+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 март 2016, 02:00

Европа базарына юл

Октябрьскийның “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы аны дөньякүләм билгеле Майндагы Франкфурт Халыкара күргәзмәсендә ачты.

Башкортстанда үткән ШОС һәм БРИКС илләре саммитлары, аннары бу төбәк-ләрнең кече һәм урта малтабарлык субъектлары катнашлыгында Уфада оештырылган форум республи­каның тышкы икътисади бәйләнеш­ләрен үстерүгә ныклы этәр­геч бирде. Шул ук вакытта, Русиягә карата икътисади санкцияләр көчәйгән мәлдә башка төбәкләр, шул исәптән Көнбатыш Европа илләре белән эшлекле икътисади мө-нә­сәбәтләр урнаштыруны да күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында да шул хакта бил­геләп үтте. Әлеге юнәлеш­тәге эшчәнлектә отышлы юл­лар­ның берсе булып Башкортстан пред­прия­тиеләре товарларын Көнбатыш базарына тәкъдим итү максатында халыкара күргәзмә, ярминкә­ләрдә катнашу тора. Әй­тер­гә кирәк, Октябрьский шәһәренең “Альтернатива” пластмасса эшләнмә­ләре заводы җәмгыятендә бу ысул күптән нәтиҗәле кулланыла. Үз продукциясен таныту юнә­лешен­дә актив эшләп, “Альтернатива” халык куллануы товарлары буенча Русиядә оештырылган халыкара статустагы бер генә чарадан да чит­тә калмый. Баш­корт­станның пласт­массадан көнкүреш әй­бер­ләре җитеш­терү буенча әйдәүче предприятиесе, Русия­нең бу өлкәдә­ге 6 төрдәш фирмасы белән берлектә февраль­дә Герма­ния­нең Майндагы Франкфурт шәһәрендә үткән халыкара күргәзмәдә катнашып, зур уңыш яулады. Әлеге мәртәбә­ле чараның нәтиҗәләре турында “Альтернатива” җәм­гыя­те җитәк­чесе Раил Фәхретдинов түбәндәгеләрне җиткерде.

– Рәсми рәвештә Халыкара күргәзмә “Интерьер, декор предметлары һәм йорт кирәк-яраклары дизайны. Ambiente-2016” дип атала. Исеменнән үк аңла­шылуынча, анда халык куллануы товарлары өстенлек­ле урын алып тора. Әйткәндәй, әлеге төр товарлар буенча дөнья күләмен-дә киң масштаблы янә ике халыкара күргәзмә билгеле. Болар – Кытайның Гуанчжоу шәһәрен-дәге һәм АКШның Иллинойс штатындагы шулай ук ел дәвамында үткәрелүче күргәзмәләр. Әмма катнашучы илләр саны буенча планетада Франкфурт күргәз­мәсенә тиңнәр юк, бу турыда алда сүз булачак әле.

Гомумән, савыт-саба һәм хуҗалык товарлары җитеште­рүчеләр арасында бу күргәзмә­нең абруе искиткеч зур, анда катнашу олы мәртәбә санала, чөнки Европа илләрендә продукцияне отышлы шартларда сату, бу юнәлештә яңа партнер­лар табу өчен гаять зур мөм­кинлекләр нәкъ менә биредә ачыла. Беренче тапкыр 1990 елда эшли башлаган Майндагы Франкфурт күргәз­мәсе моңар­чы ике елга бер тапкыр оештырыла иде, ләкин, икътисади шартларны һәм катнашырга теләү­челәрнең күп­леген исәпкә алып, соңгы чорда аны ел саен үткәрә башладылар. Ул, гадәт­тә, февраль уртасына билге­лә­нә.

Сүз дә юк, Франкфурт күр­гәзмәсенә эләгү, анда това­рыңны күрсәтү хокукы алу җиңелдән түгел, чөнки чараны оештыру­чыларның таләпләре каты, шартлары зур. Беренче чиратта, күргәзмәгә куелучы экспонат берничә ел дәвамында иң яхшы сыйфатлы товар статусында булырга тиеш. Аны инде халыкара экспертлар җентекле тикшерүләр барышында ачыклый, шуның анык нәтиҗәсе буларак, һәр төр товарга сертификат бире­лә. Әйтик, “Альтернатива”­да өч мең төргә якын товар җи­теш­терелә. Аларның һәр­ка­й­сына сыйфат күрсәткечләре буенча аерым тикшерү таләп ителә. Бу гаять зур вакытны ала торган процедура. Аннары, тикшерүләр бушлай эшләнми. Әмма бу очракта вакыт кыйм­мәтрәк. Моны шуңардан чыгып әйтәм: 2015 елдагы күргәз­мәдә катнашу өчен әзерлекне бер ел алдан башлаган идек. Кызганычка каршы, аерым төр товарларга сертификат алалмау сәбәпле, “Ambiente-2015” күр­гәз­мәсендә өлешләтә генә чыгыш ясый алдык. Соңыннан әзерлек барышында Русия предприятие­сенә берникадәр дәрәҗәдә киртәләр куелуы да ачыкланды. Ни генә димә, Көнбатышта бе­з­нең ил җи­тештерүчесен колач җәеп көтеп тормыйлар, санкция­ләр дә үз эшен эшли.

