— Русиянең, аның төбәкләренең икътисады өчен катлаулы чор, — диде Рәшит Хөснулла улы. — Хөкүмәтнең киңәйтелгән утырышында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов бездә икътисади үсеш тоткарлануын ачык күрсәтүче дәлилләр китерде. Мәсьәлә безнең акчаның арзанаюына һәм Русиянең санкцияләр “камавы”нда калуына гына кайтып калмый. Ил хуҗалыгының чит ил җитештерүчеләренә бәйлелеге хәлне катлауландыра. Авыл хуҗалыгы, сәнәгать, фармацевтика һәм айтиндустрия тармакларында чит ил продукциясен үзебезнекенә алыштыру мөһим. Мәсьәлә җиңел түгел. Шул ук вакытта, мондый чакта безнең предприятиеләргә һәм технологияләргә үсешү өчен зур мөмкинлекләр ачыла.
Чит ил продукциясен үзебезнекенә алыштыру шәхси башлангычларга таянса, дәүләт ярдәмен дә тоярга тиеш. Билгеле, законнар да ярдәм итә ала. Шундыйларның берсе — “Русия Федерациясендә сәнәгать сәясәте турында” Закон. Максаты — ил индустриясенең көндәшлек сәләтен арттыру һәм импортны үзебезнең продукциягә алыштыру. Аңлашыла, Федераль закон, илнең барлык төбәкләрен дә күздә тотып, гомум шартларда чыгарыла. Шул ук вакытта, һәр төбәкнең үзенең өстенлекле яклары, билгеле бер тармакны үстерү өчен уңайлы шартлары бар. Әйтик, Кырым Республикасы туризмны үстерү өчен уңайлы. Ә менә Камчатка крае илне балык белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Башкортстанның да өстенлекле яклары бар. Инфраструктура мәсьәләсе хәл ителсә, хаклар сәясәте көйләнсә, без дә туризм үзәге була алабыз. Агросәнәгать, сәнәгать тармакларын үстерү өчен дә мөмкинлекләребез зур. Әлбәттә, башлангычлар законнар белән дә ныгытылса, максатка ирешү җиңелрәк булачак. Төбәк законы беренче укуны үткән. Закон проектына ярашлы, импортны үзебезнең продукциягә алыштырырга махсус инвестиция проекты ярдәм итәчәк. Муниципалитет белән инвестор 10 елга контракт төзи. Инвестор төбәк территориясендә сәнәгать продукциясе җитештерүне яки оештыруны үзенә бурыч итеп ала. Аның кысасында инвесторга салым җыемнары, файдаланылган дәүләт милкенә аренда түләве, товарларга ташламалы тарифлар, хезмәтләр өчен һәм башка ташламалар каралган. “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә катнашучылар дөнья базарында көндәшлек итәрдәй, халык ихтыяҗы зур булган товарлар җитештерүгә өстенлек бирелүне хуплады. Алар белән килешергә кирәк. Галимнәребез күпме генә тырышса да, никадәр акча түгелсә дә, медицинада файдаланылган кайбер чит ил җиһазларын ясый алуыбыз бик шикле. Чыгымнар да акланмаячак, вакыт та заяга үтәчәк. Ә менә соңгы елларда чүп баскан кайбер басуларга янә иген чәчеп, җимерек фермалар төзекләндерелсә, азык-төлеккә мохтаҗлыктан котылачагыбызга өмет зур. Сәнәгать тармагында чит ил көндәшләренекеннән бүген үк югары торган продукцияләребез бар. Әйтик, “Агыйдел” кырынгычы хезмәт итү вакыты белән дә, сыйфаты белән дә яхшы билгеле. Безнең электр иттарткычлар да чыдам. Мөгаен, югарыда телгә алынган закон проекты төбәктә импортны кысрыклаучы яңа продукцияләр җитештерә башларга ярдәм итәр.
Әйткәндәй, моңа кадәр дә үзебезнең җитештерүчеләрне яклаучы законнар эшләп килде. “Башкортстан Республикасының дәүләт-шәхси партнерлыгында катнашуы турында” Закон да игътибарга лаек. Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайда шушы ук законның яңа проекты әзерләнә. Моның белән махсус эшче төркем шөгыльләнә. Максат — республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру, товарлар һәм хезмәтләр сыйфатын яхшырту. Башкортстанда төрле тармакларда үзебезнең җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтергә булышлык итүче законнар исемлеген алга таба да дәвам итәргә мөмкин. Гамәлдәге законнарда импортны үзебезнең продукциягә алыштыру игътибарга алынганмы? Сөйләшүдә анык тәкъдимнәр яңгырады. Әйтик, бүген кулында 100 миллион сум грант булганнар да Башкортстан заводларында бушаган мәйданнарда җитештерүне җайга сала алмый. Килешүләр озакка сузыла. Мәсьәлә Мәскәүдә хәл ителә. Шул ук вакытта, грант, файдаланылмау сәбәпле, хуҗасыннан тартып алыначак. Эшкуарлар озакка сузылган килешүләрне төбәктә, үзара хәл итү тәкъдиме белән чыкты. Шушы мәсьәлә хәл ителмәү нәтиҗәсендә, бүген Башкортстанда бик күп продукция җитештерү тоткарлана. Импортны алыштырудан бигрәк, төбәк икътисадын үстерүгә игътибарны арттыру зарурлыгы сызык өстенә алынды. 2015-17 елларда импортны үзебезнең продукциягә алыштыруга ярдәм итү буенча юл картасы да эшләнгән.
“Түгәрәк өстәл” артындагы сөйләшүдә барлык тәкъдимнәр һәм теләкләр дә теркәлде. Рәшит Хөснулла улы күтәрелгән көнүзәк мәсьәлә буенча сөйләшүнең парламент тыңлауларында дәвам итәчәген әйтеп үтте. Мондый игътибар һәм контроль булганда тәгаен нәтиҗәләр дә озак көттермәс дип ышанасы килә.