Базардагы катлаулы хәлләрдән нәтиҗәле файдаланып, кесә калынайтучылар да бар. Мондыйлар исәбенә монополистлар да керә. Әйткәндәй, “монополия” төшенчәсенең ике төрле тәрҗемәсе бар. Беренчесендә “җитештерүнең яисә сәүдәнең бер генә кеше, бер төркем кешеләр, яки дәүләт кулында гына булу хокукы” диелгән. Икенче төрле “хуҗалыкның берәр өлкәсендә хакимлек итү һәм максималь табыш алу өчен оештырылган капиталистик берләшмә” дип тәрҗемә ителә. Ничек кенә булса да, монополия дәүләт казнасына да, халыкка да зур зыян сала. Шуңа күрә бу күренеш белән дөнья күләмендә, шул исәптән Русиядә дә, туктаусыз көрәш бара. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча баш идарәсе былтыр төбәктә мондый закон бозуларны күпме ачыклаган? Кайсы өлкәләрдә хәл аеруча катлаулы? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта да барды.
— Узган ел катлаулы булса да, нәтиҗәле эшләдек, – диде Федераль хезмәтнең Башкортстан буенча баш идарәсе җитәкчесе Зөлфирә Акбашева. – Торак-коммуналь хуҗалык объектларында, базарларда булдык, социаль хезмәтләрне энә күзеннән үткәрдек. Нәтиҗәдә, монополиягә каршы законнарны бозу очраклары буенча 3325 эш кузгатылды һәм каралды. 15 товар базарында көндәшлек мохитен анализладык. Гражданнарның 700дән артык мөрәҗәгатен карадык. Идарә төрле инстанцияләрдә 800дән артык суд утырышында катнашты. Страховкалау компанияләре белән судлаштык. Әйтик, кайбер компанияләр мөрәҗәгать итүчеләрдән төрле юллар белән акчаны күбрәк түләтә. Шул ук вакытта, күңелсез хәлдән соң вәгъдә иткән акчасын түләргә ашыкмый. Страховкалау компанияләрен барлык судларда да җиңдек. Бушлай тәкъдим ителәсе дәүләт хезмәтен күрсәткәндә акча таләп итү очраклары, районнарда дәүләт ярдәмен аерым эшкуарларга гына күрсәтергә омтылучылар һәм монополиягә каршы башка законнарны бозарга теләүчеләр күп. Монополияләрнең иркен яшәве, төбәк икътисадына зур зыян салудан тыш, халык тормышын да авырайта. Җәм-гыятьтәге бу күренеш белән көрәш киләчәктә дә тукталмаска тиеш. Бу максатка эшлә-гәндә халык ярдәменә, уяулыгына да таянабыз.
Соңгы вакытларда даруханәләр саны шактый артты. Алар хәтта бер-берсенә терәлеп үк тора. Гадәттә, базарда берәр продукция, яки хезмәт күпләп тәкъдим ителсә, аның хакы арзан була. Чөнки һәркем хаклар белән сатучыны җәлеп итәргә омтыла. Даруханәләр күп булуга карамастан, дару хакларының “тешләшүе” аптырарлык хәл. Аптырыйсы юк икән. Русиядә дару картель-ләре (капиталистик монополиянең бер төре) оешкан. Анда керүчеләр товар хакларын көйли һәм контрольгә ала. Шул ук вакытта, базар шартларына, көндәшлеккә зур зыян салына. Кайбер дару картельләре эшчәнлеген илнең 69 төбәгендә җәелдергән. Башкортстанда гына да дару бизнесында 53 миллиард сум әйләнештә йөри. Мәгълүм булуынча, мәсьәлә Русия Президенты Владимир Путинга кадәр җиткерелде. Димәк, дарулар бәясен арттырып сатуга махсуслашкан эшкуарларның көннәре санаулы калды, дияргә нигез бар.
Башкортстан районнарында күп кенә җитди мәсьәләләр кода-кодагыйлык, әшнәлек ярдәме белән хәл ителә икән. Предприятиеләрнең бөлүе – бүген инде табигый күренеш. Аларның техникасы, биналары чагыштырмача арзан хакка таныш-белешләр, акча төртүче-ләр кулына күчә. Гамәлдә, милек конкурс игълан ителеп сатылырга һәм аның шартларын һәркем белергә тиеш. Бу шарт үтәлсә, милек кыйммәтрәк хакка сатылыр һәм предприятиенең бурычлары түләнер иде. Гамәлдә, бу күренешнең киресе күзәтелә. Субсидияләрне, дәүләт ярдәмен дә районнарда үз кешеләр алуы да икътисади үсешне тоткарлый. Дәүләт ярдәменә тиешле шартларга җавап бирүчеләрнең барысы да дәгъва итә ала.
Килешергә кирәк, бүгенге хәл-шартларда монополистларны “йөгәнләү”, чиста суга чыгару эшен җанландыру аеруча мөһим. Эре балык болганчык суда яхшы тотылган сыман, базардагы катлаулы хәлләрдән файдаланып, кесә калынайтырга теләүчеләр күбәйде. Законнар эшләсә, алар артык чаша алмас. Шул ук вакытта, ай үсәсен көн үскән хакларны авызлыклап булыр иде.