Соңгы елларда Башкортстанда бизнес-инкубаторлар оештырыла башлады. Мондый оешмалар яшь эшкуарларга бизнес идеясен уйлап табудан гамәлгә ашыруга кадәр ярдәм күрсәтә. Инкубаторда чебешләр уңайлы шартларда канат ныгыткан кебек, бизнесменнар да үзаллы яшәргә өйрәтелә. Былтыр инфраструктур ярдәм кысасында Уфада һәм Башкортстанның өч шәһәрендә бизнес-инкубаторлар эшли башлаган. Нәтиҗәдә, 400гә якын яңа эш урыны булдырылган. Салават шәһәрендәге бизнес-инкубатор җәлеп ителгән акчаларның нәтиҗәле файдаланылуын акласа, Октябрьский шәһәрендәгесе чыгымлы булган.
Нинди генә шәп идеяң булса да, акчасыз эш башлап булмый. Бу мәсьәлә бүгенге көндә аеруча катлаулы. Икътисади кризис нәтиҗәсендә банклар кредит ставкаларын арттырды. Шуңа күрә, үз эшен ачарга, гамәлдәге бизнесын камилләштерергә теләүчеләр өчен акча табу мәсьәләсе баш бәласенә әверелде. Катлаулы икътисади хәлгә карамастан, бизнес вәкилләре ярдәмсез калмаган. Беркемнең дә поручитель буласы килми. Миллионнарча кредит алучы эшкуарларга бу мәсьәләне хәл итү аеруча авыр. Республикада бу мәсьәлә дә нәтиҗәле хәл ителгән. Былтыр Башкортстанда эшкуарларның кредит бурычлары буенча поручительлек тәкъдим итү фонды нәтиҗәле эшлә-гән. Атап әйткәндә, 200 миллион сумлык 19 поручительлек килешүе төзелгән.
Килешергә кирәк, кече бизнес вәкилләре зур күләмдә кредит алалмый. Беренчедән, матди хәле мөмкинлек бирми. Икенчедән, миллионнарча сум бурычын кайтарып бирү җиңел түгел. Өченчедән, акча да ул кадәр күп таләп ителмәскә мөмкин. Күп таләп ителмәсә дә, аны каяндыр табарга кирәк. Әлбәттә, бу мәсьәлә бары тик банкта гына нәтиҗәле хәл ителә. Анда да процентлар “тешләшергә” мөмкин. Бу җәһәттән, республикада кече бизнес вәкилләренең терәге бар. Былтыр микрофинанслау үзәге гомум күләме 307,8 миллион сум тәшкил иткән 400 микрозайм биргән. Бер микрозайм күләме уртача 765 мең сум тәшкил иткән. Төбәк эшкуарлары Лизинг фонды, Инвестиция башлангычларына ярдәм итү фонды аша да ташламалы шартларда ярдәм алган. Шул исәптән бер меңгә якын эшкуар кире түләнми торган грантлар һәм субсидияләр алган.
Күренүенчә, Башкортстанда кече һәм урта бизнес былтыр зур гына ярдәм алган. Ил, төбәк, урындагы бюджетлардан җәлеп ителгән акчалар нәтиҗә бирерме? Монысын вакыт күрсәтер. Быел бизнес вәкилләренә, башлыча, ташламалы кредитлар, инфраструктур һәм киңәш төрендә ярдәм күрсәтеләчәк. Алардан нәтиҗәле файдалану дәүләтнең, төбәк җитәкчелегенең түгел, эшкуарларның төп максатына әвереләчәк. Кыскасы, киләчәктә тырышлар, алга карап яшәүчеләр отачак. Ә менә моңа кадәр бары тик ярдәмгә өметләнеп кенә яшәүчеләргә көн күрү авырлашачак.