Шуларның тәүгесе, аңлашыла, дөнья базарында нефть бәясенең кискен түбән тәгәрәвенә кагыла. Узган атнада бер баррельнең бәясе соңгы елларда тәү тапкыр утыз доллардан да түбән төште. Евро һәм доллар исә, киресенчә, өскә үрләде. Тәүгесенең бәясе 90 сумга, доллар исә 80 сумга якынлашты. Үз чиратында, мондый хәлнең, нигездә, чимал сатуга нигезләнгән Русия икътисадына нәрсә белән янавы һәркемгә мәгълүм. Аерым аналитиклар һәм экспертлар агымдагы елда 1998 елгы дефолт кабатлану ихтималлыгы турында да белдерә. Ә бу инде ил икътисады тәмам төпкә утырып, үсеш юлын яңадан башларга тиеш булачак дигәнне аңлата. Әлеге хәлгә юл куела калса, моның икътисад үсешендә, күпмиллионлы русиялеләр тормышында нинди зур сынаулар, юклык белән билгеләнәчәген фаразларга гына кала...
Әлбәттә, ил җитәкчелеге моңа юл куймас өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Һәрхәлдә, Хөкүмәт ясаган белдерүләрдән чыгып, шулай дип ышанасы килә. Бу җәһәттән дәүләт стратегиясендәге бер юнәлеш ил икътисадының доллар һәм еврога бәйлелеген киметү, үзебезнең производствоны үстерү исәбенә импорттан арыну максаты куйса, икенчесе, аңлашыла, эчке чыгымнарны киметүгә кайтып кала. Ягъни, агымдагы елдан үз көченә кергән дәүләт дәрәҗәсендәге кайбер документлардан чыгып, фикер йөрткәндә, 2016 елда без каешны тагын да кысыбрак бәйләячәкбез.
Мәсәлән, әлегә кадәр ана капиталы күләме илдәге еллык инфляция күләменә бәрабәр һәрдаим индексланып килсә, быелдан ул былтыргы күләмдә калачак, ягъни 453 мең 26 сум булачак. Әле ярый ил Президенты Владимир Путинга рәхмәт, еллык Юлламасында да, журналистлар белән зур матбугат конференциясендә дә гаиләдә икенче һәм аннан соңгы бала туганда, уллыкка алганда ана капиталы бирү тәртибен саклау таләбен куйды. Шул рәвешле әлеге канун 2019 елга кадәр үз көчендә калачак. Юкса, моңа кадәр 2016 елдан ана капиталы бирү тәртибен туктату турында да күпсанлы тәкъдимнәр булды.
Ана капиталы индексланмаган кебек, пенсионерлар да, өйрәнелгәнчә, 11-12 процент өстәмәгә өмет итә алмый. 2016 елның 1 февраленнән пенсияләрнең страховка өлеше дүрт процентка гына артачак һәм бу фәкать эшләмәүче пенсионерларга гына кагылачак. Дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр исә шул күләмдә агымдагы елның апреленнән күтәреләчәк. Монысы инде һәркемгә кагылыр дияргә кирәк. Дөрес, 2016 елның икенче яртысында да пенсияләрне арттыру ихтималлыгы турында белдерәләр. Әмма бу хакта карар, әгәр ул була калса, фәкать ярты елдан соң гына һәм дәүләтнең финанс мөмкинлекләреннән чыгып кабул ителәчәк. Ә финанс мөмкинлекләренә килгәндә, күренүенчә, дөнья базары әлегә безнең ил икътисады файдасына уйнамый. Ил казнасы дөнья базарында нефтьнең минималь бәясе бер баррель өчен 50 доллар исәбеннән салынган булса, язып үтелүенчә, ул инде бүген үк утыз доллардан да түбән тәгәрәде. Ә, гомумән, безгә чагыштырмача иркен тын алып яшәү, барлык социаль йөкләмәләрне дә тиешле дәрәҗәдә башкару өчен дөнья базарында нефтьнең бер барреле бәясе аннан да югарырак булу кирәк. Әмма бу кайчан булыр, һәм, гомумән, булырмы — бүгенге хәл-шартларда моңа өметләнү тылсымга ышану кебегрәк...
