+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 октябрь 2015, 21:53

Финанс өлкәсендә белемеңне күтәр!

Мәгълүм булуынча, 31 октябрьдә Халыкара саклык акчалары көне билгеләнә. Шушы уңайдан 23-31 октябрьдә Русиянең Финанс министрлыгы тарафыннан Бөтенрусия саклык акчалары атналыгы оештырыла. Ул “Русия Федерациясендә халыкның финанс белеме дәрәҗәсен күтәрүгә һәм финанс белеме бирү өлкәсен үстерүгә булышлык итү” проекты кысаларында үтә.

Әлеге чара гражданнарга шәхси байлыкларын хәстәрләү өчен мөһим булган финанслар буенча база белеме алу шартлары тудыруны төп максат итеп куя. Бу җәһәттән атналык кысаларындагы чаралар анда катнашучыларны финанс максатларына ирешүгә, бюджетны сакларга һәм аның белән дөрес идарә итәргә, финанс хәвефләрен ышанычлы кисәтергә, финанс хезмәтләреннән файдаланучы хокукларын нәтиҗәле якларга, кредитлар белән дөрес эш итәргә өйрәтәчәк. Моңа бәйле Бөтенрусия саклык акчасы атналыгының http://sberden.ru рәсми порталында шушы чорда видео-занятиеләр, үзаллы уку өчен материаллар комплекты, мәгълүмати брошюралар, китаплар форматында 30 белем бирү программасы эшләячәк. Финанс продуктлары һәм хезмәтләре турында практик мәгълүматны үз эченә алган кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетларны һәм кагыйдәләрне яздырып алырга һәм арытаба таратырга да мөмкин булачак. Кыскасы әлеге атналык дәвамында һәркем финанс өлкәсенә кагылышлы үзен борчыган мәсьәлә буенча өйдән чыкмыйча гына да рәсми рәвештә тулы җавап алырга мөмкин.

Хәер, республикада Бөтенрусия саклык акчасы атналыгыннан тыш та финансларга идарә итү нәтиҗәлелеген арттыруга һәм халыкның бу өлкәдәге белемен күтәрүгә юнәлтелгән чаралар дәүләт дәрәҗәсендә даими үтеп тора. Шундый чараларның берсе — “Банклар һәм финанс оешмалары: сыйфат, стандартлар, үз-үзеңне көйләү” дигән темага конференция узган атнада Уфада 11нче тапкыр үтте. Аның көн тәртибенә иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе — инвестиция проектларын һәм кече бизнесны кредитлау мәсьәләсе чыгарылды. Русия банклары ассоциациясе президенты Гарегин Тосунян, кече бизнесны кредитлауның көн таләбе булуын сызык өстенә алып, алар буенча ставкаларны төшерү зарурлыгын билгеләде.

— Бизнеска кредит йөкләмәсен киметүне көйләү дәүләтнең мөһим бурычы булып тора. Бүген исә илдә барлык кредитларның 3 проценты гына кече һәм урта бизнеска туры килә. Гомум кредит портфелендәге кредитларның 97 проценты эре компанияләр өлешендә һәм алар беренчел дәрәҗәдәге банкларда тупланган. Мондый нисбәт аермасы икътисад үсешенә булышлык итми, шуңа да бу өлкәдәге хәлне кичекмәстән җайга салырга кирәк, — диде Гарегин Тосунян.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов исә кризис чорында кече һәм урта бизнесны әлегечә рәвештә кредитлау хәвефле булуын билгеләде.

— Банкларны кече бизнеска кредит бирергә мәҗбүриләргә ярамый. Хәвефсез кредитлау алымын эшләргә кирәк, һәм бүгенге конференция шуңа булышлык итәргә тиеш, — диде ул.

Конференциядә аерым игътибар банклар катнашлыгында дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү мәсьәләләренә юнәлтелде. Рөстәм Мәрданов андый проектларны тормышка ашыру буенча республикада уңай тәҗрибә булуын сызык өстенә алды. Мәсәлән, торак төзелеше саклык акчалары системасы кысаларында гына да 600 миллион сум җыелган.

— Торак мәсьәләсен хәл итүдә ипотека бердәнбер һәм иң яхшы алым түгел. Күренүенчә, моннан тыш та нәтиҗәле программалар бар, — диде моңа бәйле Рөстәм Мәрданов.

Мәгълүм булуынча, Башкортстанда эшкә кушылган әлеге программа республика халкына анда катнашучы банкның берсендә махсус исәп ачып, торак хакының бер өлешен түләү өчен акча туплау мөмкинлеге бирә. Акча туплау вакыты тәмамланганнан соң аңа торак сатып алу өчен ташламалы кредит бирелә. Конференциядә билгеләнүенчә, әлеге вакытта бу программада өч банк катнаша, киләчәктә алар саны тагы да артачак.

Дәүләт — шәхси партнерлыгын үстерү җәһәтеннән юл төзелешендә концессион контрактлар һәм мәктәпләр төзелешендә түләү вакытын кичектерүне күз уңында тотучы квази-партнерлык формаларын эшкә кушу буенча да җитди сөйләшү булды.

Кыскасы, финанслар белән дөрес идарә итү, аның нәтиҗә­лелеген арттыру, һәртөрле хәвефләрне кисәтү һәм киметү, ха­лык­ның бу өлкәдә белемен күтәрү мәсьәләләре республикада ныклы игътибар үзәгендә кала. Бу җәһәттән шушы көннәрдә узган һәм алда торучы чаралар да әлеге максатларга ирешүдә, һичшиксез, мөһим нәтиҗәләр, файдалы эш-гамәлләр белән билгеләнер, дигән теләктә калыйк.
Читайте нас: