+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 апрель 2016, 02:00

Йорт салуның ние бар? Кисәргә агач булса...

Үз көченә кергән закон Башкортстан халкына яңа мөмкинлекләр ача.Икътисади кризис төзелеш материалларына да хакларның артуына китерде. Дөресен генә әйткәндә, дөнья базарындагы хәлләрне үз файдасына уйнатырга омтылучы арадашчылар хакларны ясалма рәвештә үстерде. Әйтик, бүген 3X5 мунча бурасы кырык мең сум чамасы тора. Бәбкәлекләрен, идән, түшәм, янкорма такталарын да исәпләсәң, йөз мең сумга якынлаша. Йорт, абзар төзү тагын да кыйммәткә төшә. Шул ук вакытта, мәсьәләне арадашчыларга, озын акча артыннан куучы эшкуарларга мөрәҗәгать итмичә дә хәл итеп була. Пычкы тота белүчеләр урман кисә ала. Урманнан үзең кисеп алып кайткан агачтан буралган бура, ярылган такта, мәшәкать тудырса да, арзангарак төшә. Әлбәттә, моның өчен кайбер шартларны күздә тоту мөһим.

Күптән түгел “Башкортстан Республикасында урман мөнәсәбәтләрен көйләү турында” Законның 12нче статьясына үзгәрешләр кертү турында” Закон үз көченә керде. Ул шәхси төзелеш өчен җир мәйданнары булучыларга өстенлек бирә. Шулай ук, агачны гаиләгә яисә ялгыз яшәүчеләргә хәзерләү нормативларына һәм вакытына да ачыклык кертелгән. Атап әйткәндә, торак йорт төзү өчен — 25 елга бер тапкыр 110 кубометр, торак йортны төзекләндерү өчен — 5 елга бер тапкыр 25 кубометр, ихатада корылмалар төзү өчен — 5 елга бер тапкыр 50 кубометр, ихатадагы корылмаларны төзекләндерү өчен — 3 елга бер тапкыр 15 кубометр һәм йортны, башка корылмаларны ягып җылыту өчен ел саен 20 кубометр агач кисү хокукы каралган.

Закон биргән мөмкинлектән ничек файдаланырга? Иң элек Урман хуҗалыгы министрлыгына, яки аның төбәк бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризада мөрәҗәгать итүченең исем-шәрифләре, яшәгән урыны күрсәтелә, агач сатып алынасы урманчылыкны да атап үтү мөһим. Таләп ителүче агач күләме һәм сыйфаты турында да язарга онытмагыз. Алу-сату килешүен төзү тәртибе үзгәрешләр кичерә. Гаризадан тыш, шәхесне раслаучы документ күчермәсе, ИНН күчермәсе, гаилә составы турында белешмә, чираттан тыш гариза тапшыру хокукыгыз булса, шул хакта мәгълүмат та булырга тиеш. Йортлары янганнар, янгыннан зыян күрүчеләр һәм аз тәэмин ителгәннәргә өстенлек бирелә. Шулай ук, мондый төркемгә караучылар агачны арзанрак хакка сатып ала. Гариза 15 көн карала. Үзгәрешләр кертелгәч, бу 30 көнгә кадәр озайтылачак.

Халыкның урман кисү хокукыннан нәтиҗәле файдаланып калырга теләү­челәр дә бар. Законга ярашлы, агач мак­сатлы файдаланылырга тиеш. Гариза буенча сатып алынган агач, хуҗасыннан тартып алынып, башкалар кулына күчә алмый.

Гариза язып, урман кисәргә рөхсәт алганнар да максатына ирешмәскә мөмкин. Хыялларны гамәлдәге чыгымнар челпәрәмә китерүе ихтимал. Агач кисү, транспорт юллап алып кайту шактый зур акча таләп итә. Бура бурату, такта ярдыру да бушлай түгел. Кыскасы, агач кисеп, бура буратуга караганда әзерен сатып алу арзангарак та төшәргә мөмкин. Монысы — төбәгенә карап. Ә менә техникасы, ярдәмләшер туганнары булып, балта тота белүчеләр ота­чак. Уңганнарга бура да, төзелеш материаллары да базардагыдан ике-өч тапкыр арзанга төшәчәк.
Кыскасы, һәркем беләгенә һәм теләгенә карап сайлый ала. Иң мөһиме — йорт салырга, дөньясын ныгытырга теләүчеләргә шартлар бар. Алардан нәтиҗәле файдалану һәркемнең тырышлыгына һәм мөмкинлегенә бәйле.
Читайте нас: