+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 октябрь 2015, 21:26

Кыйтгалар кул бирешә

Уфада үтәчәк ШОС һәм БРИКС дәүләтләре төбәкләренең беренче кече бизнес форумы нинди яңа мөмкинлекләр ача?Соңгы елларда рәсми делегацияләр составына эшкуарлар, кече бизнес вәкилләре дә керүе шатлыклы күренеш. Бу җәһәттән Уфада үтәчәк форумга 15 илдән делегацияләр килүе көтелә. 8 октябрьдә Мәскәүдә Башкортстан Республикасының Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә форумга багышланган матбугат конференциясе оештырылды. Анда чараның әһәмияте, үзенчәлекләре турында сүз барды. Гомумән, форум Башкортстан алдында нинди мөмкинлекләр ача?

Чарада тәҗрибә уртаклашуга аерым урын биреләчәк. Атап әйткәндә, Башкортстандагы кече бизнес вәкилләре чит илләр, шул исәптән Кытай Халык Республикасы төбәк­ләре эшкуарлары белән турыдан-туры эшлекле бәйлә­неш­ләр урнаштыра алачак. Рәсми мәгълүматлар буенча, Кытай 23 про­вин­циядән, 5 автономияле районнан, 4 муниципаль берәмлектән һәм 2 махсус административ районнан тора. Мәгълүм булуынча, бездә ирекле икътисади зоналар турында күптән түгел генә сүз алып барыла башлады. Кытай­да әлеге вакытта 4 махсус икътисади, 14 ирекле сәүдә итү, 53 югары техно­ло­гияләр, чит илләрдә белем алган һөнәр ияләре өчен 70тән артык шундый зона бар. Шул ук вакытта, экспортка про­дукция җитештерүче 38 зона да нәтиҗәле эшли. Шеньчжень төбәге 1980 елда ук ирекле икътисади зона хокукын алган. Биредә 1979-2008 елларда тулай эчке продукт үсеше 31,2 процент тәшкил иткән. Шәһәр тышкы сәүдә күләме буенча Кытайда беренче урынны били. Гуандун провинциясе Шеньчжэнь, Чжухай, Шаньтоу махсус икътисади зоналары белән киң билгеле. Монда электрон, тегү, азык-төлек, фармацевтика продукциясе җитештерү югары дәрәҗәдә оештырылган. “Nissan”, “Honda”, “Toyota” авто­мобиль­лә­рен җыю заводлары да уңышлы эшли.
Башкортстан шушы максатка ышанычлы адымнар белән бара. Төбәктә инвесторларга уңайлы шартлар тудырыла. Нәтиҗәдә, Уфада һәм аның тирәсендә генә түгел, республика район­нарында да яңа сәнәгать куәтләре сафка кертелә. Әйтик, Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан “Сода” җәмгыяте – сода җитештерү буенча Русиядә генә түгел, Европада да лидерларның берсе. Биредә җитештерелүче аш содасы бик күп чит илләргә, шул исәптән Көнбатышка да озатыла. Сер түгел, туктап калмас өчен даими үсешергә кирәк. “Сода” бу юнәлештә күпләргә үрнәк күрсәтә. Предприятие 2013 елда инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга 1,6 миллиард сум акча тотынган. Былтыр производствоны модер­ни­зация­ләүгә 2,7 миллиард сум бүленгән.
Мәгълүм булуынча, узган ел Благовещен шәһәрендә “СИБУР” компаниясе составындагы “ПОЛИЭФ” җәм­гыя-тенең яңа куәтләре эшкә кушылды. Анда пластик шешә­ләр һәм башка продукция җитештерү өчен кирәкле полиэтилентерефталат (ПЭТФ) җитеште­релә. Предприя­тие­нең еллык җитештерү куәте – 200 мең тонна. Яңа продукция Русиягә һәм Таможня берле­генә кергән илләргә озатыла. “PepsiCo”, “Coca-Cola Hellenic”, “Efes Pilsener”, “Retal”, “Эталон” һәм башка компания­ләр ПЭТФның төп кулланучылары санала. Мондый мисалларны дәвам итәргә дә мөмкин. Чит ил кунакларын республикадагы төрле өлкәләр кызык­сын­дырачак, әлбәттә.
Әйтергә кирәк, ШОС һәм БРИКС дәү­­ләтләре төбәкләре­нең кече бизнес форумы беренче тапкыр гына оештырылса да, бу вакыйгага күптән һәм Башкортстан җитәкчелеге башлангычы белән нигез салынды. Мәгълүм булуын­ча, узган ел Русия Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Кытайда булды, аның барышында төрле тармаклар буенча ике яклы хезмәттәш­лекне үсте­рү мәсьәләләре тикшерелде. Делегация составына Башкортстан Башлыгы да керде. Рөстәм Хәмитов Кытайда республика икътисады өчен мөһим булган килешүләргә кул куйды. Ляонин провинциясендә “Хайчен Нефтемаш” корпорациясе җитәкче­ләре белән очрашу аерым игътибарга лаек. Анда Башкортстанда бораулау җиһаз­лары заводы булдыру буенча инвестицион проект тикшерелде. Атап әйт­кәндә, Башкортстан территория­сендә авыр бораулау җиһазлары җитештерү буенча Русия-Кытай машина төзү предприятиесе булдыру турында сүз бара. Ике як өчен дә отышлы проект, сәнә­гать үсешенә хезмәт итү­дән тыш, яңа эш урыннары да булдыра­чак.
Шанхайда Башкортстан Хөкүмәте һәм Цзянси провинциясенең Халык Хөкү­мәте арасында Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәш­лек турында килешү төзелде. Про­винциянең “Бакыр Цзянси” компа­ниясе, Башкорт­станның сәнәгать пред­приятие­ләре белән хезмәттәшлек булдырып, берлектә тау рудасы сәнәгатен һәм бакырны тирән­тен эшкәртүне җайга салырга ниятли. Шулай ук ике як көче белән вертолетлар җитештерү, Уфада сәүдә үзәге төзү турында да сүз барды. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Power China компаниясе җитәкче­леге белән дә очрашты. Компания Кытайдагы гидрокорыл­ма­ларның якынча 70 процентын төзегән. Шулай ук, дөнья күләмендә гидротехник эшләр­нең яртысын диярлек башкара. Автомобиль юллары, күперләр, тоннель­ләр төзи. Кытай про-винцияләре һәм башка илләр төбәкләре хезмәт­тәш­леген активлаштыру мәсьәләсе саммитларда да хупланды. Бу юнәлештә әйдәүче төбәкләр-нең берсе буларак, беренче форумны оештыру Башкортстанга ышанып тапшырылды. Төбәк белән төбәк форматында хезмәт­тәшлек итүне берен­челәрдән булып Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәми­товның тәкъдим итүен дә билгеләп үтәргә кирәк.
Форумга киләчәк башка илләр делегацияләре дә игътибарга лаек. Әйтик, Төркия дөнья күләмендә танылган туризм үзәге булып исәпләнә. Башкортстанның да чит ил туристларын җәлеп итәрдәй истәлекле урыннары бар. Бездә бу тармак үсешә генә башлады. Мөгаен, төрек эшкуарлары файдалы киңәшләр бирә алыр. Хезмәт­тәшлеккә нигез салынуга өмет бар.
Шулай итеп, Уфада үтәчәк форумга зур өметләр баглана.
Читайте нас: