+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 ноябрь 2015, 21:19

Ефәк юлы – гамәлдә, һава күпере – нияттә

Уфадан Кытайга туры рейслар да оештырылырмы?Җәй Уфада үткән ШОС һәм БРИКС саммитларында төбәкара бәйләнешләрне үстерү турында да сүз барган иде. Ил җитәкчеләре арасындагы килешүләрнең нәтиҗәсе буларак, Уфада күптән түгел ШОС һәм БРИКС дәүләтләре төбәкләренең I кече бизнес форумы үтте. Анда 15 илдән һәм Русиянең 38 төбәгеннән вәкилләр катнашты. Шушы атналарда республика янә төбәкара бәйләнешләрне үстерү үрнәге күрсәтте. Безгә Кытайның ике провинциясеннән бер-бер артлы эшлекле делегацияләр килде. Төбәкара бәйләнешләрнең мондый дәрәҗәдә җанлануы тәгаен нәтиҗәләрдә дә чагылыш тапты. Очрашулар вакытында Башкортстан икътисады, халкы өчен мөһим килешүләргә кул куелды.

5 ноябрьдә Уфаның ВДНХ-ЭКСПО күргәзмәләр комплексында Кытайның Цзянси провинциясенең Икътисад һәм мәдәният көннәре ачылды. 200дән артык кешедән торган делегацияне провинция губернаторы Лу Синьше җитәкләде. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Лу Синьше әфәнде белән республика Хөкүмәте һәм Кытай Халык Рес­публикасының Цзянси провинциясе Халык хөкүмәте арасында Хезмәттәшлекне киңәйтү турында килешүгә кул куйдылар.

Әйтергә кирәк, килешү ике төбәк арасындагы хезмәт­тәшлекне җан­ланды­рырга ярдәм итәчәк, чөнки Башкортстан белән Цзянси моңа кадәр дә тыгыз бәйләнештә яшәп килде. Бу хакта анык нәти­җәләр сөйли. Кытай белән Русия төбәкләрен якынайтуга хезмәт итүче “Идел – Янцзы” проектында Башкортстан да актив катнашты. Проект кысасында республика төзегән 35 килешүнең 20се Цзянси провин­циясенә туры килүе күп нәрсә турында сөйли. Ки­лешүгә ярашлы, ике төбәкнең инвестиция эшчән­леге ки­ләчәктә дә дәвам итәчәк. Бүгенге хәл-шартларда Башкортстанга инвестиция­ләр агымы арту уңай күренеш.

Республиканың икътисади үсеш министры Сергей Новиков “Синьхуа” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда киләчәктә Уфа белән Кытайны һава юлы да бәйләячәген сызык өстенә алды. Кытай белән туры рейс хезмәттәшлекне ныгыту өчен яңа мөмкинлек­ләр ачачак. Биредә сүз инвесторлар, бизнесменнар турында гына бармый. Башкортстан – гүзәл табигатьле, истәлекле урыннарга бай төбәк. Республикага туристлар җәлеп итү буенча эш алып барылса да, әлегә уңай нәтиҗәләр турында сөйләргә иртәрәк. Баш­кортстанның Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Гый­ләҗетдинов белән Цзянси провинциясенең Туристик үсеш комиссиясе начальнигы Дин Сяоцзюнь Туризм өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйдылар. Мөһим документка зур өметләр баглана. Аны уңышлы гамәлгә ашырырга Уфа белән Кытайны һава юлы белән якынайту да ярдәм итәр иде. Шул ук вакытта, авиабәйләнешне фаразларга нигезләнеп кенә оештырып булмый. Уфадан – Кытайга, Кытайдан Уфага даими рәвештә очарга теләк белде-рүчеләр саны ел дәвамында кимемә­скә тиеш. Ә монысы инде – республикада туризмны үстерү өчен җавап бирү­челәрнең төп бурычы. Тәгаен нәтиҗәләр дә алардан таләп ителәчәк.

Кытай белән хезмәттәш­лекнең дәвамы буларак, Уфага Ляонин провинциясе делегациясе килде. Аны Гомумкытай халык вәкилләре җыелышы­ның провинциядәге даими комитеты рәисе Ли Си җи­тәкләде. Башкортстан Башлыгы Ли Си әфәнде белән Республика йортында очрашты.

– Ике арадагы хезмәт­тәшлекнең ныгый баруына шатмын, – диде Рөстәм Хәмитов очрашу барышында. – Ляонин провинциясендә “Хайчен Нефтемаш” заводында булып, күргәннәрдән канәгать калган идек. Республикада авыр бораулау җиһазлары заводын төзү урынлы булыр иде. Русиядә геологик эзләнү эшләре дәвам итә, шуңа берлектәге предприятие җитештергән җиһазларга ихтыяҗ булачак. Аз тоннажлы йөк машиналары һәм электробуслар җитештерү турында килешүгә кул куелды. Без нәтиҗәле, үзара файдалы хезмәттәшлеккә әзер.

Киләчәктә Русия төбәк­ләрендә, шул исәптән Башкортстанда да, нефть запасларын тирәннәнрәк чыгарырга туры киләчәк, чөнки өске катламнардагы “кара алтын” запаслары мәңгелек түгел. Мондый хәл-шартларда Башкортстан белән Ляонин про­винциясенең берлектәге проектының киләчәге өметле күренә.

Башкортстанда “яшел энергетика”, “яшел стандартлар” буенча халыкара дәрәҗәдәге форумнар үтә. Аның кысасында табигатькә зыян салмаучы, энергияне нәтиҗәле файдаланучы транспортка өстенлек бирү турында да сүз бара. Уфа урамнарында табигый газ ягулыгында эшләүче автобусларны хәзер еш очратырга мөмкин. Ике төбәк башлангычы белән электробуслар җи­тештерү күздә тотыла. Электробус куәтле аккумуляторларда эшләячәк. Транспорт чарасы аккумуляторда тупланган энергиядә 250 чакрым араны үтә алачак. Русиядә беренче, тәҗрибә рәвешендәге элек­тробусларның Башкортстанда җитештерелүче НефАЗ”лар нигезендә эшләнүе дә игътибарга лаек. Шуңа күрә Башкортстан белән Ляонин провинциясенең бу проек­тының гамәлгә ашарына да ышаныч зур. Сөйләшүләр нәтиҗәсе буларак, “Башкортстан Республикасының үсеш корпорациясе” белән “Хайчен Нефтемаш” кор­порациясенең “Ляонин Wolf нефтемаш” бүлендек предприятиесе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Дөньядагы сәяси, икътисади хәлләр илләрнең төбәкләре арасындагы бәйләнешләрне җанландыру мөһим­леген ачык күрсәтте. Башкортстан бу юнәлештә ил төбәкләре арасында алдынгы урыннарда бара. Бу аңлашыла да, чөнки “R2R” (төбәк белән төбәк) форматын берен­челәрдән булып Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов тәкъдим итте. Алга таба да бу юнәлештә үрнәкле төбәк булып калыйк!
Читайте нас: