Атап әйткәндә, шушы чорда Уфада барлык дөнья таләпләренә җавап бирүче кунакханәләр челтәре үсеп чыкты; “Уфа” аэропортында зур төзелеш һәм төзекләндерү эшләре башкарылып, ул илдә иң алдынгылар сафына бастырылды; һава капкасыннан башкалага илтүче юл да биредә башкарылган күләмле эшләрдән соң күпкә күркәмләнде хәзер. Бер үк вакытта, саммитларга әзерлек чорында башкала үзәгендәге урамнар да тәртипкә китерелде. Мөһим төзелешләрдән, шулай ук, төп чаралар үткән Конгресс-холл бинасының һәм аның янындагы мәйданның, чын мәгънәсендә, нигездән үзгәртеп корылуын, элекке “Нефтьчеләр” мәдәният сарае базасында “Башкортостан” зур концерт залы оештырылуын, тимер юл вокзалында күләмле төзекләндерү эшләре башкарылуын, башкала үзәгендә күз явын алып торырлык “Җиде кыз” фонтаны калкып чыгуын һәм башкаларны атарга мөмкин. Билгеле, әлеге объектлар саммитларга әзерлек кысаларында төзелсә дә, бүген аларның һәркайсы республикага һәм аның күпмилләтле халкына хезмәт итә.
Янә дә шул: халыкара чараларга мөһим төзелешләр алып бару белән бергә, әлеге чорда торак, башка социаль объектлар күтәрү темплары буенча да республика илдә алдынгылар сафында калды. Җиде ай йомгаклары буенча Башкортстан торак төзелеше буенча Идел буе федераль округында әйдәп баручыларның берсе булып тора. Гыйнвар-июльдә республикада 1 миллион 432,3 мең квадрат метр, ягъни һәр мең кешегә исәпләгәндә 352 квадрат метр торак төзелгән. Аның 68 проценты (973,4 мең квадрат метр) республика халкы үз акчалары һәм кредит ярдәмендә күтәргән торакка туры килә. 458,9 мең квадрат метр торакны предприятие һәм оешмалар күтәргән. Бу узган елның шул чорындагыдан 48,8 процентка күбрәк.
Бер сүз белән, торак һәм социаль объектлар төзелешендә дә, юл күтәрүдә дә Башкортстанның күрсәткечләре, чын мәгънәсендә, илдә үрнәк итеп куярлык. Шул ук вакытта халыкта: “Бер кашык дегет бер мичкә балны пычрата” дигән гыйбарә дә бар. Аерым участокларда төзелеш һәм төзекләндерү эшләренең сыйфаты аксау бу очракта нәкъ әнә шул бер кашык дегет булып тора да инде.
Шушы көннәрдә Бөтенрусия халык фронтының Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе активистлары Уфада юл ремонтлау эшләренең сыйфатын тикшерде. Атап әйткәндә, алар урындагы халыкның мөрәҗәгате буенча август башында гына ремонт үткәрелгән башкаланың Нижегородка бистәсендәге Благовар урамында булды. Рейд барышында шулар ачыкланды: аерым участокларда асфальт юл төзелеш нормаларын бозып, турыдан-туры туфракка салынган. Түбән урыннар юл өслеге югарылыгына күтәртелмәгән һәм алар чокыр булып тора, яңгырлы көннәрдә, билгеле, аларга су тула. Кайбер участокларда асфальт, шулай ук, бик юка түшәлгән һәм ватыла да башлаган. Биредә люклар да ГОСТ таләпләре белән исәпләшмичә урнаштырылган. Бу исә юл хәрәкәтендә катнашучыларга уңайсызлыклар тудыра.
— Русия Президенты Владимир Путин үзенең “май указлары”нда 2018 елга илдә юл-транспорт вакыйгаларында үлемнәр санын 100 мең кешегә 10,6 очракка кадәр киметү бурычы куйды. Агымдагы елның биш аенда безнең республикада әлеге күрсәткеч — 11,7. Бөтенрусия халык фронтының автомобиль юлларындагы иң хәвефле участокларын ачыклау буенча “Гомер картасы” проектын эшкә кушканнан соң юл-транспорт вакыйгаларында үлүчеләр санын сизелерлек киметүгә ирешербез дип ышанам. Бу — ведомствоара бурыч, шуңа да биредә нәтиҗәлелек барлык җаваплы структураларның да үзара тыгыз хезмәттәшлегенә бәйле. Аерым роль исә монда җәмәгать контроленә бирелә, — диде бу уңайдан Бөтенрусия халык фронтының төбәк штабы рәистәше Надежда Крылова. Ул шулай ук рейд нәтиҗәләре буенча Уфа шәһәре хакимиятенә әлеге участокта җитешсезлекләрне бетерү таләбе белән мөрәҗәгать итәчәкләре турында белдерде.
Әйтергә кирәк, узган атнада Уфа буйлап эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та республикада һәм башкалада юлларны төзекләндерү сыйфатыннан канәгатьсезлек белдерде.
— Юл төзелешенә мин иң җитди игътибар юнәлтәм, хәтта юлчылар белән көрәшәм дип тә әйтә алам. Бәламе бу, юлчыларның гаебеме, әмма сыйфат аксый. Биш ел эчендә “Уфа-Аэропорт” юлы өслеге генә дә ничә тапкыр алыштырылды. Шуңа күрә сездә эшләнүче юл төзелеше өлкәсендәге төбәк стандарты безгә сулар һава кебек кирәк. Юкса без юл төзелешенә һәм юл ремонтына зур акчалар салабыз да ике елдан янә барысын да үзгәртеп эшлибез, — диде, атап әйткәндә, Рөстәм Хәмитов “Башкортстан Республикасының нефть-химия эшкәртү институты” предприятиесендә булганда.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Төзелеш өлкәсендә күрсәткечләребез югары булса да, күренүенчә, аерым юнәлешләрдә сыйфат аксый һәм җитдирәк игътибар таләп итә. Ихтимал, әлеге таләп үтәлгән очракта төзекләндерү эшләре башкарылып бер ай үтмәстән юлларда янә чокырлар да пәйда булмаячак, республика халкы да төзүчеләр һәм юлчылар эшеннән канәгать калачак. Шуңа омтылыйк, җәмәгать.