— Сүзне яңа җаваплы вазыйфага тәгаенләнүегез белән котлаудан башлап, әлеге шактый тынгысыз эш урынында уңышка ирешүегезне, сөт тапшыручыларның күп һәм актив булуын телисе килә!
— Рәхмәт! Бигрәк тә соңгы теләкләрегез өчен, чөнки безнең эштә шунсыз бик кыенга туры килер иде. ни дисәң дә, эшкәртү сәнәгате турыдан-туры авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциягә бәйле. Ул никадәр күбрәк һәм сыйфатлырак, без шулкадәр уңышлы эшчәнлеккә исәп тота алабыз. Быел, шөкер, яздан ук табигать шартлары куандыра. Яраткан шагыйребез язганча, җиле дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында ява. Димәк, май-июнь айларында аяк астындагы мал азыгына исәп тотарга була, ә аннан соң чәчелгән үләннәр күтәрелеп өлгерә — өстәмә тукландыру мөмкинлекләре арта. Иң мөһиме — чимал җыюны нәтиҗәле оештыру.
— Бу җәһәттән хәлләр ничегрәк соң – кемнәр белән эш итәсез, хәзерләүләр географиясе нинди?
— Нигездә, әлбәттә, үзебезнең Миякә районы хуҗалыклары белән эшлибез. Аеруча, “Маяк”, “Нива”, “Илчегол”, “Урал” хуҗалыклары, “Махиянов” КФХсы һәм башкалар матур күрсәткечләргә ирешә. Район җитәкчелеге, хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре сөт җитештерү мәсьәләсен даими игътибарда тота – моның өчен без бик рәхмәтлебез. Соңгы елларда районнарда савым сыерлары төркемен яхшырту буенча максатлы эш алып барыла, токымлы мал күпләп сатып алына. Үзебезнең “Урал”, “Дружба” хуҗалыклары да токымлы таналар үстерүдә сизелерлек уңышларга ирешә. Шатмантамак авылы таналарын республиканың башка төбәкләреннән килеп алалар һәм, гадәттә, бик тә канәгать калалар. Шулай булгач, Миякәнең үзендә дә сөт токымлы малларны ишәйтү мөмкинлекләре елдан-ел арта. Әйткәндәй, токымлы малны хәзер шәхси ихаталар да үз итә башлады. Ә инде безнең хәзерләүләр географиясенә килгәндә, ул бүген шактый киң. Күрше-тирәдәге Әлшәй, Авыргазы, Бәләбәй, Бишбүләк, Кырмыскалы һәм Чишмә районнарының аерым хуҗалыклары безнең күптәнге ышанычлы партнерларыбыз.
— Шәхси секторның өлеше тоемлымы?
— Бу сорауга да уңай җавап бирә алам, чөнки әлеге очракта сүз бары тик бер Миякә районы турында гына бара. Халыктан җыелган сөтнең гомум чимал күрсәткечендәге өлеше 12 проценттан артып китә. Әмма бу җәһәттән файдаланып бетелмәгән резервлар да җитәрлек. Моны төрле авыл хакимиятләре биләмәсеннән җыеп тапшырылган чимал күрсәткеченең чуарлыгы ап-ачык күрсәтә. Әйтик, Олы Кәркәле, Миякәбаш, Качаган һәм Яңа Карамалы авыл хакимиятләре сөт җыю эшен бик оста оештыра. Нәтиҗәдә, алардан 2-3 мең центнердан артык чимал кабул итәбез. Кожай-Семеновка һәм Сатый авыл биләмәләрендә дә сөт җыю уңышлы алып барыла. Әмма шул ук вакытта Кыргыз-Миякә, Биккол, Богдан, Илчегол авыл хакимиятләре бу мөһим чараны оештырудан читләшә. Ә бит бу авыл биләмәләрендә шәхси сектордагы савым сыерлары саны башка җирдәгедән ким түгел, хәтта урыны белән артыграк та. Бу мул сөт вәгъдә итүче җәйдә, ниһаять, бар җирдә дә халыктан арткан сөтне җыю тиешле дәрәҗәдә оештырылыр дип ышанасы килә.
— Сез елына ярты миллиард сумлык продукция җитештерәсез. Бу, билгеле, бик зур хәзерләүләр эшен таләп итә. Бу уңайдан тагын бер кат сезнең данлыклы коллективыгызга мул сөт чорында яңа уңышлар телибез – сез җитештергән тәмле һәм шифалы ризык барыбызга да куаныч китерсен!
— Рәхмәт, без кулланучы ышанычын акларбыз. Ә инде безнең продукция күләменең турыдан-туры чималга бәйле булуын ассызыклап китүегез бик урынлы, чөнки без “Хәләл” сертификатына ия предприятие һәм шул катгый стандартларга ярашлы бары тик табигый чимал белән эш итәбез, ясалма катнашмалар кушарга хакыбыз юк. Шулай булгач, Миякә сөт заводы моннан соң да сатып алучыларны бары тик тәмле, шифалы сөт ризыклары белән куандырачак.