+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 октябрь 2015, 20:56

Тезләнмәдек. Аякка басабыз

Эмбарго җитештерү күләмен арттыруның яңа юлларын табарга этәргеч бирде.2014 елның августында Русия Президенты указы нигезендә Хөкүмәтебез чит ил санкцияләренә җавап рәвешендә АКШ, Евросоюз илләре, Канада, Норвегия һәм Австралиядә җитештерелгән кайбер продуктларны импортлауны тыю турында карар кабул иткән иде. Быел июнь аенда Евросоюз Русиягә карата санкцияне озайтканнан соң, ил башлыгы азык-төлек эмбаргосының тагын бер ел дәвам итәчәген белдерде. Әйтергә кирәк, Русия белән элекке бәйләнешләрне өзүдән, югарыда телгә алынган илләрнең безгә экспорты ел дәвамында 8 миллиард чамасы доллар күләмендә кимеде.Билгеле, соңгы уньеллыкларда кыргый базар мөнәсәбәтләре белән көрәшеп, икътисад-сәүдә мәйданында чыныгу алып өлгергән аграр тармакны көнбатыш санкцияләре АКШ сәясәтчеләре көткәнчә тезләндерә алмады. Дөрес, ел ахырында ук үзебезнең кайбер икътисадчылар да азык-төлеккә ихтыяҗ артачак, бәяләр бәйдән ычкыначак дип фаразлаган иде. Бәхеткә, бу “өметләр” акланмады. Рәсми мәгълүматларга караганда, мәсәлән, ел башыннан Русиядә азык-төлек хаклары — 9,8, Идел буе федераль округында 9,3 процентка үссә, Башкортстанда 9 проценттан артмады. Статистика, шулай ук, 2015 елның августына инфляция узган елның шул чорына карата Русия Федерациясе буенча — 15,8, Башкортстанда 14,5 процент дәрәҗәсендә булуын күрсәтте.

Эмбарго шартларында рес­публика­ның сәүдә базарында халыкның ихтыя­җы ни дәрә­җәдә канәгатьләндерелә? Башкортстан аграрийлары республикада яшәүчеләрне үзебез­нең продукция белән тулысынча тәэмин итәргә сәләт­леме? Хөкүмәт каршындагы оператив штабның чираттагы утырышында без шушы һәм башка сорауларга тулырак җавап эзләдек.

Башкортстан Хөкүмәте каршында оештырылган оператив штаб ел дәва­мын­да сәүдә базарындагы хәлне игътибар үзәгендә тота. Халыкны азык-тө­лек белән тәэмин итү, бәя­ләр­нең акланмаган сәбәпләр белән күтәрелүенә юл куймау һәм сатып алучыларны сый­фат­лы продукция белән тәэ­мин итү юнәлешендә зур эш башкара. Бәяләргә якынча анализ эмбарго игълан ителгән вакыттан башлап республикада азык-төлек товарларының 21 позициясе буенча хаклар, федераль округның башка төбәкләре белән чагыштырганда, байтакка түбән булуын күрсәтте.

Русиягә карата АКШ һәм Евро­союз илләренең санкция куллануы, әлбәттә, сәясәтче­ләр намусында. Әмма аларның нәтиҗәләре шул ук дәүләт­ләр­нең икътисадында, аграр җитеш­терүендә кире чагылыш таба. Германия малтабарлары, мәсәлән, Русиягә үз продукциясен сата алмаудан 600-800 миллион евролык зыян күрсә, Ита­лия фермерлары 1,2 миллиард евро югалтуын белдерә. Русиягә сөт продукциясен күпләп сатучы Литва, азык-төлек эмбаргосы аркасында күргән зыянны каплату өчен Еврокомиссиядән 32 миллион евро сорарга мәҗбүр бул­ган.
— Чит илләрдән аерым төр азык-төлек продукциясе кертүне чикләү безгә җитеш­терүнең һәр юнәлешен­дәге эчке ресурсларны тәртипкә китерергә этәргеч бирде, — диде штаб утырышындагы чыгышында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Илдар Тимергалин. — Аграр тармакны үстерү, сәүдә базарын көйләү һәм бәяләр тотрыклылыгын тәэмин итү юнәлешендә комплекслы чаралар тормышка ашырыла. Республикада тиешле органнар һәр көнне диярлек сәүдә нокталарында бәяләр мониторингын алып бара, республика җитеште­рүчеләре тәкъ­дим иткән продукция күләмен анализлый. Әлеге вакытта Башкортстан сәүдә челтәрендә тулай продукция өлешендә республика маркасы бе­лән тәкъдим ител­гәне 60-70 процент тәшкил итә. Бу начар түгел. Даими рәвештә җитештерүчеләр һәм эре сәүдә челтәрләре җитәкчеләре белән берле­к­тәге очрашулар яхшы нәти­җә бирә. Бигрәк тә социаль әһәмияттәге азык-төлек бәяләрен “туңдыру” буенча килешүләр игътибарга лаек.

Билгеле, республиканың азык-төлек бәйсезлеге, бу очракта үз халкының ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә алуы авыл хуҗалыгына бәйле. Тармак­ның соңгы елларда “модернизация­ләнүе” эмбарго шартларында тотрыклы эшлә­вен тәэмин итә. Министрлык мәгъ­лүматларыннан күренүен­чә, республика сыер малы белән үзен 110 процентка тәэмин итте. Бәрәңгенең тулай җыемы 1,2 миллион тоннадан ким булмас дип көтелә, ихтыяҗ исә 966 мең тоннадан артмый. Әйткәндәй, санитар норма буенча кеше елына 95-100 килограмм бәрәңге ашарга тиеш булса, бу күрсәткеч 297 килограммга җитә. Шул ук вакытта, республика әлегә дуңгыз ите, кош ите, яшелчә һәм балык белән үзен тулысынча тәэмин итә алмый.

