Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Рөстәм Камалетдинов журналистлар белән чираттагы очрашуында шушылар турында сөйләде.
— Җитештерүчеләрнең күпчелеге килеп туган икътисади хәлләрдән соң әйләнештән төшеп калды, ләкин аларны алыштыручылар табылды, — диде ул. — Сәүдә әйләнешендә урындагы товар җитештерүчеләр продукциясе өлеше артты. Әйтик, бүген киштәләрдәге сырларның 80 проценты Русиядә, шул исәптән Башкортстанда, җитештерелгән. Башка ассортимент белән дә шул ук хәл. Мәсәлән, консерва тибындагы чит ил товарларын да алыштыручылар табылды. Ул Башкортстан җитештерүчесенеке булмаса, аның партнерларыныкы, әйтик, Белоруссиянеке булуы мөмкин.
Үзебездә җитештерелмәгән товар, дефицитны каплау өчен, башка төбәкләрдән китерелә.
— Балык җитештерү республикада базар ихтыяҗының нибары 4 процентын тәшкил итә, калганы читтән китерелә, — диде Башкортстан сәүдә ассоциациясе рәисе Виталий Черевков. — Ике ай элек без республикага шушы продуктны китерә алучыларны билгеләдек. Алар — Ерак Көнчыгыш, Мурманск шәһәре һәм башка төбәкләрдәге партнерлар.