+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
9 июль 2015, 22:43

Авыл капкалары ачык

Башкортстанга читтән азык-төлек түгел, ә эшлекле инвесторлар һәм яңа технологияләр кирәк.Бу көннәрдә дөнья җәмәгатьчелегенең игътибары Башкортстан башкаласы Уфага төбәлгән. ШОС һәм БРИКС оешмаларына керүче илләр тарихи очрашуда уртак проблемалар буенча фикер алыша. Башкортстан өчен саммитларның асылы шунда ки, төрле континентлардан килүче ил башлыклары республикабыз белән якыннан таныша алачак. Мәртәбәле чараны төрле илләр бизнесменнары һәм икътисадчылары, сәясмәннәре һәм төрле җитештерү тармаклары вәкилләре очрашулары тулыландырачак. “Уфа һәм Башкортстан игътибар үзәгендә булачак. Без, республиканы дөньяга танытудан тыш, эшлекле даирәләрдә бизнесны үстерү, алып бару мөмкинлекләре турында сөйләячәкбез”, — диде Рөстәм Хәмитов матбугат туры кысаларында төбәк белән танышкан Кытай, Бразилия, Һиндстан, Италия һәм Казахстан журналистлары белән очрашуда. Башкортстан Башлыгы, саммитларның әһәмиятен билгеләп, республикага предприятиеләр төзүче, яңа эш урыннары булдыручы инвесторлар җәлеп итү зарурлыгын ассызыклады. Әлбәттә, саммитлар моны тормышка ашыруда бәяләп бетергесез роль уйнаячак. Башкортстанда инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге булган тармаклар арасында агросәнәгать комплексы да бар. Әйтергә кирәк, соңгы елларда Башкортстанның чит илләр белән хезмәттәшлеге үскәннән үсә. ШОС һәм БРИКС илләренең кайберләре белән сәүдә бәйләнеше байтак еллар нәтиҗәле дәвам итә.

