмәк-булка изделиеләре, он — 2,5-3,6, чәй хакы 9,9 процентка сикереш ясаган.

Азык рационында күпләргә хәзер ит һәм балык продукциясен дә чикләргә туры килә. Ни өчен дигәндә, кибет киштәләрендә аларның тәүгесе — 0,7-7, балык 1,5-14,6 процентка кыйммәтрәккә сатыла.
Яшелчә-җимеш яратучылар да җәй җитүен зарыгып көтәдер, чөнки җир ачылганнан соң витаминлы ризыкны үз бакчаңда үстерергә мөмкин булачак. Ә базардагысына хәзер күп очракта акаеп карап китәргә генә кала. Һәрхәлдә, рәсми мәгълүматларга караганда да, бәрәңге бәясе ел башыннан — 15,7, кызыл чөгендер, суган — 3,8-13,1, лимон, виноград һәм башка җиләк-җимеш хаклары 11,4-33,8 процентка арткан.
“Росстат”ның территориаль органыннан хәбәр итүләренчә, азык-төлек булмаган товарлар да шушы чорда 5 процентка кыйммәтләнгән. Бу аеруча дарулар хакында чагылыш тапкан. Акчасы барлы-юклы халыкның ашамый тора алмавыннан үзенә күбрәк файда алуны максат итеп куйган аерым намуссыз сәүдә челтәрләре хуҗалары булган кебек, кризис һәм грипп эпидемиясе чорында даруханәләргә йөрүчеләр саны артуында да кемнәрдер үз мәнфәгатен кайгырта, күрәсең...

Акчасы барлы-юклы халыкның ашамый тора алмавыннан үзенә күбрәк файда алуны максат итеп куйган аерым намуссыз сәүдә челтәрләре хуҗалары булган кебек, кризис һәм грипп эпидемиясе чорында даруханәләргә йөрүчеләр саны артуында да кемнәрдер үз мәнфәгатен кайгырта, күрәсең...


“Росстат”ның территориаль органы аерым электр приборларына, мебельгә, парфюмерия-косметика әйберләренә, юу һәм чистарту чараларына, аяк һәм өс киеменә дә хаклар артуын билгели. Дөрес, биредә инфляция дәрәҗәсе күрсәтелмәгән. Әмма, ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, моңа үземнән чыгып кына да анык мисал китерә алам. Әйтик, декабрьдә башкаланың эре сәүдә челтәрләренең берсендә юыну бүлмәсенә куелучы “Еra” электровентиляторы 400 сум торса, февральдә аның бәясе 762 сумга (!) сикерде. Биредә инде башкача ниндидер аңлатма кирәкмидер, проценты күренеп тора...
Янә килеп, гыйнвар-февральдә халыкка хезмәт күрсәтү бәяләре дә 3,7 процентка кыйммәтләнгән. Шәһәрара маршруттагы автобуста йөрү хәзер кесәгә 3 процентка күбрәк суга. Мәрхүмне соңгы юлга озатуга бәйле чыгымнар да 4,1-4,3 процентка арткан...
Кыйммәтләнми калган бернәрсә дә юкмыни, диярсез. Бар, нишләп булмасын! Ите тунап алынган дуңгыз сөяге, кош ите һәм тоз 0,8-1,2 процентка арзанайган. Аракыны исә хәзер 2,1 процентка арзангарак алып була. Аның янына кыяр белән помидор да 19,1-22 процентка арзанрак хак белән килеп “кунаклый” ала, боларына жәлләмичә тоз сибеп була.... Әлбәттә, моның белән бернәрсәгә дә ишарәләмибез. Кеше психологиясен белгәнгә, акчасызлык чорында, ни чарадан бичара, хакы арзанайган продуктлар белән ныклап мавыгып китмик, дип кенә кисәтүебез...
Гомумән алганда исә, шул ук “Росстат” белдерүенчә, Русия буенча алганда, Башкортстанда хәл чагыштырмача тотрыклы кала. Бездә ике айда инфляция күрсәткече 5,7 процент булса, ил күләмендә ул тагы да югарырак. Әмма бу, аңлашыла, тынычлану өчен нигез була алмый. Һәрхәлдә, мондый тенденция дәвам итә икән, ел ахырына инфляциянең нинди баскычка күтәреләчәген күзаллау авыр түгел. Димәк, ил һәм республика күләмендә хәлне тотрыкландыру юнәлешендә күрелүче чаралар белән бергә, яңа дәүләт механизмнарын эшкә кушу да көн таләбе булып тора. Һәрхәлдә, дөньякүләм финанс кризисы, санкцияләр Русия икътисадын нинди генә авыр сынауларга дучар итмәсен, дуңгыз сөягеннән пешкән ашка калмабыз, дип ышаныйк!
Читайте нас: