Әйтергә кирәк, Башкортстан торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору, үстерү буенча күп кенә нәтиҗәләр буенча илдә алдынгы урыннарда бара. Әлбәттә, бу максатка тармакта эшләр барышын җитди контрольдә тотып ирешелә. Кайбер нәтиҗәләргә аерым тукталу мөһим. Быел төбәктә тармакта 35 меңгә якын җитешсезлек очрагы ачыкланган. Шуларның 47 проценты – төзелеш җитешсезлекләре һәм коммуналь хезмәтләрнең тиешле дәрәҗәдә күрсәтелмәвенә кагыла. Җитешсезлекләрнең 15 проценттан артыгы яшәгән фатир өчен коммуналь хезмәтләр билгеләү белән бәйле. 38 проценттан артыгы – башка җитешсезлекләр, шул исәптән газүткәргечләрнең, вентиляция каналларының төзек булмавы. Барлыгы алты меңнән артык күрсәтмә һәм гомум күләме 20 миллион сум булган административ штрафлар билгеләү турында 1500гә якын карар чыгарылган. Әйтергә кирәк, мондый тикшерүләрдән күпкатлы йортларда яшәүчеләр откан. Бу хакта анык мисаллар сөйли. Яшәгән фатир өчен коммуналь хезмәтләр билгеләгәндә ялгышкан идарәче компанияләргә 1356 күрсәтмә тапшырылган. Нәтиҗәдә, халыкка 68 миллион сум акча кире кайтарып бирелгән. Сер түгел, кайбер йортларда яшәүчеләр идарәче компанияләрнең хезмәтләндерүенә карата канәгатьсезлек белдерә. Компания вәкилләре халык сүзенә колак салмаган очраклар да юк түгел. Гаделлек барыбер тантана итә. Кисәтүләр, ачыкланган җитешсезлекләр буенча идарәче компанияләр 800 миллион сумнан артык эшләр башкарган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 168 эш – Эчке эшләр министрлыгына, 14 эш прокуратурага тапшырылган.
Мәгълүм булуынча, шушы елның маеннан бары тик лицензияле идарәче компанияләр генә эшли ала. Мондый шарт халыкны хезмәтләндерү сыйфатын яхшырту, компанияләр җитәкчеләренең, белгечләренең белемен камилләштерү максаты белән куелды. Бүген төбәктә 339 идарәче компания эшли. Алар хәзер күпкатлы йортларда яшәүчеләр ихтыяҗларын якларга, аларның кисәтүләренә колак салырга бурычлы. Чөнки лицензия контроле эшли. Аңа ярашлы, идарәче компания икедән артык күрсәтмә, административ штраф салу турында карар алса, җитешсезлекләр белән бәйле йортның лицензиясе алына. Компаниянең лицензиясез калган йортлары 15 проценттан артып китсә, идарәче компания лицензиядән колак кага. Лицензия контроле нәтиҗәсендә май аеннан бүгенге көнгә кадәр 3925 җитешсезлек очрагы ачыкланган, 856 күрсәтмә тапшырылган һәм административ хокук бозу турында 85 эш кузгатылган.
2015 елда Башкортстанның Торак һәм төзелеш буенча дәүләт комитетына 16 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Шуның 45 проценты – торак фонды белән идарә итүгә, 39 проценты – торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, 10 проценты – коммуналь хезмәтләр белән тәэмин иткәндә кагыйдә бозуга, 6 проценты яшәгән бүлмәләрне үзгәртүгә бәйле.
Форумда фатир хуҗаларының хокукын яклау буенча да сүз булды. Әйтергә кирәк, бу мәсьәләгә Башкортстанда зур игътибар бүленә. Бездә йортларда яшәүче фатир хуҗаларының җыелыш протоколлары рәсми статуска ия. Өч ай дәвамында бер үк мәсьәлә буенча канәгатьсезлек белдергән протоколлар килсә, тиешле адрес буенча тикшерү үткәрелә. Идарәче компанияләргә фатир хуҗаларының киңәшләренә, тәкъдимнәренә игътибар итүдән башка чара калмый.
Дәрәҗәле чарада торак законнарындагы үзгәрешләр турында да сүз булды. 2016 елның июленнән коммуналь хезмәтләр, торак фонды белән идарә иткәндә Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт-мәгълүмат системасыннан файдалану мөһим таләп булачак. Мәгълүмат системасында күпкатлы йортлардагы фатир хуҗалары карарлары чагылыш табарга тиеш. Бүген фатир хуҗалары коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләр ала. Мәгълүмат системасындагы һәм квитанциядәге мәгълүмат тәңгәл килмәсә, фатир хуҗалары коммуналь хезмәтләр өчен акча түләмәскә хаклы.
Югарыда әйтеп үтүебезчә, тармактагы бик күп аңлашылмаучанлыклар ОДН белән бәйле. Әйтик, кайбер фатир хуҗалары йорт подъездын юу, җылыту һәм яктырту өчен үз фатирларына караганда күбрәк акча түли. Бердәм кабул итү көнендә дә бу мәсьәлә белән мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Бәхәсле тема форумда да үзәккә чыгарылды. 2016 елның 1 апреленнән квитанцияләрдә ОДН йортны карау-тоту исәбенә күчәчәк. Аның бәясе нормативлар буенча билгеләнәчәк. Шулай итеп, идарәче компанияләр һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар үз чыгымнарын фатир хуҗалары иңнәренә күчерә алмаячак.
Шулай ук, идарәче компанияләр сыйфатсыз коммуналь хезмәт тәкъдим иткән өчен фатир хуҗаларына штраф түләячәк. Кулланучыларның да бурычлары арта. Бурычлары җыелучыларга карата чаралар күреләчәк.
Күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерүдә дә үзгәрешләр көтелә. Үзгәрешләрнең асылы – төзекләндерү өчен акча җыюны, эшләрне оештыруны һәм контрольдә тотуны фатир хуҗалары иңенә күчерүгә кайтып кала.
Торак-коммуналь хуҗалыкны артка сөйрәүче киртәләрне ике көн дәвамында үткән форумда ачыклап, хәл итеп бетереп булмый. Шулай да, чарада бик күп мәсьәләләргә ачыклык кертелде. Димәк, 2016 елда коммуналь түләүләргә хаклар артмаячагына, идарәче компанияләрнең фатир хуҗалары белән теләп хезмәттәшлек итәчәгенә өмет бар.