+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 февраль 2016, 02:00

Көтәргә теләмәсәң... кредит ал

Күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерүдә тагын нинди үзгәрешләр көтелә?

Бүген искергән күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең һәммәсен дә берләштерүче мәсьәлә бар, аларның барысы да үзенең йортында капиталь төзекләндерүнең кайчан үтәчәге белән кызыксына. Моңа һич аптырыйсы юк, чөнки акчаны айныкын айга түләп барырга кирәк. Ә менә төзекләндерү эшләренең кайчан башланачагын беркем дә төгәл әйтә алмый. Ун, унбиш ел үтәргә мөмкин. Димәк, бүген 80-90 яшьтәгеләр төзекләндерү эшләрен күрә алмаячак.

Халыкны борчыган мәсьәлә төбәк власте игътибарыннан да читтә калмый. Күптән түгел Дәүләт җыелышы-Корылтайда “2015 елда күпкатлы йортларда капиталь төзекләндерү йомгаклары һәм 2016 елга капиталь төзекләндерүнең кыска вакытка планы” темасына онлайн-киңәшмә үтте. Ул “Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан күпкатлы йортлардагы гомумйорт милкенә капиталь төзекләндерүне оештыру һәм үткәрү буенча киләчәктә Башкортстан Республикасында законнарны камилләштерү һәм гамәлгә ашыру турында” мәсьәләсе буенча парламент тыңлауларына әзерлек кысасында үтте. Киңәшмәне туры эфирда шәһәр һәм районнарда күпкатлы йортларны төзекләндерү өчен җаваплы кешеләр, предприятиеләр, иҗтимагый оешма вәкилләре дә карый алды. Чара вакытында торак хуҗаларыннан килгән сорауларга җаваплар да яңгырады.


– Бүген фикер алышасы мәсьәлә төбәктә бик күп гаиләләрне борчый, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш буенча комитеты рәисе Елена Родина. – Быел республикада күпкатлы 1063 йортны капиталь төзекләндерү күздә тотыла. Берничә мәсьәләне хәл итү мөһим. Шуларның берсе – гражданнарны капиталь төзекләндерү турында мәгълүмат белән тәэмин итү. Социаль сорау алулар нәтиҗәләре буенча, илдә капиталь төзекләндерү өчен ай саен түләп баручылар да эшләрнең кайчан башланасын белми. Тикшеренүләр 53 процент халыкның нәрсә өчен акча түләгәнен һәм үз йортларының капиталь төзекләндерү планын белмәвен ачык күрсәткән. Бу хакта төгәл мәгълү­матны алу урыны да бик азларга гына мәгълүм. Димәк, киләчәктә халыкка мәгълүмат җиткерүне тагын да камил­ләштерү мөһим. Бүген шушы һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышачакбыз.

Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев тармакта көтеләсе үзгәрешләр белән уртаклашты. Мәгълүм булуынча, кайбер йортларда яшәүче фатир хуҗалары капиталь төзекләндерүне үз көчләре белән башкара. Бу максат белән акча банктагы махсус исәпкә җыела. Аңлашыла, тиешле сумма 5-10 елда гына тупланачак. Шушы чорда акчаны инфляция “ашарга” мөмкин. Бу күренешкә чик кую максатында, торак хуҗаларының акчаларын депозит исәпләрендә саклау күздә тотыла. Депозит исәпләренең процент ставкалары Русия банкла­рының базар ставкалары белән тиң булачак. Мондый үзгәрешләр махсус исәпкә акча җыючыларны арттырырга мөмкин. Тупланган акчалар­ның дәүләт тарафыннан саклау һәм яклау табуы игътибарга лаек. Ди­мәк, күпкатлы йортларны төзекләндерүдә өзеклек булмаячак.

Мәгълүм булуынча, күпчелек фатир хуҗалары капиталь төзекләндерүне бүген һәм хәзер башкаруны таләп итә. Бу максатка ирешү мөмкин түгел, чөнки акчалар ун, унбиш, хәтта егерме ел җыелырга мөмкин. Киләчәктә тәвәккәл фатир хуҗалары максатына ирешә ала­чак. Капиталь төзекләндерү эш­ләрен башкару өчен ташламалы шартларда кредит тәкъдим ителәчәк. Кредит процентын өлешчә, яки тулысынча дәү-ләт каплаячак. Димәк, башта йортны төзекләндереп, акчасын шуннан соң түләргә дә мөмкин булачак. Әлбәттә, мондый фикергә фатир хуҗалары гомум җыелышта килергә тиеш. Төзек­ләндерү эшләренә депутатлар, җәм­гыять контроле югары дәрәҗәдә калачак.

Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Альфред Зиннәтуллин үткән елда күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү нәтиҗәләре турында сөйләде. Былтыр 948 йортны төзекләндерү планлаштырылган булган, ә гамәлдә 1012 йорт төзекләндерелгән. Башка күрсәткечләр дә 2014 елныкыннан күпкә югары. Димәк, төбәктә күпкатлы йортларны төзекләндерү оешкан төстә бара, дияргә тулы нигез бар.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Владимир Нагорный, Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе Илдар Шәфыйков һәм башкалар да фикер­ләре белән уртаклашты.

Бер сорау да җавапсыз калмады. Әйтик, кайбер йортларда яшәүчеләр төзек түбәне яңага алыштыру белән канәгать түгел. Чөнки шул ук вакытта йортта торбалар тишек булырга мөмкин. Мондый хәлне төзекләндерүче оешмалар игътибарга алырга һәм иң беренче чиратта көн кадагына суккан мәсьәләне хәл итәргә бурычлы.

Күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү дәвам итә. Бәхәсләр кимемәсә дә, телгә алырдай нәтиҗәләр дә бар. Иң мөһиме – халык әлеге эшнең анык нәтиҗәләрен күрә башлады. Власть вәкилләренең торак хуҗа­ларының кисәтүләренә, тәкъдим­нәренә колак салып эш итүе дә игътибарга лаек. Бу фикерне бик күп сорауларга ачыклык керткән киңәшмә дә дәлилли.
Читайте нас: