+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
7 апрель 2016, 02:00

Акчаны... Маркс “Капитал”ына ярашлы туздырганнар

Кыйгы районы хакимияте финанс законнарын үтәмәү аркасында бюджеттан бирелгән 360 миллион сумны нәтиҗәле файдаланмауга юл куйган.

Кыйгы районы — республикада табигать шартлары буенча гына түгел, икътисадны төрле юнәлештә үстерә алу мөмкинлекләре белән дә үзенчәлекле төбәкләрнең берсе. Урман хуҗалыгын, елкычылык тармагын, терлекчелекне, соңгы елларда туризмны үстерү буенча шартлар уңайлы. Электән үк биредә күмәк хуҗалыклар җитештерү белән мактана алмады. Аның каравы, районда төрле тармакларда урта һәм кече малтабарлыкны җанландырып, авылларны таралудан саклап калырга, халыкны эшле итәргә мөмкинлекләр зур. Республика казнасыннан да шушы һәм башка максатларга байтак акча бүленде. Кызганычка каршы, Кыйгы районының республика бюджетыннан бүленгән акчаларны нәтиҗәле файдаланмавы ачыкланды. Берничә көн элек республика Контроль-исәп палатасы коллегиясендә районга 2014-15 елларда бирелгән бюджетара трансфертларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле тотынылуы каралды. Тикшерү РФ Бюджет кодексы таләпләрен бозу “бәясе”нең 360 миллион сумга җиткәнлеген күрсәтте.

Контроль-исәп палатасы аудиторларының тикшерү нә­тиҗәләре район тормышын, икътисад сулышын һәм халык­ның эш белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителүен уч төбен­дәгедәй күрсәтә. Районның 2015 елдагы төп макроикъ­тисади күрсәткечләре 2011 елдагы белән чагыштыр­ганда шактый артка тәгәрәгән. Гомум товар җитештерү күлә­мендә авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм сәүдә пред­приятиеләре өлеше кимегән. Шушы вакыт эчендә 51 урта һәм кече малтабарлык берәм­леге эшчән­леген туктаткан. Гомум икътисадта кече малтабарлар өлеше 10 процент чамасы түбәнәйгән.

— Республиканың төньяк-көнчыгыш районнарын урта вакытка исәпләнгән комплекслы социаль-икътисади үсеш программасында каралган чаралар Кыйгы районы буенча 2014 елда — 50, былтыр 70 процентка гына үтәлгән, — диде аудитор Фирүзә Галиева. — Ә инде муниципаль Совет тарафыннан расланган программа буенча 600 миллион сум күләмендә финанс белән тәэмин ителгән 29 чара тормышка ашырылмаган.

Республиканың Икътисади үсеш министрлыгы әзерләгән мәгълүматлар районның социаль йөзен тагын да тулырак күз алдына китерергә ярдәм итә. Социаль-икътисади күрсәткечләре буенча 42 район рейтингында кыйгылылар 2014 елда 35нче урында булса, үткән елның 9 ае йомгаклары аларны 41нче урынга тө­шергән. Тикшерү нәтиҗәлә­реннән күренүенчә, җитеш­сезлекләр миллионнарча сумны югалтуга, алып җиткермәүгә һәм нәтиҗәле файдаланмауга китергән. Әмма аларны илдәге икътисади кризис яисә дөньякүләм санкцияләр белән бәйләп булмый. Җир һәм милекне файдаланудагы закон бозуларга да бары тик район хакимияте гаепле, дигән фикер туа.

Тикшерү барышында аудиторларны 1,5 мең гектарның “югалуы” да шаккатыра. Район әзерләгән мәгълүмат һәм “Росреестр”да теркәлгән авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җир мәйданнары күләме аермасы узган елда 1,5 мең гектарга җитә. Янә дә әлеге категориягә керүче 1,8 мең гектар бөтенләй файдаланылмыйча ята. Ә бит үсемлек­челек тармагында һәр гектар исәбеннән дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә. Димәк, хуҗасыз яткан 1,8 мең гектар өчен район 272 мең сумнан артыграк субсидия алып җиткермәгән дигән сүз. Аның каравы, җирдән файдалану хокукы булмаучылар да җиңел генә табыш алып ята. “Восход” агрофирмасында, мәсәлән, андый җирләр 200 гектарга җиткән. Закон бозучыларның “койрыгы”на хокук саклау органнары баскан икән, нәтиҗәсе булырына да ышанасы килә.

Республика һәм урындагы казна акчаларын максатлы тотынмаудагы финанс хилафлыклары 37 миллион сумнан арткан. Югары Кыйгы авылында суүткәргеч төзелеше буенча алты миллион сум “суга аккан”, ягъни башкарылмаган эш һәм кайтарып урнаштырылмаган җиһазлар өчен район хакимияте шулкадәр акчаны “бүләк иткән” булып чыга. Подрядчыдан әлеге сумманы юллап алу буенча Арбитраж суд карары булуга карамастан, бу акча еллык бухгалтерлык отчетында күрсәтелми.

Колмәт авылында яшәүчеләр дә табигый газ килүен күптән көтә. Әмма Контроль-исәп палатасы аудиторлары, кызганычка каршы, аларны шатландыра алмый. Газүткәргеч салуда закон бозулар 4 миллион сумга җиткән. Иң аянычлысы — авылга кайчан “зәңгәр ягулык” биреләчәген район хакимияте башлыгы Рәфыйк Харисов үзе дә әйтә алмый.

Ихтимал, районның үзәктән бик еракта һәм кара урманнар төбәгендә урнашуыннан усал нияттә файдаланып калырга теләүчеләр дә аз түгелдер. Шулай булмаса, район әһәмиятендәге юлларны төзекләндерү һәм тиешле тәртиптә тоту өчен бюджеттан бүленгән 500 мең сум акчаның әрәм-шәрәм ителүен ничек аңларга? Бер сүз белән әйткәндә, район җитәкчелеге башкарылмаган эш өчен шул-кадәр акча түләгән. Намус белән эшләп тә хезмәт хакын вакытында алалмаганнар бу хәлгә ничек битараф кала алсын?

Күптән түгел республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов муниципаль район һәм шәһәр округлары җитәкчеләре семинарында чыгыш ясаган иде. Рөстәм Зәки улы шәһәр һәм районнарда башлык­ларның тоташ яшә­ештәге хәлләр өчен җавап бирүче власть вәкиле булырга тиешлеген ассызыклады. Бигрәк тә авыл районнарында хакимият башлыкларының халык фикеренә игътибарлы булырга, аларның мәнфәгатьләрен хәстәрләп эшләргә тиешлеген билгеләде. Аеруча кече һәм урта малтабарлыкны үстерүгә, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтү зарурлыгына басым ясады.

Кыйгы районында әлеге катламга керүчеләр узган ел дәвамында илле өч кешегә кимегән. Урын­дагы бюджетка керем кимү, кешеләрнең эш­сез калуы, әлбәттә, проблема. Ә менә ни сәбәпле алар үз эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булган? Соңгы вакытта район үзәгендәге үзәк сәүдә базарын ябу да халыкта зур ризасызлык тудырган иде. Аудиторлар да бу фикерне ныгытты. Базарны ябуда район башлыгы гына гаепле, ди кыйгылылар. Аның каравы, Югары Кыйгы авылы читендә бер малтабарга зур ангар ачарга рөхсәт бирелә һәм элекке базар сәүдәгәрләре, ирексездән, шунда күчәргә мәҗбүр була.

— Шикаять язучыларның уникесенең дә исем-фамилияләре билгеле. Алар белән эш алып барыла. Фактлар дөрес түгел, — диде, әлеге мәсьә­ләгә ачыклык кертергә тырышып, коллегия утырышындагы чыгышында район хакимияте башлыгы Рәфыйк Харисов.

Мәгариф бүлеге эшчәнлегендә дә чыгымнарны нәтиҗәсез тотыну күләме 20 миллион сумнан арткан. Райондагы 19 гомуми белем бирү учреждениесе үз эшчәнлеген лицензиясез алып бара. Аларга бюджеттан акча бүленә. Әйткәндәй, телгә алынганнарның һәммәсендә дә янгын хәвефсез­легенә каршы таләпләр үтәлмәү сәбәпле, тиешле рөхсәт бирелмәгән. Лицензиясе булмаган мәктәпне тәмамлаучыларга тапшырылган аттестатлар белән теге яки бу уку йортына укырга керүдә каршылыклар тумасмы — монысы да сорау тудыра.

Гомумән, районда милек мөнәсәбәтләренә кагылышлы проблемалар җитәрлек. Әйтик, Түбән Кыйгы авылындагы мәктәп, Югары Кыйгыда балалар бакчасы муниципаль милеккә күчерелмәвенә карамастан, бюджеттан акча бүленгән. Балаларга караш никадәр хәстәрлекле булса да, бу очракта бюджет акчаларын максатлы тотынырга тиешлеген район җитәкчелеге истән чыгармаска тиеш иде. Хәстәрлек турында сүз алып барганда аудиторлар бернинди аклануга сәбәп калдырмаган фактны да китерә. Ятим балаларның торак шартларын яхшыртуга республика казнасыннан бирелгән 1,5 миллион сумны үзләштермичә кире кайтаралар. Чират җитүен көтүче 55 бала алдында район җитәкчелеге мондый ваемсызлыгын һәм җавап­сызлыгын ничек аңлатыр? Бу юнәлештә бөтенләй эш бармый дип булмый. Аудиторлар тикшерү барышында соңгы вакытта 6 ятим балага бирелгән торак шартларының ни дәрәҗәдә начар булуына үзләре шаһит: бүлмә эче тынчу, стеналар күгәргән, ишекләр бозланып каткан...

Җитәкчелек балалар турында бөтенләй дә “хәстәрлек” күрми дип уйларга ярамый. Федераль законга каршы килеп, “Маяк” балаларны савыктыру лагеренда капиталь ремонт эшләрен башкару өчен подрядчылар белән өч килешү төзелгән. Гомум бәясе — 1,5 миллион сум. Тик сере шунда — тигез көндәшлек шартларын тәэмин итүче сәүдә конкурсы үткәрелми.

Коллегия утырышында байтак хилафлыклар бәян ителде. Аларның күбесенә район хакимияте башлыгы Рәфыйк Харисов ачыклык кертергә, аңлатма бирергә тырышты. Әмма коллегиядә билгеләнүенчә, район җитәкчесенең төбәктә урта һәм кече малтабарлыкны үстерү, урындагы казнаны тулыландыру мәсьәләләре буенча фикерләре төпле булмады. Районга инвесторларның килергә теләмәү сәбәпләре дә ачык калды. Районда бизнес план-проектлары һәм зур янчыклы акчасы белән инвесторларның үзләре килүен көтәләр, дигән фикер калды.

— Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов район һәм шәһәр җитәкчеләре белән очрашуда, һәр төбәк үзенең керемен арттыруда урындагы халыкка, үз кешеләренә таянырга тиеш, дигән фикер белдерде. Райондагы бүгенге кризис, беренче чиратта, җитәкчелек эшчәнлегенә бәйле. Биредә перспектив үсеш планын җитдирәк әзерләү таләп ителә. Кешеләр сезгә ышанырга һәм сезнең арттан иярергә тиеш. Әлегә бу сизелми, — диде, утырышны йомгаклап, Контроль-исәп платасы рәисе Салават Харасов.

Тикшерү нәтиҗәләре тиешле органнарга тапшырылачак. Әлегә район хакимияте башлыгының очрашудан соң нинди нәтиҗә ясавы мәгълүм түгел. Шулай да аның, утырыш рәисенә мөрәҗәгать итеп, “Карл Марксның “Капитал”ын укыган булсагыз, мондый сораулар бирмәс идегез”, – дип әйтүе бәхәсләшергә урын калдыра.
Читайте нас: