2014 елда республикада 2 миллион 651 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. 2013 ел белән чагыштырганда — 106,7 процент. Гомум күрсәткечнең 961,2 квадрат метрын подряд юлы белән төзелгән күпкатлы торак тәшкил итә. Әйе, бу сан игътибарга лаек. Ләкин, файдалануга тапшырылган торакны мохтаҗлар сатып алган дигән сүз түгел. Әйләнештә ярыйсы гына акчасы булучылар бер йорттан берьюлы берничә фатир сатып алып, аны мохтаҗларга икеләтә арттырып сата. Моны аңлау өчен әллә ни зур белем таләп ителми. Фатир сату турындагы игъланнарга игътибар итү дә җитә. Анда озак еллар бер бүлмәле фатирда яшәп, җыелган акчага ике, өч бүлмәле фатир алырга теләүчеләр бар. Шунда ук, яңа гына файдалануга тапшырылган йорттагы унлаган фатирны бер үк кеше, бер үк оешма сата. Һәркем үзенең акчасын җаны теләгән тармакка инвестицияләргә хаклы. Ләкин, бу очракта хәл башкачарак. Берәүләр — тагын да ныграк байый, икенчеләр — пенсия яшенә кадәр бурычка чума. Күпфатирлы йортларны күпләп төзү, файдалануга тапшыру гына түгел, аны сату да контрольгә алынсын иде. Ул чакта, төбәкләр рейтингында республиканы артка сөйрәүче торакка мохтаҗлар саны да сизелерлек кимер иде.
Башкортстанда былтыр файдалануга тапшырылган торакның 63,7 проценты шәхси төзелешкә туры килә. 2014 елда республикада 1689,8 мең квадрат метр шәхси торак төзелгән. 70 квадрат метрлы 24140 йорт — тоташ бер зур поселок дигән сүз. Бу 2013 елның шушы ук күрсәткеченнән 2,6 процентка кимрәк. Шәхси торакның күпкатлы йортлардан күбрәк төзелүенең сәбәбе бар. Аңлашыла, төп сәбәп авылның саф һавасына түгел, хакларга кайтып кала. Чагыштырып карыйк. Әйтик, Уфада бер бүлмәле фатир якынча 1,5-2 миллион сум тора. Кулда 500 мең сум акча булса да, 1 миллионын кредитка алырга кирәк. Мондый акчаны банклар физик берәмлекләргә бирергә ашыгып бармый. Төп шарт — кредит алучы исемендә кимендә шулай бәяләнүче милек теркәлгән булырга тиеш. Айлык түләүләрне кайтара алмаган очракта, бурычны шул милекне сатып кайтару күз уңында тотыла. Нәтиҗәдә, халык 20-30 елга зур процентлы ипотека алырга мәҗбүр була. Ипотека хакына коммуналь түләүләрне дә кертсәң, шактый зур сумма килеп чыга. Гаиләнең ике әгъзасы эшләгәндә дә, чак җитәчәк. Яшәү, киенү, ашау чыгымнары турында да онытырга ярамый. Уфа районында 5 сутый җир 500 мең сум тора. Бу акчаны тупларга, кредитка алырга да мөмкин. Җир мәйданына бер мунча утыртып, тиешле документларны эшләргә була. Зур булмаган агач йорт төзеп, яши башларга да мөмкин. Газ, ут, су кертү чыгымнарын исәпкә алганда да, шәхси йорт төзү фатир алуга караганда күпкә арзанга төшә. Делянка алганда, бушлай килгән төзелеш материалы исәбенә чыгымнар тагын да кими. Уфадан читтә урнашкан авылларда, район үзәкләрендә төзелеш материаллары күпкә арзанрак. Шуңа күрә, шәхси торак төзелешенең алда баруы әллә ни зур яңалык түгел. Беренче карашка, тораклы, баш өстендә кыеклы булучылар арту уңай күренеш кебек. Мәсьәләнең башка ягы да бар. Уфага якын урнашкан район үзәкләрендә, авылларда, бакчачылар ширкәтләрендә шәхси торак төзү тизлеге арту мәшәкатьләр тудыра. Чөнки авыллардагы инфраструктура шәхси йортлар, кулланучылар саны артуга әзер түгел. Нәтиҗәдә, яңа йортларда яшәүчеләр начар юллар, газүткәргечләр барып җитмәве, суга кытлык һәм башка мәсьәләләр белән йөзгә-йөз очраша. Күп очракта урындагы хакимият, авыл биләмәләре проблеманы үзаллы гына хәл итә алмый. Димәк, шәхси төзелеш активлашкан урыннарда инфраструктураны яхшыртуга да тиешле игътибар бирелсә, урынлы булачак. Чөнки йортын утын ягып җылытучы, суны ун чакрым ераклыктан ташучы, баткан юлларда пычрак еручы бөтен бәлаләрдә дә властьне гаепләячәк.
Башкортстанда 2014 елда “эконом” класслы һәм социаль торак төзү тизлеге дә арткан. 1 миллион 646,1 мең квадрат метр “эконом” класслы торак файдалануга тапшырылган. 2013 ел күрсәткече белән чагыштырганда, 129,8 процент килеп чыга. 298,649 мең квадрат метр социаль торак төзелгән. Шуның 141,160 квадрат метры — дәүләт ярдәмен файдаланып, 44,732 мең квадрат метры — гамәлдәге проект кысаларында авыл җирендәге халыкны йорт комплектлары белән тәэмин итү, 38,070 мең квадрат метры — авария хәлендәге йорттан яңага күчерү, 74,687 мең квадрат метры – “2020 елга кадәр һәм 2014-17 елларда авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” максатлы федераль программасына туры килә.
Статистика мәгълүматларын туктаусыз дәвам итәргә мөмкин. Шулай да, Башкортстан халкының торак белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе — төп күрсәткечләрнең берседер. Узган ел йомгаклары буенча, республикада җан башына 23,8 квадрат метр торак туры килә. Күпме бу? Уртача зурлыктагы тулай торак бүлмәсе. 2020 елга кадәр 4 миллион торак төзеп, бу күрсәткечне 29,5 квадрат метрга җиткерү күздә тотыла. Максатыбызга ирешә алырбызмы? Шул күләмдә торак файдалануга тапшырылган хәлдә дә, мәсьәлә хәл ителмәскә мөмкин. Яңа төзелгән торакның аерым кулларда күпләп туплануына чик куярга вакыт җиткәндер. Мохтаҗлар фатирны үз бәясеннән ун тапкыр кыйммәткә сатып алса, Башкортстанда җан башына 100 квадрат метр торак туры килүдән дә бер файда да булмаячак.
Шәхси торакның күпкатлы йортлардан күбрәк төзелүенең сәбәбе бар. Аңлашыла, төп сәбәп авылның саф һавасына түгел, хакларга кайтып кала.