— Илдәге икътисади кризис төзелеш тармагының үсешен тоткарлый, — диде Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Халит Мәхмүдов. — Доллар белән евроның үсүе, халыкның сатып алу мөмкинлеген киметүдән тыш, инвестиция проектларының гамәлгә ашуына комачаулады. Инфляциянең үсүе төзелүче объектларның хакында чагылыш тапты. Эшсезлекнең үсешкә йөз тотуы, торак сатып алучыларны киметүдән тыш, ипотека бурычларын түли алмаучыларны да арттырды. Шул ук вакытта, ипотекага торак алучылар да кими. Бу хакта саннар да сөйли. Шушы елның гыйнвар-июль айларында 13,7 миллиард сумлык 10 185 ипотека кредиты бирелгән. Узган елның шушы ук чордагы күрсәткеченнән бу 36,7 процентка кимрәк. Шулай да төшенкелеккә бирелергә ярамый. Власть органнары төзелештәге кризиска каршы чаралар күреп авыр хәлдән чыгарга ярдәм итә.
Русия Хөкүмәтенең быел мартта раслаган карары белән ипотека кредитлары буенча процент ставкалары 12 процентка кадәр төшкән. Беренче сентябрьгә алынган мәгълүмат буенча, мондый мөмкинлектән 78 мең ил гражданы файдаланган. Нәтиҗәдә, 502 миллиард сум үзләштерелгән.
Башкортстанда торак сатып алу өчен банкта акча туплау программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Асылы бик гади. Беренче этапта катнашучылар банкта махсус исәптә акча туплый. Дәүләт тупланган акчаны субсидияли. Ахырда ташламалы шарт буенча торак кредиты алырга мөмкин. Моңа кадәр программада торакка мохтаҗлар гына катнаша алды. Тармактагы хәлләрне игътибарга алып, быел апрель башыннан чикләүләр алынган. Нәтиҗәдә, бүген республикада 8200 кеше программада катнаша. Алар барлыгы 680 миллион сумнан артык акча туплаган. Беренче карашка, программаның җанлануы, төзелеш предприятиеләренә эш булуы куанычлы күренеш. Шул ук вакытта, медальнең икенче ягы турында да онытырга ярамый. Чикләүләрнең алынуы фатирларның ташламалы хак буенча кулында акчасы булганнарга сатылуына китерергә мөмкин. Алар, үз чиратында, бу фатирларның бәясен арттырып, мохтаҗларга сатмасмы? Мөгаен, фатир алырга теләк белдерүчеләрне энә күзеннән үткәрү кирәктер.
Дәүләт-шәхси хезмәттәшлек һәр тармак өчен яңа мөм-кинлекләр ача. Төзелеш комплексында да бу юнәлештә эш бара. Төзелеш предприятиесенә әзер инфраструктуралы мәйданчык тәкъдим ителә. Әлбәттә, чыгымнар сызып ташланмый. Торак базардагыдан түбәнрәк хакка сатыла. Берникадәр вакыт үткәч, фатир хуҗаларына артыграк тарифлар түләргә туры киләчәк. Монысы — инфраструктура чыгымнары.
Илдәге, төбәктәге катлаулы икътисади хәлләргә карамастан, Башкортстанда быел 2 миллион 660 мең квадрат метр торак файдалануга тапшыру планлаштырыла. Сигез айда 1 миллион 647 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Үткән елның шушы чор күрсәткече белән чагыштырганда, бу 104,7 процент тәшкил итә. Саннар Башкортстанда төзелеш комплексының ярдәм тоюы һәм үсеш темпларының саклануы турында сөйли. Шулай да шатланырга иртәрәк, чөнки еллык планның нибары 61,9 проценты гына үтәлгән. Димәк, калган айларда төзелеш предприятиеләренә дә, халыкка да активрак булырга кирәк. Чөнки программаларга, дәүләткә өметләнүдән генә йортлар да төзелми, торак мәсьәләсе дә хәл ителми. Уңай нәтиҗәгә һәркем көч салганда гына ирешеп булачак.
Мөгаен, фатир хакларын халыкның кеременнән чыгып билгеләү төзелеш комплексын җанландыруның иң гади, иң нәтиҗәле юлы булыр иде. Чөнки еш кына хаклар ясалма рәвештә, күбрәк акча эшләү максаты белән генә арттырыла...