Ә менә икътисади көрчек нәтиҗәләрен һәм казнага йөкләнешне җиңеләйтү максатында дәүләт бурычларын һәм бюджет чыгымнарын киметү — монысы чынбарлык. Югарыда без бу җәһәттән ана капиталын һәм пенсияләр түләүгә бәйле агымдагы елга үзенчәлекләргә генә тукталып үттек. Һәм, аңлашылуынча, бюджет чыгымнарын киметүгә юнәлтелгән әлеге карарлар тәүге карлыгачлар гына. Һәрхәлдә, узган атнада ил Хөкүмәтендә финанс-икътисад мәсьәләләре буенча үткән киңәшмәдә Премьер-министр Дмитрий Медведев чыгымнарны яңадан карау зарурлыгын сызык өстенә алды.
— Федераль бюджет нефтьнең барреле 50 доллар исәбеннән салынды. Бюджет проекты эшләнгәндә бу чынбарлыкка туры килә иде. Әмма, күренүенчә, хәл-шартлар үзгәрде һәм хәзер безгә аларга ярашлы эшне җайга салырга кирәк, — диде киңәшмәдәге чыгышында Дмитрий Медведев. Бу җәһәттән билгеләнгән күпсанлы чаралар арасында Хөкүмәт Премьер-министры дәүләт чыгымнарын кыскарту зарурлыгын да атады.
— Бюджетның керем өлешен арттыру юнәлешендә эшләргә һәм шуңа карап чыгымнарга ачыклык кертергә кирәк. Биредә, әлбәттә, катлаулы бюджет шартларында да социаль йөкләмәләрнең үтәлешен тәэмин итү өчен, тәү чиратта акланмаган чыгымнарны кыскарту турында сүз бара. Без кайсы өлкәләрдә чыгымнарны кыскартырга мөмкин булуын (һәм хәзер элекке кебек исем өчен генә түгел — чынбарлыкта), нинди проектлардан баш тартырга, ә кайсыларын кичектереп торырга тиешлегебезне ачыклаячакбыз. Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле, мин барлык министрлык һәм ведомстволарга да дәүләт аппараты чыгымнарын һәм хезмәткәрләр санын кыскарту буенча тәкъдимнәр әзерләргә куштым, — диде атап әйткәндә, Дмитрий Медведев.
Бу нәрсәне аңлата? Тарихи чынбарлык күрсәтүенчә, безнең илдә дәүләт аппараты, чиновниклар санын кыскарту башлангычы еш кына ни өчендер барлык тармакларда да хезмәткәрләр санын кыскарту белән билгеләнә. Дәүләт аппараты чыгымнарын киметү исә властьтан бик ерак торучылар кесәсендә дә шул ук дәрәҗәдә чагылыш таба. Бу юлы да башкача булмастыр, кебек. Һәрхәлдә, дөньякүләм вәзгыятьне һәм финанс көрчекнең дәвам итүен исәпкә алып, һәркайсыбыз катлаулы икътисади хәл-шартларда очын-очка ялгарга, югалып калмаска әзер булырга тиешбез.
Бер нәрсә генә күңелне шатландыра: үзләренең фаразларында иң кырыс аналитиклар һәм экспертлар да 2016 ел ахырына Русия икътисадының акрынлап үсеш баскычына чыгачагын, 2017 ел исә инде сизелерлек җиңелрәк булачагын билгели. Димәк, сынмаска, башны түбән имәскә һәм шушы үсешне якынайтуга үзебезгә дә бербөтен булып лаеклы өлеш кертергә кирәк. Ихтимал, шул очракта икътисади көрчекнең нәтиҗәләре эмоциональ яктан да, матди яктан да җиңелрәк үтәр.