— Әлбәттә, биредә дистә еллар дәвамында тупланып килгән мәсьәләләрне шушы вакыт аралыгында гына тулысынча хәл итү катлаулы. Әмма шулай да программа ярдәмендә аерым нәтиҗәләргә ирешелде. Атап әйткәндә, айлык хезмәт хакы, салым һәм салым булмаган керемнәр үсеше, бюджет тәэмин ителеше, эшсезлекне киметү дәрәҗәсе темплары төбәктә уртача республика күрсәткечләрен узып китте. Шул рәвешле Урал аръягы төбәгенең артта калуы акрынлап гамәлдән чыгарыла. Һәрхәлдә, республиканың башка районнары белән чагыштырганда хәзер күрсәткечләрдә элекке кебек кискен аерма юк, — диде утырышта Рөстәм Хәмитов.
Республика җитәкчесе чыгышында билгеләнүенчә, шушы вакыт эчендә Урал аръягы төбәгендә 8 мең эш урыны булдырылган. Төп капиталга инвестицияләр күләме 50 миллиард сумнан арткан. Республиканың адреслы программасы кысаларында бюджетка инвестицияләр күләме 5,5 миллиард сумга җиткән. Шул рәвешле республиканың инвестиция программасында Урал аръягы өлеше биш ел эчендә алты проценттан ун процентка кадәр арткан.
Программа кысаларында төбәк икътисадын үстерүгә күләмле инвестицияләр салу белән бергә, социаль өлкәгә дә гаять зур игътибар бирелгән. Әйтик, юл төзелешен генә алсак та, шушы чорда 435 километр автомобиль юлы, 14 күпер төзелгән һәм төзекләндерелгән. Бу исә төбәкнең транспорт белән тәэмин ителешен бермәбер яхшырту мөмкинлеге биргән. Һәм мондый уңай үзгәрешләр башка социаль тармакларда да байтак.
Иң мөһиме, Урал аръягы төбәген үстерүгә күләмле дәүләт ярдәме юнәлтелү белән бергә, урындагы халык үзе дә хәрәкәткә килеп, икътисади процессларда, грант проектларында активрак катнаша башлаган. Мәсәлән, Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Эш башлаучы фермер”, “Гаилә терлекчелек фермалары”, “500 ферма” грант программаларында әлеге төбәктән катнашучылар 27 процентны алып тора. Бу җәһәттән тәүлегенә 300 тонна ашлык эшкәртү куәтенә ия Сибай элеваторы тегермәнен эшкә кушканнан соң бу сан тагын да артыр дип көтелә. Чөнки хуҗалыкларга төбәктә бөртекле культуралар мәйданнарын арттыру өчен яңа ихтыяҗ барлыкка килде. Димәк, шуңа бәйле җитештерү куәтләрен үстерү максатында, төрле дәүләт программаларына мөрәҗәгать итүчеләр саны да артачак, дияргә кирәк.
Киңәшмәдә 2011-15 елларга Урал аръягын икътисади үстерү комплекслы программасының нәтиҗәләре, алдагы чорга бурычлар турында төп доклад белән Премьер-министр урынбасары — Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов чыгыш ясады. Үзләре җитәкләгән тармакларда әлеге юнәлештә алып барылучы эш хакында икътисади үсеш министры Сергей Новиков, авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко, сәнәгать һәм инновация сәясәте министры Алексей Карпухин, Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Вячеслав Гыйләҗетдинов сөйләде. Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Халит Сөләймановның чыгышы программаның Урал аръягы муниципаль берәмлекләре үсешендәге роленә багышланды.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Башкортстан Башлыгы, гомум алганда, мәсьәләгә шушы рәвешле килү үзен аклавы хакында белдерде.
— Программа уңай нәтиҗәләр бирә. Әмма шулай да әлегә төп максатка ирешелмәде, дип уйлыйм. Урал аръягы “алгарышлы үсеш төбәге”нә әверелмәде, — диде Рөстәм Хәмитов. Биредә ул аеруча икътисади юнәлешнең аксавын сызык өстенә алды.
— Программаны ике өлешкә бүлеп карасак, сүз дә юк, социаль җәһәттән без алга киттек. Мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар, суүткәргечләр, инфраструктура төзелеше — биредә күркәм нәтиҗәләр бар. Икенче өлеш — болар инвестицияләр, сәнәгать үсеше, кече һәм урта бизнес, авыл хуҗалыгы, эшкәртү. Кызганычка каршы, биредә күзгә күренерлек уңышлар юк дәрәҗәсендә. Моның төп сәбәпләренең берсе төбәк халкының һаман да пассив булуына да кайтып кала. Димәк, әлеге юнәлешләрдә эшне җанландыру — программа үтәлешенә бәйле алдагы чорга көнүзәк бурыч булып тора, — диде бу җәһәттән Рөстәм Хәмитов.
Программаның үзенә килгәндә, республика Башлыгы билгеләвенчә, ул ким дигәндә 2020 елга кадәр дәвам иттереләчәк. Шул ук вакытта аның үтәлешенә таләпләр һәм җаваплылык та бермәбер арттырылачак.
—Үзәктән тулы куәттә ярдәм булып та урындагы власть органнары нәтиҗәле команда туплый, иң мөһим юнәлешләргә эшлекле менеджерлар һәм башкаручыларны сайлый белмәде. Нәтиҗәдә, алдан уйланылганча, программа ярдәмендә төбәкнең фәнни-техник һәм инфраструктура потенциалын сизелерлек ныгытуга ирешеп булмады. Шулай ук проблемалы районнарда эре, урта һәм кече бизнес та комплекслы үсешкә чыкмады. Урал аръягында һаман да урындагы малтабарлар эшчәнлеген дәртләндерерлек эре эшкәртү предприятиеләре юк дәрәҗәсендә, — дип тәнкыйть утына тотты республика Башлыгы.
Алдагы чорда әлеге мәсьәләләр ни дәрәҗәдә нәтиҗәле хәл ителер — вакыт күрсәтер. Бер нәрсә хак: Урал аръягының нәтиҗәле үсеше гомум республика өчен генә түгел, беренче чиратта шушы төбәктә гомер кичерүче халык өчен кирәк. Республикада, күренүенчә, дәүләт дәрәҗәсендә моны аңлау һәм яклау бар, моңа ирешү максатында тоемлы ярдәм күрсәтелә. Инде килеп ул төбәктәге урындагы җитәкчеләр дә шуны аңласын, тудырылган мөмкинлектән нәтиҗәле файдалансын, куәтләрне эшкә куша белсен иде. Бу аларның намус эше дә, мөһим вазыйфа бурычы да!