Әлеге каршылыклар белән быел да очрашырга туры килде, әлбәттә. Шуңа карамастан, куелган шартларны һәм та­ләпләрне тулысынча үтәп, “Аль­тернатива” абруйлы күргәз­мәдә катнашу хокукы алды. Шуны да билгелисе килә, предприятие генә түгел, бу Башкортстан өчен дә зур казаныш саналырга хаклы. Берен­чедән, “Альтернатива” товарлары Европа дәрәҗәсен­дәге таләпләр­не (ә алар, әйткәнемчә, шактый катгый) үтеп, югары сыйфатлы икән­леген, ягъни дөньякүләм стандартларга туры килүен янә бер кат раслый алды. Бу “Альтернатива”ның сыйфат өчен көрәштә дөрес юнәлештә баруын да дәлилли. Икенчедән, республиканы ил, дөнья кү­ләмендә таныта алуыбызга шатбыз. Герма­ниядәге халыкара күргәзмәдә катнашу өчен Русиянең көнкү­реш әйберләре чыгаручы 10 предприятие­сен­нән заявка бирелеп, шу­ларның алтысы гына бу хокукны алды. Алар, нигездә, Мәс­кәүдән, шулай ук илнең эре сәнәгать үзәкләреннән. Баш­корт­станның Октябрьский шәһәре предприя­тиесенең Европаның пластмасса эшлән­мәләре базарына ныклы адым ясавы коллегалар өчен көтел­мә­гән яңалык булгандыр, әлбәттә.

“Ambiente-2016” халыкара күргәзмәсе масштабын җен­теклерәк күзаллау өчен кайбер саннар китерү урынлы булыр. Анда дөньяның 96 иленнән күргәзмәгә үзенең товарларын куйган 4387 җитештерүче предприятие һәм фирма катнашты. Шунысы игътибарга лаек, экспонентлар арасында күпче­лекне Германия, Франция, Италия, Кытай, Төркиянең йорт интерьеры, хуҗалык һәм көн­күреш товарлары җитеш­терүче күренекле компания­ләре тәш­кил итте. Бел­гечләр әйтүенчә, әлеге саннар 2015 ел белән чагыштырганда берникадәр кайтышрак. Монысы инде, бер­дән, дөнья­күләм икътисади өзеклек, икен­чедән, Европаны качкыннар басу белән дә аңлатыла.

“Альтернатива” товарлары экспозициясе җыйнак кына урында урнашса да, күргәзмәгә килүчеләрне ныклап җәлеп итә алды, дигән фикердәбез. Бу җәһәттән шуны билгеләп үтик: халыкара дәрәҗәдәге күргәз­мәдә экспозиция белән гадәти танышучылардан бигрәк, товар белән һөнәри күзлектән кызыксынучы клиентлар аерым әһәмияткә ия. “Альтернатива” залында алар­ның һәр икесенә дә кытлык булмады. Соңыннан ачыклануынча, биш көн дәва­мында “Ambiente-2016” күргәз­мәсен тоташ алганда дөньяның 161 иленнән 134 мең­нән артык кеше караган, шулар­ның яртысы — Герма­ниядән. Шул ук вакытта, элекке СССР илләре — хәзерге Балтыйк буе дәүләтләреннән, Польша, Чехия, Словакиядән килүчеләр бихисап иде. Моны ачыклау кыен булмады, чөнки урыс телендә сөй­ләшүне ишетеп, күпләр без­нең павильонга ашыкты. Хәзер Русия төбәк­ләрендә дә Герма­ниядәге киң билгеле күргәзмәдә катнашырлык көнкүреш әйбер­ләре чыгарылуына шаккатып, кемнәр­дер безнең уңышка ихлас шатланды, әлбәттә. Гомумән, товарларны тәкъдим итү, чын мәгънә­сендә, ихлас аралашу шартларында барды. Мәсәлән, безнең экспозициядә Украинадан, шулай ук Төркиядән эшлекле даирә вәкилләре дә, гади сатып алучылар да күпләп булды. Әңгәмә барышында сәясәт, АКШның Русиягә санкциясе темалары кузгатылса да, сүз, аңлашылуынча, халык мәнфә­гатьләрен оныткан, малтабарлар эшчәнлегенә аяк чалучы сәясмәннәрне тиргәү белән тәмамланды. Монысы — күр­гәз­мәдә туган шәхси тәэс­сорат­лар. Ә эшлекле нәтиҗә­ләргә килгәндә, алар без көткән дәрә­җәдән дә артып китте. Мәсәлән, “Альтернатива” экспо­зиция­сендә эшлекле һөнәри кызыксыну максатында 250 партнер булуы теркәлгән. Малтабарлар телендә монысы инде “визиткалар алмашу”, дип атала, димәк, “Альтернатива” товарларына шул ук сандагы булачак клиент ныклап игътибар ит­те, дигән сүз. Әйткәндәй, күр­гәзмәнең бу юнәлештә бай тәҗрибә туплаган экспертлары билгеләвенчә, икътисади форумда беренче тапкыр катнашуны исәпкә алганда, “Альтернатива” өчен бу үзе генә дә гаять уңыш саналырга хаклы.

Күргәзмә барышында без халык куллануы товарлары җитеш­терүдә дөньякүләм тен­денцияләрне өйрәнүне дә максат итеп куйган идек. Бу җәһәт­тән “Альтернатива” пласт­масса эш­ләнмәләре чыгаруда заманча технология­ләрне нәтиҗәле файдалана, әлбәттә. Ләкин камил-ләшүнең чиге юк, алдынгы техно­ло­гияләр киләчәк уңышның нигезе булып тора.

Шуңа игътибар иттек: Европадагы, атап әйткәндә, Италия­дәге көндәшләребезнең көнк­ү­реш товарларында өстен­лек гадәти һәм бертөрле караңгы төсләргә бирелә. Ә безнең эш­лән­мәләрдә, мәсә­лән, декор ысулы кулланылган шүрлек, этажерка, тумбочкаларда якты төс­ләр балкый. Әйткәндәй, соңын­нан нәкъ шушы ачык төсләрнең сатып алучыларны күпләп җәлеп итүе дә ачыкланды.

Янә бер ачыш: соңгы елларда “Альтернатива”да үрү алымында эшләнгән продукция чыгаруга юнәлеш алынган иде. Хәзерге вакытта бездә аңа их­тыяҗ бигрәк тә зур. Бу җәһәттән Европада да безнең ышаныч акланды. Үрү алымы кулланылган йорт җиһазлары биредә дә күпләрне кызыксындыра.

Берничә ел элек “Альтернатива”да балалар өчен йорт-көнкүреш җиһазлары җитеш­терү җайга салынды. “Уолт-Дисней” персонажлары рәсем­нәре урнаштырылган ике төстәге декор ысулында чыгарылган товарлар үзенә җәлеп итә. Бу юнәлеш Европа кулланучыларына да бик охшады. Гомумән, “Альтернатива”да пластмасса эшләнмәләре чыгаруда хәзерге вакытта кулланылучы технологияләр дә үзенең өстенлеген күрсәтте. Мәсәлән, бездә ак төстәге товарлар күп. Әмма, Европадагы кайбер көндәшләрдән аермалы буларак, “Альтернатива”да ак төсне булдыру өчен техно­логиягә сәламәтлек өчен зыянлы компонентлар кертелми. Хәвефсезлек күрсәткечен алгы планга куйган Европа кулланучысына монысы аеруча мөһим икән.

Гомумән, Франкфурттагы халыкара күргәзмә “Альтер­на­тива”ның алдагы үсешенә көчле этәргеч булачак. Без, иң беренче чиратта, Көнбатыш­ның пластмасса эшләнмәләре базарында ышанычлы партнер-арадашчылар таптык, алар белән контрактлар төзелде. Биредә урнашкан тәртип буенча, “Альтернатива” продукциясен сату белән нәкъ менә Европаның арадашчы фирмалары шөгыльләнәчәк. Без дә зур гына керемгә исәп тотабыз, әлбәттә, монысы соңгы вакытта валюталар курсы үсүенә бәйле.

Гомумән, үсешкә исәп тоткан предприятие аерым кысалардагы күнегелгән эшчән­лек белән генә чикләнә алмый. Әлеге максатта продукцияне сату өчен ышанычлы партнерлар булдыру таләп ителә. Мәсәлән, үткән елның апре­лендә “Альтернатива”ның Берләшкән Милләтләр Оешмасы белән ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлегенә нигез салынды. БМОның Качаклар буенча Верховный комиссары идарәсенең Русиядәге вәкиле Баис Вак-Войи әфәнде предприятиегә килеп, аның эшчәнлеге, җитештерү мөмкин­лекләре белән танышты. Моның сере шунда – без гадәт­тән тыш хәлләргә тарыган төбәк-ләрне пластмасса савыт-саба тупланмалары әзерләү мөмкин­легенә ия. Хәзер бу юнәлештәге эшчәнлек килешү төзү дәрәҗә­сенә җитте, атап әйткәндә, бер дистәгә якын пластмасса савыт-сабадан торган 500 данә тупланма БМО­ның Косоводагы вәкил­легенә җибәрү өчен әзер­ләнә. Дәрә­җәле оешма вәкил­ләре белән килешүгә тиз арада кул куелыр, дип ышанам. Димәк, “Альтернатива”да җитештерү күләмнәре янә дә артачак. Ә бу инде заводта яңа мәйдан­чыклар ачылып, яңа эш урыннары булдыру, дигән сүз. Шулай итеп, “Альтернатива”ның дөнья базарына да чыгуы өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.
Читайте нас: