– Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, Башкортстанда җиңел автомобильләрдә пассажирлар ташу белән 68 мең кеше шөгыльләнә, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитеты рәисе Елена Родина. – Шул ук вакытта, аларның 9780енең генә халыкны хезмәтләндерергә рөхсәт бирүче документлары бар. Гомумән, такси хезмәтендәге акча әйләнеше 12 миллиард сум тәшкил итә. Аларның дүрттән бере – легаль булмаган керем. Бу очракта бюджетка шактый акча кермәве ачык күренә. Пассажирларны закон бозып ташучылар санын киметергә кайбер чикләүләрне алу да ярдәм итә. Мондый киртәләргә такси машиналарының мотлак бер төстә булуы таләбе дә керә.
Мәгълүм булуынча, 2014 елда пассажирлар ташуга тәгаенләнгән җиңел автомобильләр мотлак сары төстә булырга тиеш иде. Мондый чикләү, беренче чиратта, Уфага, төбәккә килүче кунаклар ихтыяҗын күздә тотып кертелде. Янәсе, башкалага беренче тапкыр килгән чит ил кунагы сары таксины әллә каян шәйләп алачак. Беренче карашка, мондый шартның үтәлүеннән төбәк икътисады ота. Турист таксины тиз арада эзләп табып, тиешле урынга яшен тизлегендә барып җитә. Шул ук вакытта, сары төс такси хезмәтен оештыручыларга мәшәкать өстәде. Чөнки бер җиңел машинаны сарыга буяту өчен 50 мең сум таләп ителде. Димәк, ун машинага – 500 мең, егермегә – 1 миллион сум кирәк булды. Акчадан башка, тагын бер киртә бар. Водитель машинаны кредитка алса, аның документлары банкта залог буларак кала. Нәтиҗәдә, кредитны түләп бетермичә, машинаны буятырга, аның төсен үзгәртергә ярамый. Бу очракта таксист булып эшләргә теләүче закон бозарга мәҗбүр була. Республика буенча транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ике ел элек нибары 266 таксист хезмәтләндерү рөхсәте алган. Былтыр, сары төс янына ак һәм кара төсләр дә өстәлгәч, мөрәҗәгатьләр 70 процентка арткан. Рөхсәт бирелгән 996 машинаның 312се сары булса, 684е – кара һәм ак төсләрдә. Статистика төс буенча чикләүләрнең эшкуарлык үсешенә комачаулавын ачык күрсәтә.
– Кулланучыларга таксиның төсе мөһим түгел, – диде Эшкуарларны яклау фонды җитәкчесе Денис Мусин. – Килешергә кирәк, бүген беркем дә урамда такси эзләми. Телефон, интернет аша чакыртабыз. СМС хәбәрдә машинаның төсе, номеры күрсәтелә. Шуңа күрә такси машиналарының төсе турындагы бәхәскә нокта куярга вакыттыр. Ә менә рөхсәтсез, салым түләмичә пассажирлар ташучылар мәсьәләсе игътибар таләп итә.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар легаль булмаган таксистлар белән көрәшүнең төрле юлларын тәкъдим итте.
Гамәлгә ашмастайлары да, чынбарлыкка якынраклары да яңгырады. Кайберәүләр таксист булып эшләргә рөхсәт алу өчен елга бер тапкыр 10-15 мең сум акча түләтүне хуплады. Бу тәкъдим тормышка ашмастай түгел. Һәр закон бозучыны тотып булмый. Ә менә, елга бер салым түләп, теләгәнчә акча эшләү тәкъдиме җәлеп итәргә мөмкин.
Хәвефсезлек турында да онытырга ярамый. Бүген генә таксист һөнәрен үзләштерүчегә утырып китү, балаларның язмышын ышанып тапшыру гадәти күренешкә әверелде. Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, былтыр дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 3151 җиңел автомобильле таксистның юл кагыйдәсе бозуын ачыклаган. Шуларның унысы руль артына эчкән килеш утырган һәм алтысы каршы як юлга чыккан. Аңлашыла, рәсми теркәлгән такси хезмәтендә мондый хәлләргә чик кую өчен чаралар күрелә. Транспорт чарасының төзеклеге дә даими контрольдә. Ә менә вакытлыча акча эшләү теләге белән руль артына утыручыларны беркем дә контрольдә тотмый. Шуңа күрә, кыйммәтрәк булса да, рөхсәт алып эшләүче такси хезмәтеннән файдалану хәерле.
“Түгәрәк өстәл”дә такси хезмәтләрен оештыручылар да катнашты. Алар мондый сөйләшүне радиодан туры эфирда алып барырга тәкъдим итте. Мөгаен, бу киңәшкә киләчәктә колак салыныр һәм төбәктә такси хезмәтен үстерүгә комачаулаган киртәләр дә алыныр. Ни дисәң дә, халык фикере игътибарга алынып чыгарылган закон гына гадел һәм озын гомерле була.