Башкалабызда үтүче саммитларның сәяси әһәмиятенә бәя соңрак бирелер. Әмма бүген үк шунысы бәхәссез — бер-берсен тулыландыручы “ике канат” астына берләшкән илләрне сәүдә-икътисади бәйләнешләр, зур инвестицион проектлар язмышы борчый. Аларны икътисади элемтәләр тагын да ныграк якынайтуы очраклы түгел.
Әлеге чаралар башланганчы ук икътисад галимнәре һәм экспертлар Уфадагы очрашуның дөнья күләмендә эшлекле вакыйга һәм, Евразиядә генә түгел, ә башка илләр өчен дә яңа икътисади үсеш мәйданчыгы булачагын фаразлады. Саннарга игътибар итик. Дөньяда җитештерелгән тулай азык-төлек күләменең 18 проценты БРИКС илләренә туры килә. Ә инде Евразиядәге коры җир мәйданнарының 60 процентын ШОСта әгъза булып торучы дәүләтләр биләвен исәпкә алганда, гомумән, алдагы унъеллыкларда планета халкын туклану продуктлары белән тәэмин итүдә аларның нинди урын алачагын күзаллау авыр түгел.
Шундый шартларда дөнья картасындагы кечкенә Башкортстан бу көннәрдә киләчәктә планета язмышы өчен җаваплы дәүләтләрнең мәртәбәле очрашу үзәгенә әверелде. Алда әйтеп үтелгәнчә, Башкортстан хезмәттәшлек иткән ШОС әгъзаларының иң зурысы — Кытай Халык Республикасы. Узган ел Русия белән Кытай арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек җепләре тагын да ныгыды. Ике ил башлыгы ел дәвамында берничә тапкыр очрашты, дистәләгән килешүгә кул куелды. Ә Башкортстан Кытайның берничә провинциясе белән сәүдә-икътисади һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерү юнәлешендә килешү төзеде. Узган елның көзендә Башкортстан делегациясе эш сәфәре белән Кытайда булды. Башкортстан умартачылык һәм апитерапия буенча фәнни-тикшеренү институты бу илнең “Яшел тамыр” компаниясе белән зур контракт төзеде. Аның бәясе 3 миллиард сум тәшкил итә. Кытайның Гунцинчин шәһәрендә Башкортстан балы һәм аңардан эшләнгән косметик товарлар сатучы беренче кибет ачылды. Компания республикабыздан ай саен 300 тоннага кадәр юкә, карабодай һәм чәчкә балы сатып алачак. Әйткәндәй, әлегә кадәр Башкортстан балы Европага, АКШ, Япония һәм Якын Көнчыгыш илләренә озатыла иде.
ШОС һәм БРИКСка караган илләрнең күбесендә авыл хуҗалыгы үсеш алган. Димәк, уртаклашырдай тәҗрибә, технологияләр дә аз түгел. Соңгы елларда Башкортстанда агросәнәгать комплексын үстерүдә һәм төп төр азык-төлек продукциясе җитештерүдә инвесторлар өлеше дә сизелерлек артты. Дистәләгән инвестицион проект гамәлгә ашырыла. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов аграр секторның башка тармакларның нәтиҗәлелеген күтәрүгә зур этәргеч бирүен ассызыклады.
— Безнең республика өчен авыл хуҗалыгы — үсеш нигезе. Республика халкының 40 проценты авылда яши. Алар эш белән тәэмин ителергә тиешлеген яхшы аңлыйбыз. Эш урыннары заманча булырга, кешеләр лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш. Якын киләчәктә без авыл хуҗалыгын үстерүнең яңа ысулларын үзләштерүне планлаштырабыз, — диде Рөстәм Хәмитов күптән түгел Бүздәк районындагы эш сәфәре барышында журналистлар белән очрашуда.
Берничә көн элек республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Республика йортында Кытайның “Синьхуа” мәгълүмат агентлыгы һәм үзәк телевидениесе журналистлары белән очрашты һәм Кытай Халык Республикасы белән Башкортстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү юнәлешендәге кайбер планнар хакында сөйләде.
— Авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча да берничә эшлекле чара билгеләнде. Башкортстанда күркә ите җитештерү производствосын үстерүгә инвестицияләр салу тәкъдименнән тыш, рапс мае, шикәр һәм азык-төлек продуктларын җитештерү буенча уртак проектлар бар. Кытайга сөт һәм сөт продуктлары поставкалау буенча тәкъдимнәр өйрәнелә. Бер сүз белән әйткәндә, Кытай Халык Республикасы белән берлектәге хезмәттәшлекне үстерүдә телгә алынган бизнес-проектлар аеруча әһәмиятле булып исәпләнә, — диде Рөстәм Зәки улы.
Башкортстанда үстерелгән рапс байтак кына чит ил бизнесменнарының игътибарын җәлеп итә. Европаның берничә иле республика белән әлеге юнәлештә сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерергә теләк белдерде. Рапс маена дөнья базарында ихтыяҗ арта. Бу культура әлегә кадәр бездә уртача 15-17 мең гектарда игелә иде. Шуның 3,5 мең гектардан күбрәге Илеш районына туры килә. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда рапс мае җитештерүче берлектәге предприятие төзү теләге булган илләр арасында Кытай да бар. Әлеге вакытта эшлекле сөйләшүләр дәвам итә.
Күптән түгел республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Санкт-Петербургта үткән ХIХ халыкара икътисади форум кысаларында БРИКС һәм ШОС илләре вәкилләре катнашкан эшлекле чарада чыгыш ясады. Анда төрле илләрнең эре бизнес вәкилләренә Башкортстан капкаларының эшлекле очрашуларга ачык булуы турында җиткерелде. Биредә, шулай ук, Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешенең 15 миллиард доллар булуы, шуның нибары 1 миллиард доллары гына ШОС илләренә туры килүе ассызыкланды. Димәк, Русиянең инвестицион мохите ышанычлы булган, тотрыклы төбәкләренең берсе — Башкортстан, дөнья бизнесы мәйданыннан карап фикер йөрткәндә, үзләштерелмәгән чирәм җирләргә тиң.
Әлеге фикерне куәтләүче тагын бер мисалга тукталу урынлы. Санкт-Петербургта үткән ХIХ халыкара икътисади форум барышында Рөстәм Хәмитов Русия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев белән очрашты. Федераль тармак министры, республикадагы агросәнәгать казанышларына бәя биреп, эшне оештыруда, яңа технологияләрне үзләштерүдә, нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешүдә Башкортстанны үрнәк итеп куям, диде. Бу фикер Башкортстанның Русия җитәкчелегенең генә түгел, планетаның төрле илләреннән җыелучы дәүләт башлыклары алдында яхшы бәя алуын күрсәтә. Бер сүз белән әйткәндә, Башкортстан чит илләрдән азык-төлек кайтаруга мохтаҗлык кичерми. Республикага эшлекле инвесторлар һәм заманның иң камил технологияләре кирәк.
Читайте нас: