Базарда күбәйгән товарга хак арзаная. Гади мисал. Җәйге чорда бакчачылар урамда тезелешеп җиләк-җимеш сата. Һәркем сатып алучыны, сыйфаттан тыш, арзанрак хак белән дә җәлеп итәргә тырыша. Торакка хаклар да шушы сәбәпле арзаная. Әйтик, бүген яңа төзелгән торакка ипотека проценты — 7-9, кулланыштагы торакка 14-16 процент тәшкил итә. Кайчан гына мондый шартлар хыялда гына иде.
Ипотека процентының түбәнәюенә булышлык итүче берничә программаны да сызык өстенә алу мөһим. Ил күләмендә 2015-17 елларда 25 миллион квадрат метр торак төзү бурычы куелды. Шул ук вакытта, торакның квадрат метры 35 мең сумнан артмаска тиеш. Бу максатка ирешергә “Русия гаиләсе өчен торак” федераль программасы да ярдәм итә. Программа кысасында Башкортстанда гына да 40 мең квадрат метрдан артык мәйданда торак төзү күздә тотыла. Әлеге вакытта Уфа районының Булгаково, Миловка авылларында, Туймазы, Нефтекама шәһәрләрендә төзелешләр бара. Кредит 30 елга кадәр 10,9 проценттан башлап тәкъдим ителә.
Шул ук вакытта, төбәкләр үзләре дә программаларга старт бирә. Уфада гамәлгә ашырылучы “Горожанин” программасы шундыйлардан. Аның төп үзенчәлеге — чагыштырмача арзанга 20 квадрат метрлы фатирлар алырга мөмкин. Алар халык телендә “малышка” дип йөртелә. Беренче объектлар Уфаның Киров районында, Затон, Инорс бистәләрендә төзелә. Фатир хакы — бер миллион сум. Беренче түләү — фатир хакының 20 проценты. Ипотека 30 елга кадәр бирелә. Айлык түләүләр 10 мең сумнан да артмаячак. “Горожанин”ның пилот проекты икәнлеген дә игътибардан чыгарырга ярамый. Аның уңышлы гамәлгә ашуы халык активлыгына бәйле. Тәкъдим ителгән торакка ихтыяҗ зур булганда гына “Горожанин” торак мәсьәләсен хәл итүгә зур өлеш кертә алачак.
Күренүенчә, торак күпләп төзелә, хаклар да аска “тәгәри”. Беренче карашка, бу мәсьәләне хәл итү өчен уңышлы вакыт дияргә мөмкин. Кызганычка каршы, кризис күпләрнең мөмкинлеген чикли. Өстәвенә, аны-моны уйламаучылар муеннан бурычка чумып өлгерде. Кризис шартларында бурычны кайтару авырлашты. Статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, агымдагы елның 1 мартына Русиядә физик берәмлекләргә 10 триллион 667,8 миллиард сум кредит бирелгән. Шул ук вакытта, банкларга вакытында кайтарылмаган сумма 946,1 миллиард сумга җиткән. Мондый хәлдә калучылар һәм киләчәккә ышаныч белән карамаучылар торак шартларын яхшыртырга ашыкмаска мөмкин. Әйе, андыйларны аңларга була. Кризис вакытында эш хакының тоткарлануы ихтимал. Өстәвенә, азык-төлеккә хаклар да югарыга үрмәли. Коммуналь түләүләр дә бар, яшәргә дә кирәк... Мондый шартларда торак сатып алып буламы? Кризистан соң эш хакларының бераз артуы ихтимал. Азык-төлеккә дә туярбыз. Әмма, торакка хаклар бүгенгечә калыр микән? Мөгаен, һәркем үзе нәтиҗә ясарга тиештер. Аякны юрганыңа карап сузу — чор таләбе. Шулай да ятып калганчы атып калуың хәерлерәктер, чөнки икътисади кризислар кабатланучан. Берсе артыннан берсе килә. Якты, мул тормышка өметләнеп, кул кушырып утыручыларның торак мәсьәләсен беркайчан да хәл итә алмаячагы көн кебек ачык.
Константин КУЗЬМИНЫХ, Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университеты доценты, икътисад фәннәре кандидаты:
— Республика җитәкчелегенең торак, социаль торак төзүгә игътибарны арттыруы нәтиҗә бирде. Төзелеш темплары арта. Бүген төзүчеләрнең кирәгеннән артык фатирлары бар. Шул ук вакытта, халыкның кулындагы акчасы аз. Кредит алучыларга да таләпләр катгыйланды. Моны күздә тотып, төзүчеләр 5-9 процентлы ипотекалар тәкъдим итә. Уфадагы “Минем беренче торагым”, “Горожанин” проектлары урта хәллеләргә дә торак мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бүген торакка хаклар артмый. ШОС һәм БРИКС саммитлары вакытында Башкортстандагы күчемсез милек белән башка төбәкләрдән кызыксынучылар булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, төзелеш яңа сулыш алачак. Кыскасы, әлеге вакытта фатир сатып алу өчен иң уңайлы чор.