+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 сентябрь 2015, 23:14

Доллар үзләренә булсын!

Президент Владимир Путин Русия һәм БДБ илләре арасында бердәм финанс базары төзү тәкъдиме белән чыкты.Русия Президенты Владимир Путин Русия, Әрмән­стан, Беларусь, Казахстан, Таҗикстан һәм башка БДБ илләрендә исәп-хисап ясауда доллардан тулысынча баш тарту тәкъдиме белән чыкты. Ил башлыгы тәкъдим иткән “Бәйсез Дәүләтләр Берләш­мәсенең интеграцияләнгән валюта базарын оештыру өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү” әлеге дәүләтләр арасында финанс-икътисади хезмәттәшлектә доллар һәм евродан тулысынча баш тартуны күз уңында тота. Шушы рәвешле Владимир Путин БДБ илләре милли валюта­ларының бәһасен күтәрү, доллар һәм еврога бәйлелектән котылу максатын алга куя. Әлеге башлангычны тормышка ашыру, ягъни исәп-хисапны милли валюталарда башкару өчен илнең эчке базарларында резидент банклар кертеләчәк. Алар милли банкларга каралган шартларда эш итәчәк.

Әйтергә кирәк, партнер дәүләтләр белән исәп-хисап ясауда доллардан баш тарту тәкъдиме белән Русия җитәк­че­се моңа кадәр дә чыкканы булды. Хәзер исә ул хокукый документ рәвешендә әзерлән­де һәм Дәүләт думасының, партнер дәүләтләрнең хуплавын тапкан очракта, инде якын елларда үз көченә керәчәк.
Әлеге механизм ни рәвеш­ле эшләячәк соң? Илнең абруйлы мәгълүмат чаралары­ның берсе бу уңайдан шундый аңлатма бирә.
“Доллардан һәм евродан баш тарту турында тәкъдим моңа кадәр дә халыкара дәрә­җәдә тикшерелгәне булды, әмма бу юлы Владимир Путин мәсьәләне дәүләтара килешү югарылыгына күтәрде. Ягъни ул һәр якның да хуплавын табачак икән, халыкара хокукый норма статусы алачак. Бу нәрсәне аңлата? Килешү үз көченә кергәннән соң әлеге дәүләтләрнең икътисадлары дөнья базарында доллар һәм евро бәясенә бәйле булмаячак. Чөнки барлык операцияләр милли валюталарда башкарылачак. Бу җәһәттән 2025-2030 елларга Русия, Беларусь, Әр­мәнстан, Казахстан һәм Та­җикстан арасында барлык операцияләр тулысынча сумда, тәңгәдә һәм дранда эшлә­нәчәк. Аларны курс буенча Америка долларына һәм еврога әйләндерү булмаячак. Моның әһәмияте нидә? Әлеге вакытта бу дәүләтләр арасында барлык түләү операция­ләренең 50 процент чамасы доллар һәм еврода ясала. Бу исә аңлашыла, әлеге дәүләт­ләрнең АКШ һәм Евросоюзга сәяси һәм икътисади бәйле­леген арттыра. Ә инде Русия һәм БДБ дәүләтләре исәп-хисап ясауда үз милли валюталарына күчкәннән соң аларга тышкы факторның йогынтысы юк дәрәҗәсендә булачак. Икенчедән, милли валюталарны төп исәпләшү чарасы буларак файдалану аларны дөнья базарында тотрыкландыруга җитди йогынты ясаячак”, — диелә рәсми аңлат-мада.
Әйтергә кирәк, күпчелек сәясәтчеләр, икътисадчылар, абруйлы аналитиклар да әлеге башлангычка уңай бәя бирә һәм зур өметләр баглый. Мәсәлән, Халыкара үсеш институты баш белгече Алексей Скопин бу уңайдан болай дип белдерде.
— БДБ илләре әлеге тәкъдимне хупларга тиеш дип уйлыйм. Һәрхәлдә, долларның ышанычны югалта баруы һәр­кемгә мәгълүм. Аннары тәкъ­дим ителгән яңача исәп­ләшү механизмының өстенлек­ләре дә көн кебек ачык. Әйтик, мин Казахстаннан нәрсәдер сатып алырга телим икән, аның бәясен сумнарда белергә тиешмен. Моның өчен әлеге вакытта миңа сумнарда доллар сатып алырга, ул долларларга тәңгә алырга, аннары гына Казахстаннан товарны кулга төшерергә туры килә. Ә инде әгәр дә турыдан-туры сум-тәңгәдә исәпләшү булачак икән, монда долларның кирәге дә калмый. Без кирәкмәгән арадашчыдан котылачакбыз. Бер генә мәсьәлә бар: валюта курсларында тотрыклылык булырга тиеш! — ди Алексей Скопин.
Аннары, аның билгелә­венчә, әлеге башлангыч дөнья дәрәҗәсендә яңалык түгел. Мисалга исә ул Евросоюз дәү­ләтләрендә бердәм валюта булдыру тәҗрибәсен китерә.
— Аларда да элгәре һәр илнең үз валютасы булып, исәп-хисап фәкать долларда башкарылды. Бу исә валюта курсларында аермага бәйле бик күп проблемалар китереп чыгарды. Нәтиҗәдә, бердәм валюта — еврода исәп­ләшергә карар ителде. Моның белән бергә булган бөтен проблемалар да юкка чыкты. Бүген БДБ илләре дә шундый ук проблема кичерә һәм бу, нигездә, дөнья базарында долларга бәйле кире процесслар белән бәйле. Һәм, әгәр дә алар Евросоюз үрнәгендә үз юлын булдыра ала икән, эшчәнлеген күпкә аңлаешлырак шартларда алып барачак. Шуңа да БДБ илләре банклары бер-берсен эчке валюта базарларына каршылыксыз үткәрер дип уйлыйм, — диде ул.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Президент Владимир Путинның Русия һәм БДБ илләре арасында бердәм финанс базарын булдыру турындагы башлангычы, һич­шик­­сез, акланган, көнүзәк адым һәм һәрь­яклы хуплауга лаек. Һәрхәлдә АКШ валютасы — доллардан бәйлелектән безгә күптән котылырга вакыт, дигән фикерд­­ә­без. Янә дә шул: күп­челек экспертлар исәп-хисап ясауда бердәм валюта булдыру башлангычы БДБ илләре белән генә чикләнмәячәк, Ру­сиягә партнер булган дәүләт­ләрне дә үз эченә алачак, дип бел­дерә. Бирсен Ходай. Шул ук вакытта дөнья финанс базарындагы әлеге хәл-шартлар тиңнәр арасында тиң булып калу өчен Русиянең милли валютасы — сумны ныгыту мәсьә­­ләсен дә кабыргасы бе­лән куя. Аны төп исәпләшү валютасына әверелдерү, безнең карашка, дәүләт сәясәтендә өстенлекле максат һәм юнә-леш булырга тиеш!
Читайте нас: