+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 июль 2015, 00:02

Финанс форумы көнүзәк мәсьәләләрне билгеләде

8 июльдә Уфа шәһәре хакимиятендә саммитларның эшлекле программасының иң мөһим вакыйгаларының берсе — БРИКС һәм ШОСның Финанс форумы үтте. Аны саммитларның банкара берләшмәләрендә рәислек итүче “Внешэкономбанк” оештырды.

Форумда Яңа үсеш банкы президенты Кундапур Ваман Каматх, “Внешэкономбанк” рәисе Владимир Дмитриев, “Банк ВТБ” идарәсе президент-рәисе Андрей Костин, Кытай Дәүләт үсеш банкы, Русия Төбәк банклары ассоциациясе, Бразилия Үсеш банкы президентлары Чжэн Чжицзе, Анатолий Аксаков, Лусиано Коутиньо, БРИКС, ШОС илләренең инвестиция компанияләре, “Егерме ил төркеме”, академик даирәләр, федераль һәм төбәк власть органнары вәкилләре катнашты. Аларны республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов, Башкортстан Хөкүмәте, Уфа шәһәре хакимияте вәкилләре кабул итте.
Рөстәм Мәрданов үзенең чыгышында республиканың дөньяның йөздән артык иле белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерүен билгеләде. Тышкы сәүдә әйләнеше узган елда 14 миллиард долларга җиткән. Якындагы өч-дүрт елда, ШОС һәм БРИКС илләре икътисады белән яңа бәйләнешләр булдырып, бу санны ике тапкыр арттыру бурычы тора.
Чара барышында финанс институтларының төбәкләрнең алга китүенә, инновацияләр үсешенә һәм социаль тотрыклылыкка булышлык итүдәге роле, дөнья финанс системасының актуаль мәсьәләләре тикшерелде. Атап әйткәндә, дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, инфраструктураның икътисад үсешендәге роле турында докладлар тыңланды.
Яңа үсеш банкы президенты Кундапур Ваман Каматх банкның киләсе елның апреленнән кредит бирә башлаячагын белдерде.
Кытай Дәүләт үсеш банкы президенты Чжэн Чжицзе агымдагы елның беренче кварталына кредитлар күләме БРИКС илләренә — 58,9 миллиард доллар, ШОС илләренә 41,5 миллиард доллар тәшкил итүен билгеләде.
— Инфраструктура өлкәсендә без портлар, автомобиль юллары, электр станцияләре төзү, телекоммуникацияләр үткәрү буенча проектларны хуплыйбыз, — диде ул. Аның әйтүенчә, банк Русиядән һәм Казахстаннан Кытайга нефть үткәргеч төзү буенча башлангычларга ярдәм күрсәткән.
— Без инвестицияләр салуның яңа өлкәләренә чыгуны, хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләрен булдыруны күз уңында тотабыз һәм дөньяның әйдәүче инвестиция банклары һәм институтлары белән хезмәттәшлекнең югары нәтиҗәлелегенә омтылабыз, — диде Чжэн Чжицзе.
“Банк ВТБ” идарәсе президент-рәисе Андрей Костин үзенең чыгышында дөньяда финанс тотрыклылыгына ирешүдә каршылык тудыручы глобаль хәвефләргә тукталды.
— Соңгы ел ярымда тагын бер — сәясәткә кагылышлы хәвеф күзәтелә. Америка Кушма Штатлары доллар системасын үзенең геосәяси мәнфәгатьләрен алга сөрү максатында файдалану сәбәпле, ул турыдан-туры глобаль финанс системасына кагыла, — диде Андрей Костин. Ул, шулай ук, берничә ел дәвамында Халыкара валюта фонды квоталары, алга киткән һәм үсеш алучы илләр арасында көчләр балансын гадел урнаштыру мәсьәләләрен хәл итүдә АКШның каршылыклы позициясенә тәнкыйть белдерде.
Читайте нас: