— 2015 елның ике аенда сәнәгать җитештерүе күләме артты, — диде Рөстәм Зәки улы. — Узган елның шушы ук күрсәткеченнән 3,6-3,7 процентка алда барабыз. Март аенда да борчылырга урын юк. Шул ук вакытта, предприятиеләрнең финанс күрсәткечләре кими. Бюджетка салымнар азрак керә. Керемгә салым белән хәл аеруча катлаулы. Былтыргы күрсәткечтән 50 процент югалттык. Керем юк икән, үсеш тә, инвестицияләр дә юк. Мондый хәл-шартларда кече һәм урта бизнеска зур өметләр баглыйбыз.
Чор бизнеска түгел, бизнес чорга яраклаша. Кризис чорында бу закончалык күп кенә пред-приятиеләрнең “гомерен” саклап калып, үсешкә этәргеч бирә. Эре предприятиеләрне яңа шартларга яраклаштыру, үзгәртеп кору өчен зур чыгымнар, күп вакыт таләп ителә. Ә менә кече һәм урта предприятиеләр үзгәреш “җилләрен” җиңелрәк кичерә. Алай гына түгел, катлаулы чорны алар үз максатында уңышлы файдалана ала. Әйтик, санкцияләргә бәйле чит илләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе кертү чикләнде. Шушы сәбәплеме, кибетләрдә иткә, сөткә һәм башка төр продукциягә хаклар кинәт югарыга үрмәләде. Ә ни өчен без Көнбатыш Европа фермерларыннан авыз ачып ашарга көтәргә тиешбез? Үзебезнең фермерлар, таркалмаган хуҗалыклар безне сыйфатлы ит, сөт белән тәэмин итә алмыймыни? Польша алмалары кертелү чикләнү дә әллә ни зур бәла түгел. Башкортстан хуҗалыкларында меңәрләгән гектарларда алма, карлыган һәм башка җимеш бакчалары бар иде. Ни өчен аларны янә тергезмәскә? Пекарняда икмәктән тыш башка камыр азыкларын җитештерүне җайга салырга мөмкин. Аңлашыла, мондый уңышка ирешү өчен предприятие җитәкчеләренә әзерне көтмичә, актив булу мөһим.
— Яңа гына эшли башлаган кече һәм урта предприятиеләргә “салым каникуллары” бирү турында сөйләшкән идек, — дип сүзен дәвам итте республика Башлыгы. — Аңлашыла, мондый адым баштагы чорда республика бюджетын тулыландыруга хезмәт итми. Югалтулар 3-4 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин. Бу аз акча түгел, төбәк бюджетының 3-4 проценты. Бизнес вәкилләрен дәртләндерү, киләчәктә керем алу максатында мондый адымга барабыз. Керем булмаган хәлдә дә, халык мәшгульлеген тәэмин итеп, эш урыннарын саклап калып, яңаларын булдырачакбыз.
Кризис чорында “салым каникуллары”ннан башка яңа предприятие оештыру күпкә авыр булыр иде. Русия Президенты Владимир Путин әйткән, төбәк җи-тәкчеләре контрольгә алган бу яңалыкның ил үсешенә этәргеч бирәчәге көн кебек ачык. Әмма уңай нәтиҗәне бүген һәм хәзер үк көтү, таләп итү бик үк дөрес булмас. Рөстәм Хәмитов азсызыклап үтүенчә, бүген без киләчәккә нигез салабыз. Республика бюджеты акчалары исәбенә. Аның каравы, тернәкләнеп, тотрыклы үсеш алган предприятиеләр киләчәктә Башкортстан бюджетын тулыландыручы, икътисадының таянычы булачак. Катлаулы чорда халыкның эшсез калмавы да мөһим. Нәтиҗәдә, мондый адым кайчан да булса акланачак. Кыскасы, “салым каникуллары” киләчәккә инвестиция ул.
Бизнес вәкилләре арасында күбрәк керем алырга омтылып, төрле хәйләгә баручылар, халыкны алдап баючылар да юк түгел. Балыкны болганчык суда тоту нәтиҗәлерәк булган кебек, кризис чорында кесәсен тизрәк калынайтып калырга теләүчеләр дә бар. Без моны кайбер продукциягә көн эчендә арткан хакларда, хезмәтләрнең яшен тизлегендә кыйммәтләнүендә ачык күрәбез. Акчалары янмасын өчен фатир алырга омтылып, игътибарсыз булганнар алданган дольщиклар исемлеген тулыландыра. Конвертта түләнгән эш хакының нәрсә икәнен бүген мәктәп укучысы да беләдер. Чөнки алар җәмгыятьнең бу күренеше белән әти-әнисе тәҗрибәсеннән танышып үсә. Рөстәм Зәки улы игътибарыннан бу мәсьәлә дә читтә калмады. “Хөкүмәт үз өстенә алган вәгъдәләрне үтәсен өчен көч салачакбыз. Бизнестан да намуслы, үтәкүренмәле “уен” шартларын таләп итәчәкбез. “Соры”, “кара” схемалар, конверттагы эш хакы, салым түләүдән качуны кабул итмибез. Уңайлы шартлар тудырабыз икән, кече һәм урта бизнес намуслы эшләп, үз өстенә социаль җаваплылык та алырга тиеш”, — диде республика Башлыгы.
Власть бизнесны ишетеп, уңайлы шартлар тудырган илләр икътисади үсеш кичерә. Яшерен-батырын түгел, без бу юнәлештә шактый артта калганбыз. Шуңа күрә, бизнес вәкилләре күпмедер дәрәҗәдә кризиска, санкцияләргә рәхмәтле булырга тиештер. Ниһаять, аларны ишеттеләр, уңай шартлар һәм ярдәм кулы сузарга вәгъдә бирделәр. Вәгъдәләрнең кәгазьдә язылганча төгәл, югары дәрәҗәдә гамәл-гә ашарына өмет зур.