+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 декабрь 2015, 01:01

Инвестиция кеше капиталыннан башлана

Башкортстан агросәнәгатьчеләре читтән ит һәм сөт кертүне киметергә сәләтлеме?Соңгы унъеллыкларда илнең авыл хуҗалыгы тармагын үстерү максаты белән үткәрелгән реформалар әллә ни нәтиҗәле булмады. Дәүләт программалары, инвестицион проектлар, максатлы субсидия һәм башка төрле дәүләт ярдәме күпмедер дәрәҗәдә мөһим роль уйный. Әмма соңгы вакытта дөнья икътисады, илләр арасындагы сәүдә бәйләнешләре Русиянең, ниһаять, аграр җитештерүдә зур мөмкинлекләре булуын күрсәтте. Импорт продукцияләрен сатып алу чикләнгәч, үзебезнең аграрийларга уңайлы шартлар барлыкка килде. “Башкортстанның аграр тармагына илдә импорт продукциясен алыштыру курсы биргән мөмкинлекләрне ныграк файдаланырга кирәк. Без бүген старт алмыйбыз икән, ул чагында кайчан? Без әлеге “мөмкинлек тәрәзәсен” файдаланырга бурычлы. Дәүләт уңайлы шартлар тудыра, сәүдә базарында урындагы продуктлар күләме артуны хуплый. Әлбәттә, без бу шансны кулдан ычкындырмаячакбыз”, — диде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Бөтенрусия “Сөт иле” фестивалендәге чыгышында.

Шул ук вакытта, Русиядә ит һәм сөт җитештерү, аларны читтән кертүне киметү юнә­лешендә зур эшләр башка­рыла. Әлеге продукцияләрне башка илләрдән сатып алуны киметү өчен зур чыгымнар тотыла, тармакны модерниза­цияләү һәм аграр җитеш­терүчеләргә дәүләт ярдәмен яңа карашта үзгәртәсе бар.

“Башкортстанда авыл ху­җалыгының тулай төбәк җи­тештерүендәге өлеше 7-8 проценттан артмый. Без бу күрсәткечне якын елларда 10 процентка җиткерергә тиеш. Бу — бик катлаулы эш, һәм ул зур ресурслар таләп итә. Ул бигрәк тә ит, сөт терлек­челегенә кагыла. Максатка ирешү өчен эре агрохолдинглар санын артты­рырга кирәк”, — дип белдерде Рөстәм Хәмитов күптән түгел агро­сәнәгатьчеләр белән очрашуда. Ә хәзер ит һәм сөт импортын алыштыру проблемаларын аерым яссылыкта тикшереп карыйк.

Җитештерүчәнлекнең нигезе — кеше капиталы

Ит продукциясен төрле илдә төрле күләмдә кулланалар һәм аның гомум санитар нормасын да билгеләп булмый. Ул табигый шартлар, урындагы халыкның үзенчәлекле яшәеше белән дә бәйле. АКШта, мәсәлән, һәр кеше елына 125,4 килограмм ит ашаса, Һиндстанда 3,2 килограммнан артмый. Русиялеләргә елына 63 килограмм ит продукциясе туры килә. Гарәп илләрендә бәрән һәм кәҗә итенә өстенлек бирсәләр, Аргентинада сыер малы (55,1 килограмм), Австрия, Германия һәм Яңа Зеландиядә, нигездә, дуңгыз ите (66 килограм), ашыйлар. Әлбәттә, Русиядә соңгы елларга кадәр дуңгыз ите “үтемлерәк” булды.

Илдә ит җитештерү күләме турында сүз алып барганда әлбәттә, шушы елның беренче яртысында тереләй авырлыкта җитештерелгән сыер малы һәм кош ите җитештерү 5 процентка үсте. Авыл хуҗалыгы пред­приятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында үсеш 7,4 про­цент тәшкил итте. Ә шәхси ихаталарда шушы вакыт эчендә җитештерү 4,5 процентка ки­меде. Дуңгыз ите тулаем алганда 3,5 процентка күбрәк булды.

Ит җитештерүдә Башкортстан нинди урын тота һәм перспектив үсеш нәрсәгә нигезләнә? Әлбәттә, теге яки бу продукция җитештерүдәге җитешсезлекләрне кайбердә уңайсыз табигать шартлары, климат кырыслыгы белән акларга тырышучылар да аз түгел. Башкортстан мәйданы һәм халык саны буенча илдә җиденче урында. Шундый шартларда да республика җан башына әлеге продукцияне куллану дәрәҗәсе буенча кимендә җиденче урында булырга тиеш иде. Әмма сыер һәм кош ите җитештерүдә без Русия төбәкләре арасында җиденче бишлектә. Бер үк вакытта шунысы да гаҗәп: сыер малы ите һәм терлек саны буенча республика илдә беренче урында, ә сарык ите җитештерү күләме буенча — 13, дуңгыз ите җитештерүдә — 24 һәм кош ите буенча 29нчы урында. Ә бит дуңгыз­чылыкка да, кошчылык тармагына да заманында таләп ителгән инвестицияләр салган очракта, бу дәрәҗәдән түбән төшмәскә булыр иде.

Республикада ит терлекчелеген үстерү юнәлешендә егермегә якын эре проект тормышка ашырыла. Дуңгызчылык — арада өстенлекле дәүләт ярдәме белән үстерелүче тармак. Әйткәндәй, аны шәхси һәм крестьян хуҗалыкларында да күбрәк асрау чараларын тормышка ашырып булыр иде. Ничек кенә булмасын, әлегә кадәр читтән күпләп кертелүче кошчылык продукциясенә дә “күз йомып” карарга ярамый. Саннар телендә әйткәндә, җан башына бүген исәпләгәндә, Башкортстанда ул уртача Русия күрсәткеченнән 20 процентка диярлек кимрәк. Әмма сыер малы ите 2,5 тапкыр күбрәк җитештерелә. Чит илләрдән әлегә кадәр Русия ит продукциясен күпләп сатып алды. Ихтимал, әлеге өлештә Башкортстанның да “тырышлыгы” булгандыр. Чөнки, һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә, республика дуңгыз ите җитештерүдә илдәге уртача күрсәткечтән 2,5 тапкырга калыша, кош ите буенча 6 (!) тапкыр кимрәк тәшкил итә. Димәк, ил күләмендә импорт продукциясен үзебезнеке белән алыштыру турында сүз барганда, берничә тапкыр тырышыбрак эшләргә туры киләчәк. Кызганычка каршы, республикада җи­тештерү генә түгел, җитеш­терү­чәнлекнең дә түбән булып калуы дәвам итә. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов узган көз авыл эшчәннәренең аграр форумында белдерүенчә, Башкортстанның аграр тармагында һәр эшче елына уртача 600 мең сумлык продукция җитештерә. Гәрчә, илнең байтак төбәгендә ул 1,5-2 миллион сумга җитә.

Башкортстанда ит терлекчелеген үстерү өчен нинди чаралар таләп ителә һәм импорт продукциясен алыштырырлык дәрәҗәгә җиткерү өчен нинди максатлар куелырга тиеш?

Әлеге сорауларга җавапны республика Башлыгының еллык Юлламасында да табарга була. Минемчә, аграр җитештерүне яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен һөнәри яктан әзерлекле җитәкчеләрнең дә, гади һөнәр ияләренең дә нәтиҗәле эшчәнлегенә ирешергә кирәк. Бүгенге шартларда кеше капиталы заманча яңгыраш алырга тиеш. Хезмәткә ахыргы нәтиҗәсенә карап бәя бирү, түләү мәсьәләләренә карашны үзгәртергә вакыт.

Авылда бүген дә булдыклы, һөнәри осталыкка ия һәм заманча фикерли белүче кешеләр аз түгел. Аграр пред­приятиеләрне, крестьян һәм шәхси ихаталарны да шундый кешеләр җитәкләргә тиеш.

Үсеш авыл ихатасыннан башлана

Аграр реформалар чорында илдә, сыерлар саны белән беррәттән, сөт җитештерү күләме дә шактый кимеде. Хәтта шәхси хуҗалыкларда бу тенденция әлегә кадәр дәвам итә. Кызганычка каршы, Русия аны һаман да үз халкы ихты­яҗларын канәгатьләндерерлек күләмдә җитештерә алмый. Сәүдә базарында натураль сөт продуктлары кими. Әлеге проблемага кагылып, Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев та зур борчылу белдерде. Тагын да аянычлырагы шул: быел сәүдә челтәрендә натураль сөт кимегәннән соң, пальма мае һәм порошок хәлендәге сөттән эшләнгән сырлар арту күзәтелде. Сәбәбе гади — илне җитәрлек күләмдә сөт белән тәэмин итәрлек сыерлар җитешми. Сөт тә, ит кебек үк, илдә тулаем алганда быел былтыргы яртыеллык дәрәҗәсеннән азрак җитештерелде, шәхси ихаталарда да кимеде.

Сыерлар саны һәм сөт җитештерүнең кимү сәбәпләре нәрсәдә?

2010 елда Русиядә маллар саны азаюга илнең 43 төбәгендәге көчле корылык сәбәпче иде. Узган елда авыл эшчәннәре игенчелектән яхшы уңыш җыеп алды. Әмма алга китеш зур булмады. Бөтен сәбәп токымлы малларның азлыгында гына микән? Миңа калса, сәбәп хуҗа­лыкларның эчке икътисади эшчән­лекләре белән бәйле. Фәкать шул сәбәп белән Русиядә мал саны 2 процентка, Идел буе федераль округында — 2,7 һәм Башкортстанда 2,3 процентка кимеде.

Хәл бигрәк тә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә аянычлы. Ил күләмендә әлеге категориядәге хуҗа­лыкларда — 2,4, Идел буе федераль округында — 3,6 һәм Башкортстанда 7,9 процентка азрак тәшкил итте. Шунысы да игътибарга лаек: шәхси ихаталарда савым сыерлары 3,1 процентка кимесә, республикада артка китү 1,7 проценттан артмады. Әйтергә кирәк, бу юнәлештә фермер хуҗалыкларының эшчәнлеге яхшырак күренә. Ил күләмендә әлеге категориядәге хуҗалыкларда савым сыерлары 3,8 процентка артса, Башкортстанда үсеш 14,8 процент тәшкил итә.

Тикшеренүләр күрсәтүенчә, савым сыерлары кимүдә иң зур саннар шәхси хуҗалыкларга туры килә, ягъни соңгы унъеллыкларда илдә авыл ихаталарында мал санын ишәйтү юнәлешендә эш тиешле дәрәҗәдә алып барылмаган. Аның башка сәбәпләре дә бар, ләкин шәхси хуҗалык башлыкларының уртак проблемалары шуннан гыйбарәт: мал азыгы кыйммәтләнде. Авыл ихаталарында җитештерелгән сөтне җыю тиешенчә оештырылмаган. Шуны да ассызыклап билгеләргә кирәк: кулланучылар кооперативлары бу юнәлештә эшләми диярлек. Моны Башкортстан мисалында да ачык күрергә була. Хөкүмәт, тармак министрлыгының әлеге юнәлешне стимуллаштыру юнәлешендәге карарлары, нигездә, кәгазьдә генә кала. Сөт эшкәртүчеләрнең авылга карата мөнәсәбәтен дә яхшыртырга вакыттыр. Чимал җыймау — проблеманың берсе булса, тапшырылган сөт өчен исәп-хисапны вакытында ясарга теләмәү тагын да аянычлырак.

Билгеле, хәзерге шартларда сөт җитештерүне мал санын арттыру исәбенә генә үстереп булмый. Продуктлылыкны күтәрүгә игътибар артырга тиеш. Русия күләмендә узган елда һәр сыердан уртача 4841 килограмм сөт савып алынса, илнең өч федераль округында 4000 үренә җитә алмадылар, ә икесендә — 5000, Төньяк-көнбатыш федераль округта 6144 килограмм чиген уздылар. Идел буе федераль округына караган Башкортстанда ул — 3881, Ырынбур өлкәсендә 3550 килограммнан артмады.

Ут күршеләр белән чагыштырганда, ничегрәк эшлибез? Татарстанда былтыр уртача савым — 4809, Самара өлкәсендә 4856 килограммга җитте. Удмурт Республикасында һәм Пермь краенда — 5000, Свердловск өлкәсендә һәр сыердан елына уртача 6000 килограммнан күбрәк сөт савып алдылар. Кызганычка каршы, мал саны буенча илдә беренчеләр исәбендә булсак та, федераль округта уртача савым күрсәткечендә иң арттагы урыннарны тотабыз.

Башкортстан үз халкын ит һәм сөт продукцияләре белән тәэмин итәргә сәләтлеме? Импорт продукциясен алыштыра алабызмы? Әлбәттә, булдыра алабыз, әмма һаман да бер урында таптанабыз. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның “аграр сәнәгатькә миллиардларча сум акча сарыф итәбез, әмма алар сөт җитештерүне үстерүгә этәргеч бирә алмады” дигән фикере, мөгаен, хәзер аграр тармакны тамырдан үзгәртеп кору кирәклегенә “старт” булып яңгырый торгандыр. Гаҗәп хәл: елның беренче яртысында республикада маллар саны кимүгә карамастан, сөт җитештерү артты. Нәрсә исәбенә? Бәлки, аграр хуҗалыкларда савым сыерларының продуктлылыгы кинәт күтәрелгәндер? Ышануы авыр. Шул ук вакытта, мал азыгы, бигрәк тә катнашазык, җитешми иде.

Саннар артында нинди чынбарлык ятканы, әлбәттә, исәп-хисап эшен алып баручы җитәкчеләр намусында. Әмма шунысы бар: республика сәүдә базарына читтән байтак күләмдә сөт кертә, бер үк вакытта, илдә үзебез лидерлар исәбендә. Үткән елда Башкортстан ил күләмендә дә, Идел буе федераль округында да сыер маллары саны буенча да, сөт җитештерүдә дә беренчеләр сафында булды. Гаҗәп тоелмыймы? Икенчедән, илдә һәм Башкортстанда шәхси ихаталарда маллар саны кимү дәвам итә. Бу югалтуларга аграр предприятиеләргә юнәлтелгән бернинди инвестицияләр дә чик куя алмый. Ә бит малсыз ихатаның, авылның киләчәге дә юк. Илдә аграр җитештерүне арттыру, сәүдә базарларында үзебезнең җитештерүчеләргә өстенлек бирү турында сүз алып барганда, һичшиксез, авыл ихаталары язмышын да онытмасак иде.

Рәсүл Госманов,
Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр,
экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе,
икътисад фәннәре докторы.
Читайте нас: