Аның сүзләренә караганда, отчет вакыты эчендә икътисадка кредит салулар 2,3 тапкыр арткан һәм 272 миллиард сумга җиткән, тулаем төбәк продуктына карата республика икътисадына кредит мөнәсәбәтләре 39дан 52 процентка үскән. Шулай ук, инвестицияләрне финанслауда банк кредитының роле сизелерлек булган, аның өлеше 20 процент тәшкил итә, бу Русиядәге күрсәткечтән күбрәк. Кече һәм урта бизнес субъектларына, шулай ук, авыл хуҗалыгына кредит бирү күрсәткечләре дә күбәйгән, алар буенча максатлы юнәлешләр планы арттырып үтәлгән. Торак төзелеше тупланмасы программасы кысаларында озайлы 8800 вклад ачылган, ә программада катнашучы гражданнарның җыелган акчасы 750 миллион сумнан артып киткән. Халык депозитлары күләме 2,2 тапкыр арткан һәм агымдагы елның 1 гыйнварына 306 миллиард сумга җиткән.
Марат Кашапов Стратегияне гамәлгә ашыруның җиңел булмавын билгеләп үтте.
— Икътисадта килеп туган хәлнең кискенләшүе һәм хәвефләрнең артуы республика банк тармагы үсешенә йогынты ясамый калмады, шуңа Стратегиянең максатлы юнәлешләренә ирешеп булмады, — диде Марат Кашапов.
Утырышта Стратегия күрсәткечләренә кире йогынты ясаучы факторлар да әйтелеп үтелде. Тышкы һәм эчке икътисади шартлар начараюыннан тыш, бу банк секторының дәүләт власте органнары белән тиешле нәтиҗәле бәйләнеше булмауда. Сүз пассив авыл халкының илдәге белән чагыштырмача күбрәк булуы турында бара. Мәсәлән, Русия буенча алар 26 процент булса, төбәктә ул 38 процент.
Бүлекчә идарәчесе хәбәр итүенчә, төбәкнең финанс һәм банк тармагының арытабангы үсеше, дәүләт власте органнары белән нәтиҗәле бәйләнешне арттыру мәсьәләләрен республиканың 2030 елга кадәр Социаль-икътисади үсеше стратегиясендә чагылдырырга планлаштырыла. Анда, шулай ук, узган елгы Стратегиянең уңай тәҗрибәсе исәпкә алыначак.