Әйткәндәй, “Апимондия” 1949 елда Амстердамда оештырылган. Күп кенә Европа илләре аның әгъзасы булып тора. Ассоциация оештырган конгресста 90 илдән 10 мең кеше, 200 компания катнаша. Мондый дәрәҗәле чара Франциядә, Аргентинада, Украинада, Көньяк Кореяда оештырылган. Русия конгрессны 2021 елда үткәрергә дәгъва итә. Аңлашыла, моның өчен илдә Башкортстаннан да уңайлырак урын юк. Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов Жиль Ратиа белән очрашуда шундый тәкъдим белән чыкты. Кунак исә, төбәктә умартачылык үсешен югары бәһаләде.
– Дөньяның бик күп илләрендә булырга туры килде, – диде Жиль Ратиа. – Аларның берсендә дә умартачыларның сездәге кебек чәмләнеп эшләвен, төбәк җитәкчелеге ярдәмен бу дәрәҗәдә тоюын күрмәдем. Төбәктә бал кортларын җир шарында сирәк очраган алымнар белән үрчетү сакланып калуы аеруча таң калдырды. Конгресс сездә оештырылса, катнашучыларга чолыкчылык белән танышу кызыклы булачак. Табигый продуктлар гына файдаланылган саф умартачылык бит ул. Дөнья базарын нәкъ шул кызыксындыра.
Көнбатыш Европа илләре халкына продукциянең хакыннан бигрәк сыйфаты һәм җитештерелү шартлары мөһим. Әйтик, алар бал савытының тышкы бизәлешенә, тәменә игътибар итү белән генә чикләнмәячәк. Умарталыкта булып, бал кортлары иңләгән урманнарны, кырларны, басуларны да күрергә теләячәкләр. Басулар кеше сәламәтлегенә зыянлы ашламалар белән эшкәртелмиме? Бал нинди шартларда савытларга тутырыла? “Апимондия” конгрессы Башкортстанда үтсә, төбәк умартачыларына, бал җитештерүче эре хуҗалыкларга моңа әзер булырга кирәк. Аның каравы, бер тапкыр кунакларның ышанычын яулый алучылар балны сатуны җайга салачак. Өстәвенә, республикага туристлар агымы да артырга мөмкин.
Жиль Ратиа умартачылык мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференциядә дә катнашты. Анда ясалма бал җитештерелү, күчләрнең төрле авырулардан үлүе, экологиянең начарлануы турында сүз барды. Әйе, бу мәсьәләләр Башкортстанда да бар. Шулай да, алар җитди контрольгә алынган. Республиканың һәр төбәгендә умартачылар чит илләрдән һәм төбәкләрдән күчләр кертелүенә чик куя. Бездә ясалма бал сатучылар да максатына ирешә алмый. Умартачылар бер-берсен белә. Чит төбәктән килеп бал сатып йөрүчеләр тиз ачыклана. Өстәвенә, бездә балның сыйфатын ачыклый белүчеләр дә күп.
Шул ук вакытта, республикада Жиль Ратиа телгә алмаган хәл итәсе мәсьәлә бар. 2015 ел башына алынган статистика мәгълүматлары буенча төбәктә, барлык төр хуҗалыкларда 363,2 мең умарта күче асралган. Тулаем җитештерелгән бал – 13 062, сатуга чыгарылганы 6462 тонна тәшкил иткән. Төбәк умартачыларына әзер продукцияне сату җиңел түгел. Мәсьәләне “Апимондия” конгрессының Башкортстанда үтүе генә хәл итәрме? Халыкара чарага өметләнсәк тә, үзебезгә дә кул кушырып утырырга ярамый. Умартачылык продукциясе бал белән генә чикләнми. Базарда ихтыяҗ зур булган балдан җитештерелгән башка продукцияләр дә бар. Аларны эшләп чыгару җайга салынса, Башкортстанда халыкара форум да үтсә, безнең бал дөньяга танылачак. Шул ук вакытта, шәхси хуҗалыкларда умарта тотучылар да игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Башкортстан балы маркасын нәкъ алар саклый!