+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 ноябрь 2015, 21:38

Көндезгедәй яп-якты диодлы урамнарда

Киләчәк энергетикасы тормышны ничек үзгәртәчәк?Русия төбәкләрендә энергияне сакчыл тотыну, арзан энергетика турында уйланучылар булмады диярлек. Әмма табигать байлыклары чиксез түгел, бу мәсьәлә бүген көн кадагында. Унбишенче тапкыр Уфада үткән энергетика форумында да шушы мәсьәлә үзәккә чыгарылды. Чара бу юлы да яңалыкларга бай булды һәм киләчәк энергетикасының гамәлгә ашырыла башлавын ачык күрсәтте.

Ил дәрәҗәсендәге энергетика форумының озак еллар дәвамында Башкортстанда оештырылуының сәбәпләренә дә тукталу мөһим. Форумда энергияне нәтиҗәле файдалану һәм бу юнәлештә югары техноло­гияләрне сафка кертү мәсьәләләре үзәккә куела. Башкортстанның уртаклашыр тәҗрибәсе бар. Мәгълүм булуынча, җил-давылларда электрүткәр­гечләрнең өзелүе халыкка уңайсызлык­лар тудыра. Авария булган урында электр транспортының туктап калуы, предприятиеләрнең вакытлыча эшлә­мәве чыгымнарга китерә. Үткәргеч­ләрне эш­ләтеп җибәрү өчен ярыйсы гы­на вакыт таләп ителә. Башкортстан күп кенә төбәкләрнең үзәгенә үткән бу мәсьәләне хәл итү юлын тәкъдим итте. ”Smart Grid” (“Акыллы челтәр­ләр”) проекты сафтан чыккан үткәргечләрне тизрәк төзеклән­дерү, чыгымнарны киметү мөм­кинлеге бирә. Мөгаен, проект форумда катнашучыларда зур кызыксыну уяткандыр.

Башкортстанның үрнәк алыр­лык янә бер тәҗрибәсе — Хәйбулла районы Бүребай авылындагы 10 мегаваттлы кояш электр станциясе. Аңла­шыла, проектка шикләнеп караучылар да бардыр. Электр станциясе безнең кырыс табигать шартларында эшли алсын өчен җиһазларга кояш нурларының төшүе мөһим. Моның өчен инсоляция (җир өстенә бер квадрат сантиметр мәйданга билгеле бер вакыт эчендә төшкән кояш яктысы һәм җылысы) күрсәткече тиешле дәрәҗәдә булу мө­һим. Галимнәр тикшерүенчә, Баш­кортстан территориясендә инсоляция дәрәҗәсе Евро­паның көньяк районнарыныкына тиң. Димәк, электр стан­ция­ләренең уңышлы эш­ләя­чәгенә өмет зур. Респуб­ли­каның табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев әйтүенчә, өч елда Башкортстанда кояш энергиясен файдаланучы өч объект төзү күздә тотыла. Аларның гомум куәте 59 мегаватт булачак. Бу максатка 6 миллиард сум акча юнәлтеләчәк. Уфада тукталышларны кояш энергиясе ярдәмендә генә яктырту планлаштырыла. Төбәктә транспорт чараларын экологик ягулыкка күчерү дә өстенлекле юнәлеш булып торачак. Былтыр газ-мотор ягулыгында эшләүче 30 автобус сатып алынган. Республикада авто­мобильләрне газ белән тутыручы 14 компрессор станциясе төзү планлаштырыла.

Форумда “яшел” энергетика темасы да күтәрелде. “Яшел энергетика”, акчаны янда калдырудан тыш, энергияне кеше сәламәтлегенә һәм табигатькә зыян салмыйча җитештерү максатын куя. Башкортстан бу юнәлештә Русиядә берен­челәр­дән булып тәгаен нәти­җәләргә иреште. Уфа районы Таптыково авылында яшәүче эшкуар Альфред Фәйзуллин “яшел” стандартлар буенча төзегән йорт Русиядә иң яхшысы, дип табылды. Үзенчә­лекле йортны карарга ил төбәкләреннән, Австрия, Дания һәм башка илләрдән 1300 кеше килгән. Дәрәҗәле кунаклар арасында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та бар. Шушы йорт үзенчә­лек­ләрен күздә тотып, Уфа белән Кушнаренко районы арасында “яшел” стандартлар буенча поселок төзү күздә тотыла. Ул йортлар гадәтидән 10-30 процентка кыйммәткә төшсә дә, яшәү арзан булачак. Иң мөһи­ме – мондый йорт гаилә бюджетын гына түгел, кеше­ләрнең сәламәтлеген дә саклаячак.

Форумда “ШОС һәм БРИКС энергетикасы” һәм “Энергияне сакчыл тотыну. Яктылык техникасы. Кабель” халыкара күргәзмәләре дә оештырылды. Русиянең 17 төбәгеннән һәм чит илләрдән килгән компа­нияләр 120 экспонат тәкъдим итте. Мәгълүм булуынча, бүген урам баганаларына, башлыча, фонарьлар эленгән. Берен­чедән, алар энергияне күп сарыф итә. Икенчедән, озак хезмәт итми. Күргәзмәдә фонарьларны куәтле диодлы прожекторларга алыштыру тәкъ­дим ителде. Диод энергияне аз сарыф итүдән, ныграк яктыртудан бигрәк, озак хезмәт итә.

Электрүткәргечләр җитеш­терүчеләр дә урында таптанмыйлар. Каршы тору көче аз, кырыс шартларга чыдамрак электрүткәргечләр гамәлдә кулланыла башласа, электр энергиясе өчен тарифларның бүгенге сыман еш артмаячагына өмет уяна.

Гомумән, форум безнең табигать шартларында да энергияне сакчыл тотынып булуын һәм бу юнәлештә эш башлануын ачык күрсәтте. Шул ук вакытта, тәгаен нәтиҗәләргә һәркем үзаллы ирешә ала. Йортта, фатирда энергияне нәтиҗәле файдаланучы лампочкаларга өстенлек бирү, буш бүлмәләрдәге утны сүндерү дә акчаны янда калдыра.
Читайте нас: