+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 Май 2016, 02:00

Кытайлылар цемент заводы төзиячәк

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русиядә һәм БДБ илләрендә Сычуань ассоциациясе рәисе, “Силин” импорт-экспорт корпорациясенең генеральный директоры Цзэн Айго, “Цзюньхэ” Сычуань экология компаниясе идарәсе рәисе Ли Лэцзюнь, Кытайның машиналарны импортлау һәм экспортлау буенча “Машинпэкс” дәүләт компаниясең Русиядәге вәкиллеге башлыгы Чжэн Ган белән очрашты. Анда Башкортстан территориясендә берлектәге инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.

– Без Сибайда индустриаль парк, шул исәптән, тәүлегенә 5 мең тонна продукция җитештерүгә сәләтле заманча цемент заводы төзү белән кызыксынабыз, – диде Цзэн Айго. – Аны ел ярымда төзүне планлаштырабыз. Бу проект Кытай һәм Башкортстан арасында үзара хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк.

Төбәк Башлыгы, үз чиратында, проектка барлык яклап та ярдәм күрсәтеләчәген вәгъдә итте.

– Республикада эш алып баручы инвесторлар өчен без уңайлы шартлар тудырабыз, – диде Рөстәм Хәмитов. – Бу проектны гамәлгә ашыру буенча да шулай булачак, бу эш контрольдә тотылачак. Административ каршылыклар булмаячак, проект өчен җаваплы министрлар игътибары җәлеп ителәчәк.

Төбәк җитәкчесе төзелүче предприятиенең тирә-як мохиткә зыян китермәячәген билгеләп үтте.

– Әлеге предприятиедә файдаланылачак технологияләрнең заманча булуы, аның һава һәм суларга зыян китермәве мөһим, – дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов. – Гражданнар тирә-як мохит сафлыгы өчен борчыла һәм алар бу предприятиенең экологик яктан чиста булуын таләп итә. Мондый төрдәге технологияләрнең сездә булуын беләбез.

– Без, заманча технологияләрне кулланып, ел саен 2 миллион тонна цемент җитештерергә ниятлибез, – диде Ли Лэцзюнь.
Читайте нас: