Әлеге хәл-шартларда Башкортстан тәүге ярты елны социаль-икътисади үсештә нинди күрсәткечләр белән тәмамлаган? Безне нәрсә көтә һәм республика алдагы сынауларга әзерме, аларның йогынтысын җиңеләйтү максатында дәүләт дәрәҗәсендә нинди чаралар күрелә һәм нәрсәләр таләп ителә? Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов рәислегендә узган атнада үткән республика Хөкүмәтенең киңәйтелгән утырышында сүз шул хакта барды.
— Аңлашыла, санкцияләр, көнбатыш финанс базарлары ябылу, нефтькә хакның түбәнәюе, башка кире факторлар йогынтысы шартларында үсешү бик авыр һәм бик катлаулы. Шуңа да бүген безнең алда торган беренче бурыч — тирән торгынлыкка, озайлы кире күрсәткечләргә юл куймау, — диде утырышны ачып Рөстәм Зәки улы.
Республика Башлыгы белдерүенчә, тәүге алты айда Башкортстанның эчке тулай продукты 4,5 процентка кимегән. Сәнәгатьтәге үсеш тә 0,3 процентка гына арткан. Моңа аеруча тышкы сәүдә әйләнеше, йөк ташу һәм авыл хуҗалыгы җитештерүендәге кире күрсәткечләр зур йогынты ясаган. Әйтик, тышкы сәүдә әйләнеше 45 процентка төшкән, йөк ташу 3,5 процентка, аграр җитештерү 2,5 процентка кимегән.
Дөрес, икътисадтагы мондый хәл әлегә казна үсешендә сизелерлек чагылыш тапмаган. Мәсәлән, беренче яртыеллыкта республиканың тупланма бюджеты 83 миллиард сум булган. Бу узган елның шул чорына карата 13 процентка күбрәк. Шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 10 процентка арткан. Бу җәһәттән инвестицияләр җәлеп итү буенча эшчәнлекне дә уңай бәяләргә мөмкин. Биредә күрсәткечләр җиде процент үсеш белән бара. Шулай ук торак төзелеше тармагы да нәтиҗәле эшләгән — ярты елдагы күрсәткечләр, узган елның шул чорына карата 113 процент тәшкил итә.
Әмма, аңлашыла, югарыда аталган юнәлешләрдә уңай динамика саклануы узган еллардагы югары нәтиҗәлелек йогынтысы белән дә бәйле. Шуңа да икътисадта әлегечә кире тенденция дәвам итә икән, табигый, алга таба аның йогынтысы бу тармаклардагы күрсәткечләргә дә кагылмый калмаячак. Моңа юл куймау максатында Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт алдында җитди бурычлар билгеләде.
— Без нәрсә эшләргә тиеш? Беренчедән, импортны алыштыру сәясәтен активлаштыру, 2017 елга кадәр тиешле “юл картасы”н үтәү зарур. Һәм әлеге эшне иң югары дөнья таләпләренә ярашлы башкарырга кирәк. Чөнки бу гади импортны алыштыру гына түгел, ә көндәшлек итү дә, шул исәптән тышкы базарда да.
Икенчедән, инновацияләр һәм инвестицияләрне үсте-рергә тиешбез. Шунсыз көндәшлекне үстерү турында сүз алып бара алмаячакбыз. Дөрес, инвестиция процессы озайлы, идеяне тормышка ашыру өчен 3-4 ел кирәк. Әмма әгәр бүген инвестицияләр юк икән, дүрт елдан соң үсеш тә булмаячак, — дип мәсьәләне бөтен җитдилеге белән билгеләде Рөстәм Зәки улы.
Бу җәһәттән ул финанс-икътисади өлкәдә хәлне тотрыкландыруны Хөкүмәт алдында иң мөһим бурыч итеп куйды.
— Әлеге гадәти булмаган шартларда Хөкүмәт алдындагы иң мөһим бурыч — финанс, икътисади һәм социаль тотрыклылыкны саклау, елны төп социаль һәм макроикътисади күрсәткечләрдә үсеш белән тәмамлау. Безнең алда әле башланмаган дүрт ай бар һәм алар нәтиҗәле эшчәнлек белән билгеләнер, дип ышанам. Начар күрсәткечләрдән арынып, төп бурыч — тотрыклы үсешкә чыгу өчен мөмкинлекләр бар дип уйлыйм, — диде, атап әйткәндә, Рөстәм Хәмитов.
Ни аяныч, икътисадтагы кире күрсәткечләр җәмгыять үсешендә һәм халыкның социаль яшәешендә дә сизелерлек чагылыш табарга өлгергән. Беренчедән, халыкның сатып алу сәләте кимегән. Реаль хезмәт хакы 10 процентка, халыкның керемнәре 7 процентка азайган. Бер елда рәсми эшсезләр саны 11 процентка арткан. Ә инде иң борчуга салганы — демография күрсәткечләренең начараюы. Алты айда республикада туым, узган елның шул чорына карата, ике процентка кимесә, үлем очраклары алты процентка ешайган. Моның белән бергә республикадан китүчеләр саны да ике мең кешегә арткан...
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Әлбәттә, икътисадта хәлне тотрыкландыру юнәлешендә ил күләмендә дә, республикада да дәүләт дәрәҗә-сендә колачлы эш алып барыла. Әмма, бөтен дөнья финанс көрчек вирусы белән авырганда безнең ил генә читтә калалмагандай һәм савыгу өчен аерым вакыт аралыгы кирәк булгандай, йорт эчендәге хәлләр, билгеле, анда яшәүче һәркемгә кагыла. Моннан чыгып әйтәсе килгән фикер, алдагы чорда ил халкына, ягъни безгә тагы да җитдирәк сынауларга да әзер булырга кирәк. Һәрхәлдә, әлегә дөнья базарындагы хәл-шартлар безнең файдага түгел. Төп ышаныч — импортны алыштыруга юнәлтелгән ил производствосын үстерү буенча колачлы дәүләт сәясәте инде якын чорда үз җимешләрен бирә башлауда. Ул очракта инде безгә дөнья базарында евро-доллар-нефть триосының “уйнавы” да әллә ни йогынты ясый алмас.
Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев:
— Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов билгеләгән өстенлекләр якын киләчәккә мөһим эш программасы булып тора. Мәсәлән, муниципалитетларга район-шәһәрләрнең икътисад тармагына инвестицияләр җәлеп итү, предприятиеләр эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру мөһим. Ил һәм республика өчен гади булмаган вакытта яхшы эшләүче предприятиеләрнең уңай эш динамикасын саклап калуга өстенлек бирергә кирәк. Республика Хөкүмәтенә нәтиҗәсез эшләүче предприятиеләрдә тиз арада реформа үткәрү зарур. Бүгенге шартларда республика бюджеты исәбенә генә яшәү ярамый.
Әлеге вакытта импортны алмаштыруда авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтелә. Әмма җитештерү үз-үзен акларга тиеш, моның өчен барлык шартлар да тудырылган.
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге хәл дә борчуга сала. Рөстәм Хәмитов сәламәтлек саклау өлкәсендә эшне системага салу кирәклегенә нигезле басым ясады.
Төбәкнең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре республика депутатлары игътибарына алынды. Көзге сессиядә законнар чыгару эшчәнлеге гамәлдәге күрсәткечләргә нигезләнеп алып барылачак. Кире күренешләрне барлык, шул исәптән законнар чыгару дәрәҗәсендә дә минимальләштерү мөһим.