— Ит җитештерүне арттыру максатында ел дәвамында төп көч инвести­цияләр җәлеп итүгә юнәлтелде, — диде тармак министры Николай Коваленко. — Ел ахырына кадәр дуңгыз ите җитештерү күләме — 2-4 мең, кош итенеке ике мең тоннага артачак. М. Гафу­ри исемендәге кошчылык фабрикасына, “Благовар” кошчылык заводына, “Таврос” компаниясе төркеменә, Илеш һәм Мәләвез районнарындагы дуң­гызчылык комплексларына өмет зур.
Республикада яшелчәчелек тармагын тергезү дә соңгы елларда мөһим юнә­леш­ләрнең берсенә әверелде. Ел саен республика ихтыя­җына 403,6 мең тонна яшелчә таләп ителә. Үзебездә җитеш­терелгәне 362 мең тоннадан артмый. Шул сәбәпле, республикада һәр кешегә елына 120-140 килограмм урынына, нибары 88,9 килограмм яшелчә туры килә. Әлеге юнәлештә берничә уңышлы проект тормышка ашырыла. Әмма икенче проблема ашыгыч хәл итүне сорый. Саклагычлар җитеш­ми. Теплица һәм куәтле саклау базалары төзүчеләргә дәүләт ярдәме каралган. Җитештерү­не арттыру тиешле инфра­струк­турага бәйле. Әлегә бу эшкә ныклап тотынучылар күренми.

Эмбарго “тозагы”на эләгүче азык-төлек исәбендә балык та бар. Сер тү­гел, сәүдә нокталарында аларның аерым төр­ләре кимеде, бәяләре артты. Әмма бу халыкның балык яратуы белән бәйле түгел. 2014 елда республикада җитеште­релүче балыкның тулай күләме 1,6 мең тоннадан артмаган. Башкортстанда яшәү­че һәркем елына 9 килограмм балык ашый. Санитар нор­мадан нәкъ ике тапкыр ким бу. Әле­гә балык җитештерүне арттыруның өс­тәмә резервлары юклыгын тармак министрлыгында да таныйлар. Дөрес, аерым күлләр­дә яшь үрчем үстерү буенча проект­лар тәкъ­дим ителә, әм­ма аларны тормышка ашырырга, һәрвакыт­тагыча, акча җитеш­ми.

Республика халкы, нигездә, үзебездә җи­те­штерелгән сөт белән тәэ­мин ителә. Республикада яшәүче һәркемгә елына 421 килограмм исә­беннән җитеш­терелә ул. Норма буенча ел дәвамында 320-340 килограмм сөт кулланырга тиешбез. Тармак министры штаб утырышындагы чыгышында, җитеш­те­рүне арттыру белән беррәт­тән, сөт продукциясе ассортиментына, атап әйткәндә, бер­ничә төрле сыр эшләүгә игътибар артачагына ышандырды.
— Башкортстанның агро­сәнәгать тармагы эмбарго шартларында җитештерүне тотрыклы арттыруга сәләтле төбәк булуын күрсәтте, — диде Николай Коваленко. — Без хә­зер үз продукциябезне федераль һәм халыкара сәүдә мәйданына алып чыгу юнәлешендә эш алып ба­рабыз. Бөтенрусия күлә­мен­дәге фестиваль-күргәз­мәләрдә уңышлы чыгыш ясавыбыз авыл җитеш­терү­челәрендә зур өмет уята. Умартачылык тармагы буенча дистәләгән ил белән хез­мәттәшлек дәвам итә. Кытай, Франция һәм башка илләр Башкортстанның аграр бизнесы белән кызыксына. Республикадагы эре сәүдә челтәрләре белән дә үза­ра ышанычка корылган хезмәт­тәшлекне яңа дәрә­җәгә күтәрә алсак, башкортстанлыларны сыйфатлы һәм арзан продукция белән тәэмин итү тагын да яхшырачак.

Башкортстанның таможня хезмәте республикага эмбарго кысаларында кертү тыелган азык-төлекне үткәрмәү буенча зур эш башкара. Полиция хез­мәткәрләре белән берлектә кү­ләмле суыткычлы 235 йөк автомобиле тикше­релгән. Федераль юлларда тикшерү барышында 800 килограмм чамасы яшелчә-җимеш, егер­мешәр килограмм ит һәм сыр, 700 килограмм чик­ләвек әйлә­нештән алынган.

Штаб утырышында, шулай ук, “Россельхознадзор”ның Башкортстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Ришат Кот­ли­­матовның аңлатмасы тың­ланды. Аның сүзләренә караганда, эмбарго исем­легенә кергән продукцияне ачыклау һәм эзләү белән шөгыльләнүче мобиль төркемнәр уңышлы эш­ли. Соңгы вакытта гына алар тарафыннан Австрия, Венгрия, Даниядән кертү тыелган каз ите, алма, караҗи­меш һәм баш­ка продукция конфис­кация­ләнеп, юкка чыгарылган. Ветеринария һәм фитосанитария хезмәтләре дә республикага рөх­сәт ителмәгән товар һәм продукцияне кертмәү сагында ышанычлы тора, — диде ведомство башлыгы.
Көнбатыш илләренең Русия белән икътисад мәйда­нындагы “көрәше” тагын күпме дәвам итәр — билгесез, әмма бүген әлеге бәйгедә илебезнең аграр тармагы “икенче сулыш” алып, көчле булып калуын күрсәтте. Эмбарго, шулай ук, авыл хуҗалыгы тармагындагы проблемаларны ачыкларга гына түгел, аларны үзебез­нең көч белән хәл итәргә этәргеч бирде.
Читайте нас: