+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 июль 2015, 01:15

Хаклар күтәрелүгә юл куелмаячак

Русиядә Монополиягә каршы хезмәт оештырылуга быел 25 ел тула. Әлеге чорда ул халык мәнфәгатендә ярыйсы гына эшләр башкарды. Төп максат – сәүдә, электроэнергетика, реклама һәм башка юнәлешләрдә монополиягә каршы законнарның бозылуына юл куймау. Бу хакта “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Зөлфирә Акбашева сөйләде. Аның фикеренчә, Монополиягә каршы хезмәт эшчәнлеге тагын да җанлана.

— Хәзер туклану продуктлары базарын җентекләбрәк тикшерәчәкбез, — диде ул. — Июль-август айлары яңа уңыш алу чоры булганлыктан, кайбер сәүдә нокталары хакларны арттырырга тырыша. Без моны булдырмаска бурычлы, шуңа да әлеге өлкәне игътибар белән күзәтәчәкбез.
Шул ук вакытта, ведомство башлыгы фикеренчә, азык-төлек базарында әлләни җитди тәртип бозулар юк.
— Бүгенге көндә азык-төлек базары илебездә җитештерелгән продукциягә кытлык кичерә. Бездә йомырка, тавык ите, он җитештерү кимеде, шуңа күрә читтән китертергә туры килә. Шушы җәһәттән, аларның хакына йогынты ясау авыр, чөнки транспорт чыгымнары да артып тора, аларны капларга кирәк. Әмма без барысын да контрольдә тотабыз. Әйткәндәй, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Башкортстан хаклар буенча уртада кала, — ди Зөлфирә Акбашева.
Электроэнергетика тармагында монополиягә каршы законнар бозу очраклары кимеми, алар барлык закон бозуларның 58 процентын тәшкил итә. Муниципаль хезмәт күрсәтүдә дә закон бозу очраклары бар. Шушы һәм башка мәсьәләләрне җентекле тикшерү һәм башкача кабатланмавын тәэмин итү өчен Монополиягә каршы федераль хезмәтнең 2024 елга кадәр конкуренция үсеше һәм монополиягә каршы көйләү стратегиясе булдырылды.
Читайте нас: