-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 июль 2015, 21:11

Башкортстан — инвестицияләр мәйданы

Форумнар икътисади үсешкә яңа этәргеч бирәчәк.Башкортстанның башкаласы Уфа бүгеннән дөнья әһәмиятендәге тарихи вакыйга үзәгенә әверелә: БРИКС (Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы) илләре вәкилләре һәм ШОС — Шанхай хезмәттәшлек оешмасына кергән илләр (Кытай, Русия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан) җитәкчеләре саммитка җыелды. ШОСның төп бурычы — анда әгъза булып торучы Үзәк Азия илләренең хәвефсезлеген тәэмин итү. Соңгы елларда бу илләр арасында сәнәгать, авыл хуҗалыгы юнәлешендәге һәм сәүдә мөнәсәбәтләре ныгый бара.

Әлеге оешмаларга керүче ил­ләрнең икътисади үсешен түбәндәге чагыштыру да ачык күрсәтә. Әгәр 2000-2010 елларда дөнья күләмендә эчке тулай продукт җитештерү ике тапкырга якын үссә, БРИКС илләрендә исә үсеш 4,2 тапкыр күтәрелде. Соңгы елларда билгеле сәбәпләр аркасында дөнья икътисады берникадәр кризис кичерә, әмма үсеп килүче илләрдә үсеш динамикасы кимеми. Экспертлар фи­керенчә, 2050 елга БРИКСка керүче Бразилия, Русия, Һиндстан һәм Кытайның икътисади потенциалы дөнья күләмендәге икътисади системада әйдәүчеләргә әвереләчәк. Кытай һәм Һиндстан – сәнәгать товарлары һәм төрле хезмәтләр буенча глобаль поставкалаучы булса, Русия һәм Бразилия чимал базарында – төп “уенчы”. Ә аларның бер­лектәге икътисади нәтиҗә­лелеге “Зур җиде” берлеге илләре күрсәткечен узып китәчәк.
Якын елларда АКШ доллары дөнья икътисадында төп валюта булып сакланырмы? АКШ Президенты Барак Обама күптән түгел Кытай Респуб­ликасының америкалылардан өстен булырга теләвенә бер­никадәр ризасызлык белдерде. Бу очракта, билгеле, АКШ Президенты шул рәвешле башка илләргә бармак янарга теләде.
Сер түгел, бүген АКШ һәм Евросоюз илләренең сәяси һәм икътисади санкцияләре Русия тормышында эзсез калмады. Әйтергә кирәк, дөнья базарында нефтькә хаклар төшү, Европага табигый газ­үткәргеч төзелешенә комачаулау, аннары Төркиягә зәңгәр ягулык бирүдәге каршылыклар, аналитиклар фикеренчә, һәм­мәсе дә Русиядә “төсле революция”ләр әзерләү максатына юнәлтелгән. Хәзер бу сәя­сәтнең асылын башка илләр дә аңлый башлады. Һәм БРИКСка караучы илләрнең Халыкара банкка һәм Халыкара валюта фондына охшаш уртак банк булдыру турында сөйләшүләр алып баруы очраклы түгел. Болар, ахыр чиктә, Америка доллары монополиясен юкка чыгаруга юнәлтелгән. Әлегә кадәр АКШ доллары бөтен дөнья буенча сәяси көчкә әйләнеп бара иде. Шушы монополияне югалтудан куркып, АКШ үсеп килүче ил­ләрнең икътисадын җимерү юнәлешендә мәкерле эш алып бара.
Әлбәттә, дөньяның сәяси һәм икътисади мәйданындагы каршылыклар тиз генә бет­мәячәк. Бу җәһәттән ШОС һәм БРИКС саммитларының әһә­мияте тагы да арта.
Башкортстан өчен исә саммитлар өч мөһим проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк дигән фикердәбез.
Беренчедән, халыкара базарларда Башкортстан имиджын инвестиция һәм инновация буенча күтәрү мөмкинлеге ачыла.
Икенчедән, Русиянең БРИКСта әгъза булып торуыннан файдаланып, республика әлеге оешмага керүче илләрдән инвестицияләрне нәтиҗә­лерәк җәлеп итү өчен кытай, инглиз һәм испан телләрендә төсле журнал-басмалар әзерли алачак. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның соңгы елларда Русиядән һәм чит илләрдән эшлекле даирәләрне җәлеп итүе бу юнәлештә зур потенциал булуын күрсәтте.
Өченчедән, Башкортстаннан Кытай, Һиндстан һәм Бразилиягә студентларны күпләп укырга җибәрүне оештырырга мөмкинлек ачыла. Ул очракта 1-2 еллык курсларда укып, республика студентлары үзебездә таләп ителүче бел­гечлекләр буенча белемен күтәрү һәм ике ил арасында хезмәттәшлекне үстерүгә яңа юл ачар иде.
Ә хәзер БРИКС илләренә караучы дәүләтләрнең мөм­кинлекләренә, икътисади җи­тештерү юнәлешләренә тукталыйк.
Бразилия — куәтле аграр җи­тештерүгә ия, продукцияне күпләп читкә сатучы ил. Соя һәм терлекчелек продук­цияләре белән бергә экспорт күләме 100 миллиард доллардан арта. Тимер рудасына бай. Русия кебек үк, Бразилия дә күпләп чимал сатуны арттырырга сәләтле.
Көньяк Африка Респуб­ли­касының аграр секторы катлаулы үсеш чоры кичерә. Биредә банкротка чыккан предприятиеләрне тергезү тәҗрибәсе уңышлы эшли. Кытай Халык Республикасының үзенчәлеге шунда: алар сәнәгать җитештерүе, фермер һәм шәхси хуҗалыкларны техник яктан тәэмин итүдә авыл хуҗалыгы техникасы һәм инвентарьларны поставкалауда алга киткән. Узган гасырның 70нче елларында Кытай, җиргә дәүләт хуҗа булган шартларда һәм хөкүмәт ярдәме күрсә­телгәндә, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү юнәле­шендә зур казанышка иреште.
Әлеге вакытта Кытайда 500 миллион тонна ашлык җи­тештерелә. Ашлык культу­раларының уңышын күтәрүдә яңа технологияләр яхшы нәтиҗә бирә. Дәүләт ярдәмен тоеп, җирдә хезмәт итүче Кытай крестьяннары илнең азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итә алды.
Кытайның куәтле сәнәгать потенциалы товарларны күп­ләп чит илләргә сату мөм­кинлеге бирә. Кытай товарларын АКШка экспортлау күләме — 398 миллиард, ә БРИКС илләренә нибары 141 миллиард доллар тәшкил итә. Һәм, әлбәттә, БРИКСтагы илләрнең “Зур җиде”гә берләшкән илләргә экспорт күләме елдан-ел артуы да игътибарга лаек. Бу сумма 1,1 триллион доллар тәшкил итсә, эчке әйлә­нештәгесе 596 миллиард доллардан артмый.
Һиндстан зур темп белән сәүдә эшчәнлеген үстерә. Галимнәр, элекке Кытай кебек үк, 2043 елга бу илнең икътисади куәтен АКШ дәрәҗәсенә җиткерүе ихтимал, дип фаразлый.
2050 елга БРИКС канаты астындагы илләр барлык төп үсеш параметрлары буенча да рейтингын үстерәчәк, дигән ышаныч бар. Бу гасыр уртасына әлеге дәүләтләрнең АКШ һәм Евросоюзны узып китә­чәген дәлилли. Шул рәвешле, әлеге Көнбатыш илләр лидерлык позициясен югалтачак.
Галимнәр, алдагы унъеллыкларда Башкортстан Республикасында үсеш артачак, төбәк икътисадына эре инвесторлар агымы киләчәк, дигән фикердә. Яңа юнәлешләрнең берсе — туристик бизнес. Планета атмосферасының җылы­нуы Русиядән генә түгел, БРИКС илләреннән дә туристлар агымын көчәйтәчәк дигән фаразлар бар. Димәк, төбәктә туристлар өчен ял итәргә уңайлы шифаханәләр, кунак­ханә һәм ял базалары кирәк булачак. Башкалабызда соңгы елларда төзелгән кунакха­нәләр бирегә киләчәк инвесторлар, эшкуарлар, гомумән, ял итәргә теләүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыра. Әлбәттә, республикабыз икътисадын үстерүгә зур өлеш кертәчәк эшкуарларны беренче чиратта шәһәрнең инфраструктурасы, башкала мохите җәлеп итәчәк.

Рәсүл Госманов,
Дәүләт җыелышы-Корылтайның комитет рәисе,
икътисад фәннәре докторы.
Читайте нас: