— Ришат Шәйхрамович, бүген районда ничә эшкуарлык субъекты исәпләнә? Алар арасында алыпсатарлар күбрәкме, әллә җитештерүчеләрме?
— Агымдагы ел башына булган мәгълүматларга караганда, бүген районда 780 эшкуарлык субъекты исәпләнә. Шуларның 108е — кече, 40ы — микропредприятиеләр, 81е — фермер хуҗалыклары, 551е — шәхси эшкуарлар.
Соравыгызның икенче өлешенә килгәндә, эшкуарлык субъектлары арасында алыпсатарлык белән шөгыльләнүчеләр күпчелекне алып тора (66,3 процент), икенче баскычта — агросәнәгать комплексы ( 19,4), өченче урында көнкүреш хезмәте күрсәтү (7,1) килә. Калган субъектларның эшчәнлеге исә производство сәнәгате, җитештерү, гомум туклану, төзелеш, сәламәтлек саклау өлкәләре белән бәйле.
Бүген кече эшкуарлык тармагында 5078 кеше хезмәт сала. Бу — гомум эш көчендәгеләрнең 46,5 проценты дигән сүз. Кече эшкуарлык кулланучылар базары товарларын һәм хезмәтләрен үстерүдә аерым урын алып тора. Узган елда, мисалга, ваклап сату әйләнеше күләме 1336,8 миллион сум (аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 8 процентка күбрәк) тәшкил итте. Гомум сәүдә әйләнешендә кече эшкуарлыкның өлеше — 49,5 процент, ягъни 609,7 миллион сум булды. Әлеге саннар районда эшкуарлык тармагының елдан-ел үсә һәм тамырлана баруын күрсәтә.
— Аеруча уңышлы эшләүче эшкуарлык субъектлары, атап әйткәндә, район җирлегендә җитештерү белән шөгыльләнүчеләр турында да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде.
— Барыбызга да мәгълүм булуынча, күп кенә урыннарда элек гөрләп эшләгән кулланучылар җәмгыятьләре юкка чыкты. Ә безнең районда ул икътисади яктан бик авыр елларда да үз эшчәнлеген туктатмады. Бүген “Бакалы” кулланучылар җәмгыятенең һәм “Юлдаш” оешмасының сәүдә предприятиеләре уңышлы эшләп килә. Мисалга, ваклап сату әйләнеше буенча “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте республика кулланучылар җәмгыятьләре арасында беренче урында бара. Моннан тыш, “Гомум туклану”, “Икмәк комбинатлары” җәмгыятьләре тарафыннан җитештерелгән продукция дә кулланучылар арасында зур ихтыяҗ белән файдалана.
Саннар теле белән
Соңгы алты елда Бакалы районында 103 урта һәм кече эшкуарлык субъекты дәүләттән барлыгы 14 миллион 136 мең 493 сумлык субсидия алган. Шуның 4 миллион 140 мең 500 сумы — урындагы бюджеттан, 9 миллион 995 мең 993 сумы федераль бюджеттан бирелгән.
Хәзерләүләр эше дә районда яхшы гына оештырылган. Аның белән, шулай ук, “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте,“Юлдаш”, “Партнер” предприятиеләре актив шөгыльләнә. Алар халыктан сөт, яшелчә-җимеш, дару үләннәре җыя. Ә бу исә үзеннән-үзе шәхси хуҗалыкларның көннән-көн арта һәм үсә баруына китерә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, сәүдә оешмалары, фермерлар районда һәм республикада узучы ярминкәләрдә актив катнаша, шул рәвешле, район икътисадын ныгытуга үзләренең саллы гына өлешен кертә.
Аерым эшкуарлык субъектларына килгәндә, соңгы елларда бигрәк тә “Комфорт”(җитәкчесе — Әхнәф Мәҗитов), “ТриоБакалыжилстрой” (җитәкчесе — Рамил Әлмөхәммәтов), “Строитель” (җитәкчесе — Борис Зарубин), көнкүреш хезмәте күрсәтү юнәлешендә эшләүче Гыйбадуллиннар, кошчылык белән шөгыльләнүче Алмаз Сәхипгәрәевның крестьян-фермер хуҗалыгы нәтиҗәле эшли.
— Эшкуарлыкны үстерү өчен районда тиешле шартлар тудырылганмы?
— Әлбәттә. Кече эшкуарлык субъектларын үстерүгә юнәлтелгән норматив-хокукый документларга нигезләнеп, без районда буш торган производство һәм сәүдә мәйданнарын килешү нигезендә эшкуарларга бирәбез, шәхси производство һәм сәүдә биналары төзер өчен җир участоклары бүләбез, административ каршылыкларны булдырмау чаралары күрәбез, гадел көндәшлек өчен тиешле шартлар тудырабыз, шулай ук һәртөрле консультация ярдәме күрсәтәбез.
Ел саен районда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә юнәлтелгән муниципаль программа кабул ителә. Шуның нигезендә бигрәк тә яңа эш башлаучы эшкуарларга һәртөрле финанс ярдәме күрсәтелә. Мисалга, шушы программа нигезендә узган елда 7 эшкуарлык субъектына 2 миллион 14 мең сумлык субсидия бирелде. Шуның 535 мең сумы — урындагы, 1479 меңе федераль бюджетлардан бүленде. “Старт-АП” программасы буенча бер шәхси эшкуар субсидиягә ия булса, лизинг түләүләрен каплатыр өчен 6 эшкуарлык субъекты дәүләттән финанс ярдәме алды.
Соңгы вакытта эш юк дип зарлануларны еш ишетергә туры килә. Бу һич дөрес фикер түгел, минемчә. Эшлим дигән кешегә авыл җирендә эш бетә димени? Кирәк икән, яшелчә-җимеш үстер, кирәк икән, каз-үрдәк үстереп сат. Иң мөһиме — иренмә генә. Эшкуарлык ул — алга карап эш итүне генә түгел, иң беренче чиратта кешедән тырышлыкны һәм тәвәккәллекне таләп итә. Әгәр кешегә тырышлык һәм үҗәтлек хас икән, ул нинди генә киртәләрне дә ерып чыга ала. Халык та бит юкка гына: “Тырыш хезмәт кенә китерер уңыш”, димәгән. Тырыш һәм тәвәккәл кешеләргә, икътисади кризистан курыкмыйча, үз эшләрен ачарга киңәш итәр идем.
— Кызыклы әңгәмә өчен зур рәхмәт!