Республика җитәкчесе ПГУ-410Т пар генерациясе корылмасы төзелешен гамәлгә ашыручы Яңа-Салават җылылык электр станциясе белән танышты. Аны файдалануга тапшыру республиканың көньяк районнарында, шулай ук, күрше төбәкләрдә энергия дефицитын киметергә, 100гә якын эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк. Проектның гомум бәясе – 28,5 миллиард сум.
Рөстәм Хәмитов идарә блогын, машина һәм газ турбинасы залларын карады. Предприятие директоры Дмитрий Степанов белдерүенчә, объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган диярлек. Төп һәм ярдәмче җиһазларны, турбиналарны эшкә кушу дәвам итә. Объектны файдалануга тапшыру агымдагы елның өченче кварталына тәгаенләнгән.
“Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте гамәлгә ашыручы тагын бер проект – составында күкерт, бензол һәм башка катнашмалар булмаган бензин компоненты — изомерат җитештерүче махсус корылма төзү. Аның куәте – елына 434 мең тонна. Корылманы сафка кертү сыйфатлы бензин җитештерү күләмен арттыруга ярдәм итәчәк.
Ул 2013 елның көзендә төзелә башлаган иде. Проектның гомум күләме 7,5 миллиард сум тәшкил итә. Әлеге вакытта технологик торба, электр үткәрү, җиһазлар урнаштыру буенча төзелеш-монтаж эшләре тәмамлана. Объектны агымдагы елда файдалануга тапшыру планлаштырыла, анда 60ка якын эш урыны булдырылачак.
Арытаба республика җитәкчесе “Акрил Салават” җәмгыятендә булды. Биредә акрил буяуларының яңа төрен җитештерү буенча комплекс төзелә. Проектны гамәлгә ашыру Русиядә лак-буяу материалларын җитештерү өчен тотрыклы чимал базасы булдырырга ярдәм итәчәк.
Рөстәм Хәмитов оператор бүлмәсе һәм төп җитештерү мәйданчыгы белән танышты. Компаниянең инвестицияләр һәм капиталь төзелеш буенча директоры Рөстәм Галиев сүзләренә караганда, предприятие япон технологиясе нигезендә төзелә. Ул тирә-як мохитне сакларга, энергияне сакчыл тотынырга һәм югары сыйфатлы продукция җитештерергә ярдәм итә. Җитештерү барышында куллануда булган сулар җир асты сулыкларына кушылмый, алар канализация аша чистарту корылмаларына агып төшә.
– Димәк, тирә-як мохиткә зыян килмәячәк, – диде Рөстәм Хәмитов. – Кешеләр моны белергә тиеш, бу бик мөһим, чөнки әлеге предприятие буенча күп фикерләр булды. Шуңа күрә кешеләргә моның экологик яктан чиста җитештерү булуын аңлатырга кирәк.
Комплекста якынча 350 эш урыны булдырылачак. Инвестицияләр 39 миллиард сум тәшкил итә. Аны агымдагы ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла. Продукциянең 80 процентын экспортка җибәрү күзаллана. Башкортстан Башлыгы әлеге продукцияне Русия территориясендә күпләп сату мөмкинлеген тикшерергә тәкъдим итте.
Арытаба Рөстәм Хәмитов “Мономер” һәм нефть эшкәртү заводларында чистарту корылмаларын урнаштыру проекты белән танышты. Корылмалар технологик җитештерүдән калган суларны тирәнтен эшкәртү һәм экологик яктан хәвефсез дәрәҗәгә чыгару өчен тәгаенләнгән. Бу чистарту корылмаларына йөкләнешне киметергә ярдәм итәчәк.
Объектның еллык куәте — 438 мең тонна, җитештерүчәнлеге — сәгатенә 50 тонна. Төзелеш-монтаж эшләре 2012 елда башланган иде. Әлеге вакытта төзекләндерү, җиһазларны эшкә кушу белән шөгыльләнәләр. Корылма агымдагы ел ахырына файдалануга тапшырылачак.
– Болар барысы да тирә-як мохитне саклауга юнәлтелгән, – дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.
Республика Башлыгы хезмәткәрләрнең квалификациясе белән кызыксынды һәм “Газпром” төркеме предприятиеләре җитәкчелеге белән Башкортстанда сәнәгать өчен эшче кадрлар әзерләү мәсьәләләрен тикшерде.
Арытаба төбәк җитәкчесе шәһәрнең күпфункцияле дәваханәсе эше белән танышты. Ул 1989 елда төзелә башлаган, әмма арытаба эшләр туктатылган. Төзелеш 2014 елда яңадан тергезелә. Агымдагы елның мартында өч корпусның икесе файдалануга тапшырылган, 97 миллион сумлык медицина җиһазлары кайтарылган. Әлеге вакытта өченче корпусны ремонтлау, аны гамәлдәге нормалар һәм кагыйдәләргә яраклаштыру буенча мәсьәлә хәл ителә.
Салаватлылар Рөстәм Хәмитовка дәваханәне төзүдә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. Үз хәбәрчебез.