19 гыйнварда үткән Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумы утырышында Дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитет рәисе урынбасары Рамил Хәкимов эшче төркемнең эш йомгаклары белән таныштырды.
— Кырмыскалы районында булган вакыйга коллекторлык оешмалары эшчәнлегенең чын йөзен ачып бирә. Оешманың эшчәнлеге шуннан гыйбарәт: алар бурычлы кешегә телефоннан шалтырата, смс-хәбәр яисә хат җибәрә, аның өенә бара. Шул ук вакытта коллекторлар бурычлыларга карата чамадан тыш катылык күрсәтә: төнлә шалтырата, яный, куркыта. Еш кына коллекторлар бурычлы кешенең туганнарын һәм якыннарын эзәрлекли башлый, аның эшләгән урынындагы җитәкчесенә һәм хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итә. Шул рәвешле алар гражданнарның физик, психологик һәм рухи сәламәтлегенә зыян сала, — диде Рамил Хәкимов. — Судка кадәрге бурычларны кайтару психологик һәм физик басымсыз башкарылырга тиеш. Законда каралганча, кулланучыларның кредит килешүләре буенча бурычларны кайтару буенча чара “Кулланучылар кредиты (займы) турында” Федераль законның 15нче статьясы нигезендә башкарыла. Бу статьяга ярашлы, бурычны кредит бирүче үзе кайтара яисә моны башкару өчен коллекторлык оешмасы белән агентлык килешүе төзи.
Эшче төркем җитәкчесе сүзләренә караганда, бүген Башкортстанда 40ка якын коллекторлык агентлыгы эшләп килә. Ихтыяҗ тәкъдимне тудыра, диләр. Республикада агентлыклар саны арта бара. Башкортстан кредит һәм финанс оешмалары ассоциациясе мәгълүматларына караганда, үткән елның гыйнвар-октябрендә физик берәмлекләрнең бурычы 34,2 процентка арткан.
— Эшче төркем тикшерү үткәргәндә коллекторлар агентлыкларының, кулланучылар кредитларыннан тыш, коммуналь хезмәтләргә түләүләр буенча бурычларны кайтарудагы эшчәнлеге дә ачыкланды. Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешма җитәкчеләре, коллекторлык агентлыклары белән килешү төзеп, аларга коммуналь хезмәтләр өчен бурычлы фатир хуҗаларының шәхси мәгълүматларын биргәннәр. Идарә итүче компанияләр һәм Уфа шәһәренең Бердәм исәп-касса үзәгенең (ЕРКЦ) “Шәхси мәгълүматлар турында” Федераль законны бозу фактын республика Прокуратурасы тикшерә, — диде Рамил Әмир улы. – Эшче төркем шуны ачыклады: коллекторлык агентлыклары эшчәнлеге лицензияләнми, аккредитация үтми, хезмәте стандартлаштырылмый. Бер сүз белән әйткәндә, дәүләт тарафыннан коллекторлар агентлыклары эшчәнлеге контрольдә тотылмый. Федераль дәрәҗәдә коллекторларның эшчәнлеген көйләүче, аларның хокукый статусын һәм җаваплылыгын билгеләүче закон кабул ителмәгән.
Парламентның эшче төркеме микрофинанслау оешмалары эшчәнлеген дә тикшергән. Бу төр эшчәнлек “Микрофинанслау эшчәнлеге һәм микрофинанслау оешмалары турында” Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла. Аңа ярашлы, микрофинанслау оешмасы – юридик берәмлек, ул 1 миллион сумга кадәр микрозайм бирә ала. Федераль законга ярашлы, Русия Үзәк банкы микрофинанслау оешмалары эшчәнлеген көйләүче һәм контрольдә тотучы булып тора.
Русия Гражданлык кодексына ярашлы, микрофинанслау оешмасы микрозаймның килешү буенча процентын үзаллы билгели. Моңардан кредит бирүче “акча капчыклары” бик оста файдалана — микрозаймнарның еллык процент ставкасы 600-900 процентка җитә! Кеше, тиз арада кайтарып бирәм, дип, 10-20 мең сум ала да, ниндидер сәбәпләр белән бурычын вакытында каплый алмый һәм муеннан бурычка бата.
Башкортстан Милли банкы мәгълүматларына караганда, узган елның ноябренә республикада 96 микрофинанслау оешмасы һәм аларның 413 бүлекчәсе теркәлгән. Узган елның 9 аенда республика территориясендә теркәлгән микрофинанслау оешмалары халыкка 2 миллиард сумлык займ биргән.
Прокурор тикшерүе вакытында кулланучылар займын биргәндә бик күп җитешсезлекләр ачыкланган.
Республика финанс базарында Русия Банкы реестрына кертелмәгән законнан тыш кредит бирүчеләр дә күп. Русия Банкы реестрыннан чыгарылган яисә үзе чыккан, ләкин эшләвен дәвам итүче микрофинанслау оешмалары да байтак.
Шул ук вакытта Русия Банкына финанс оешмалары реестрына кертелмәгән юридик берәмлекләрне контрольдә тоту һәм тикшерү, чара күрү вәкаләтләре бирелмәгән. Мондый хокук бозулар белән хокук саклау органнары шөгыльләнә. Ләкин микрофинанслау оешмаларын җаваплылыкка тарттыру мөмкин түгел. Микрофинанслау эшчәнлеге белән шөгыльләнү өчен лицензия таләп ителмәгәч, шул рәвешле ул җинаять булып исәпләнми.
— Коллекторлык агентлыкларының эшчәнлеген көйләүче федераль закон кабул итәргә кирәк. Анда бурычлы кеше һәм бурычны таләп итүче арасындагы мөгамәлә принциплары анык билгеләнергә, аларны бозган өчен коллекторлык агентлыгы хезмәткәренең җаваплылыгы язылырга тиеш. Узган елның 29 декабрендә Русия Президенты кул куйган 407 санлы федераль законга ярашлы, микрофинанслау оешмалары микрофинанс һәм микрокредит компанияләренә бүленә, аларны тикшерү буенча ике дәрәҗәле күзәтчелек системасы кертелә. Эшче төркем, федераль законга төзәтмәләр кертеп, микрофинанслау эш-чәнлеген алып баруны мотлак лицензияләргә кирәк, дип исәпли. Бу турыда закон проекты әзерләнде, ул февральдә Дәүләт җыелышы-Корылтайга тәкъдим ителәчәк, — диде Рамил Хәкимов.
Шул ук вакытта
Башкортстан Прокуратурасы хәбәр итүенчә, Уфаның Совет районы суды 31 яшьлек коллекторлык агентлыгы җитәкчесен сынау срогы һәм күрсәтелгән чыгымны кайтару шарты белән 4 елга шартлы рәвештә иркеннән мәхрүм иткән. Агентлык “Энерго-Мастер” җәмгыятенә “Нефтегазстройремонт” җәмгыятеннән бурычын кайтару буенча хезмәт күрсәткән. 2013 елның маенда агентлык директоры нефть-газ комплексы предприятиесеннән бурычны кайтару исәбенә “Мерседес-Бенц” автомобилен алган, “Энерго-Мастер”га бу хакта белдермәгән. Коллектор 600 мең сумлык ялган квитанция биргән, ә үзе машинаны әтисе исеменә яздырган, аннары шушындый ук икенче автомобильгә алмаштырган.