— Рафаэль Мирхатыймович, закон проекты кабул ителгән очракта, ул кемнәргә карата кулланылачак һәм аның әһәмияте нидә?
— Бу закон проекты нигезендә Административ тәртип бозулар турында кодекска үзгәрешләр кертү күз уңында тотыла. Аларга ярашлы, кече һәм урта бизнес эшчәнлеген тикшергәндә тикшерү органнары беренче тапкыр ачыкланган хокук бозулар өчен кисәтү белән чикләнергә һәм билгеле вакыт эчендә аларны бетерүне таләп итәргә тиеш. Бу юридик берәмлекләргә, шәхси эшкуарларга һәм һөнәри бурычын үтәгәндә җибәргән җитешсезлекләре өчен күпчелек очракта штрафка тарттырылучы компанияләр җитәкчеләренә кагылачак.
Законга кертелгән яңа үзгәрешләрне күреп яисә аңлап өлгермәү сәбәпле, бизнес вәкилләре кайчагында тиешле таләпләрне бозган кебек килеп чыга. Эшкуарга күп вакыт үзенә юрист та, хисапчы да, директор да булырга туры килә. Бу очракта беренче тапкыр тәртип бозган өчен, административ җәза төре буларак, кисәтү ясалып, вакытында тиешле чаралар күрелсә, катырак җаваплылыкка тарттырылудан котылу мөмкинлеге туачак.
— Бу эшкуарларның, җаваплылыктан качып, арытаба да хокук бозуны дәвам итүенә китермәсме?
— Юк, чөнки сүз беренче тапкыр ачыкланган хокук бозулар турында бара. Әгәр эшкуар билгеләнгән вакытка аларны бетерү чарасын күрмәсә, яисә мондый тәртип бозулар аңлы рәвештә яңадан кабатланса, аңа штраф салына. Закон проекты намуслы эшкуарларга административ җитешсезлекләрдән вакытында арыну мөмкинлеге бирәчәк.
— Штрафтан азат ителү тикшерү барышында ачыкланган барлык хокук бозуларга да кагыламы?
— Кисәтү төрендәге җаваплылык чарасы хәвефле нәтиҗәләргә китермәүче хокук бозуларга гына кагыла. Бизнес эшчәнлеге кеше гомере өчен хәвефле булган, аның сәламәтлегенә, табигатькә, мәдәни объектларга, шулай ук, милеккә зыян китергән очракта эшкуарлар штраф түләячәк.
— Бизнес эшчәнлеген тикшерүдә чикләүләр кертүне күз уңында тотучы төзәтмәләр законга моңарчы да кертелгән иде. Аларның асылы нидә?
— Агымдагы елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булган 2016-18 елларга “күзәтчелек каникуллары” кертү турындагы законга ярашлы, соңгы өч елда төрле төрдәге җитди хокук бозулар өчен җаваплылыкка тарттырылмаган кече эшкуарлык субъектлары тикшерүдән азат ителә. Бу яңа теркәлгән эшкуарларга да кагыла. Шул ук вакытта, законга ярашлы, янгын хәвефлелегенә, экологиягә, радиациягә бәйле кайбер эшчәнлек төрләре буенча тикшерүләр гамәлдә калачак. Бу закон Русия Президентының Федераль җыелышка юлламасына ярашлы кабул ителде. Анда Владимир Путин: “...Очсыз-кырыйсыз тикшерүләрне туктатырга кирәк. Чынлап хәвефлелек янаган яисә хокук бозу билгеләре булган очракта гына хәлләр торышын күзәтүгә алу мөһим”, — дип белдерде. Русия Президенты тикшерүләрнең, шулай ук, “...кайбер хокук бозуларга чик кую урынына, закон кысаларында эшчәнлек алып баручы меңнәрчә сәләтле, инициативалы гражданнарга юлны ябуын” билгеләде.
“Күзәтчелек каникуллары турында”гы закон эшкуарларга йөкләнгән бурычларны, басымны киметү мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, тикшерүләр саны чиктән тыш артса, коррупциягә юл ачылуы ихтимал. Аларны киметү, беренче тапкыр җибәрелгән җитешсезлек өчен штрафтан азат итү — дәүләтнең бизнеска ышаныч белдерүе билгесе ул.