— Программалар кризис шартларында төзелеш тармагын җанландыру, икътисадны үстерү һәм халыкны торак белән тәэмин итү максатында гамәлгә ашырыла, — диде Уфа шәһәр округының “Заказчылар һәм техник күзәтчелек хезмәте” муниципаль унитар предприятиесенең икътисад һәм финанслар буенча җитәкчесе урынбасары Сергей Юминов. – Мәгълүм булуынча, ил күләмендә 2015-17 елларда 25 миллион квадрат метр торак төзү бурычы куелды. Шул ук вакытта, торакның квадрат метры 35 мең сумнан артмаска тиеш. Бу максатка ирешергә “Русия гаиләсе өчен торак” федераль программасы да ярдәм итә. Программа кысасында Башкортстанда да торак төзү күздә тотыла. Әлеге вакытта Уфа районының Булгаково, Миловка авылларында, Туймазы, Нефтекама шәһәрләрендә төзелешләр бара. Кредит 30 елга кадәр 10,9 проценттан башлап тәкъдим ителә.
Шул ук вакытта, төбәкләр үзләре дә программаларга старт бирә. Уфада гамәлгә ашырылучы “Горожанин” программасы шундыйлардан. Аның төп үзенчәлеге — чагыштырмача арзан бәягә 20 квадрат метрлы фатирлар алырга мөмкин. Алар халык телендә “малышка” дип йөртелә. Беренче объектлар Уфаның Киров районында, Затон, Инорс бистәләрендә төзелә. Фатир хакы — бер миллион сум. Беренче түләү — фатир хакының 20 проценты. Ипотека 30 елга кадәр бирелә. Айлык түләүләр 10 мең сумнан да артмаячак.
Кыйммәтчелек чорында “Горожанин” пилот проекты бик күп үзенчәлекле яклары белән игътибарны җәлеп итә. Фатирларның мәйданын гына алып карыйк. Дөресен генә әйткәндә, мәйданы буенча мондый торакны “фатир” дияргә мөмкинме? Дүрт кешегә тәгаенләнгән тулай торак бүлмәсенең мәйданы шулкадәр. Яңа йортларның кухнясы гына 20 квадрат метрга җитә. Шомлы фикерләрне хаклар һәм шартлар тарата. Хаклар дигәннән, түбән кредит проценты гына бераз шикләндерә. Бушлай сырның тозакта гына булуын күпләр белә. Белсәк тә, алданган дольщиклар турында әледән-әле ишеткәләп торабыз.
“Горожанин” проектында кредит процентларын кем, ягъни нинди чаралар арзанайта соң?
— Төзелеш предприятиеләре өчен фатирларның сатылмавы, объектларда эш тукталу отышлы түгел, — диде “Уфа шәһәренең ипотека кредитлавы агентлыгы” ачык акционерлар җәмгыяте генеральный директоры Кирилл Бадиков. — Алар белән сөйләшүләр алып бардык. Нәтиҗәдә, предприятиеләр керемнәренең берникадәреннән баш тартты. Шулар исәбенә процентлар киметелде. Төзелеш предприятиеләре эшкә тотынганчы йөз иләк аша үтә. Алар муниципаль, республика һәм федераль дәрәҗәдә тикшерелә. Шуңа күрә “Горожанин” проектының гаделлеге, ачыклыгы турындагы шик-шөбһәләр урынсыз.
Пилот проектының гомер озынлыгы сатып алучылар күплегенә, никадәр уңышлы гамәлгә ашачагына бәйле. Май аенда проектның сайты ачылачак. Фатир алырга теләүчеләргә шунда теркәлеп, анкета тутырырга кирәк.
Уфа шәһәре хакимияте вәкиле Владимир Барабаш төзелгән объектларның инфраструктурасы алдан кайгыртылуын сызык өстенә алды.
Фатирлар акчалы кешеләр тарафыннан күпләп сатып алынып бетүенә алдан ук чик куярга кирәктер. Мәсьәлә игътибардан читтә калса, торакка мохтаҗлар айга ун мең сум түләп “малышкалар”да вакытлыча гына яшәячәк.
Дөресен әйтергә кирәк, программалардагы мондый уңайлы шартларны төштә генә күрергә мөмкин иде. Уйлап карасаң, вакытлыча фатирда яшәсәң дә ай саен ун мең сум түлисең. Аерма булмагач, шул ук акчага үзеңә торак сатып алу отышлырак килеп чыга түгелме? Ун мең дә аз акча түгел. Шулай да, ике гаилә әгъзасы да эшләгәндә, бу кадәр кредитка гына көчне җиткерә ала. Димәк, “Горожанин” проекты тулы куәтенә гамәлгә ашырыла башласа, яшь гаиләләр, хәтта эшләүче студентлар да торак мәсьәләсен хәл итә алачак. Мәйданына, шартларына карамастан, үз фатирың кадерлерәк тә, иркенрәк тә. Моны еллар дәвамында торакка чират торып, вакытлыча фатирдан фатирга күчеп йөрүчеләр аеруча яхшы белә.
Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, былтыр башкалабызда 822 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Быел беренче кварталда 98 мең квадрат метр торак төзелгән. Төзелеш темплары узган елның шушы ук күрсәткечләреннән югарырак. Моңа карамастан, Уфа җан башына туры килгән торак мәйданы буенча илдә шактый түбән урында тора. Яңа программалар уңышлы гамәлгә ашырылса, башкалабыз халкының торак белән тәэмин ителеше яхшыруы, төзелешнең тагын да җанлануы көтелә.
Ил тарихында шәһәр халкын торак белән тәэмин итүнең иң уңышлы мисалы — “хрущевкалар”. 1959-85 елларда илдә 260 миллион квадрат метр “хрущевка” төзелгән. Алар илнең торак фондының ун процентын тәшкил итте. “Горожанин” проекты һәм федераль программа да Башкортстанда шундый дәрәҗәдә гамәлгә ашырылырмы? Программа ярты юлда калдырылмыйча, җиренә җиткерелсә, безнең тәҗрибәнең ил төбәкләренә тәкъдим ителүе ихтимал.