+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
9 август 2016, 02:00

Шәхси эшкуарлар ярдәмсез калмас!

Районнарда булганда республика Башлыгы аларның эшчәнлегенә югары бәя бирде.Узган атна ахырында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, эш сәфәре белән Тәтешле, Балтач һәм Борай районнарында булып, урып-җыю барышы белән танышты, агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә, җитештерү, инфраструктур һәм социаль объектларда булды, шулай ук, районнар җитәкчелеге белән территорияләрнең социаль-икътисади үсеш перспективаларын тикшерде.

Тәтешле районының Вязовка авылында республика җитәкчесе шәхси эшкуар Динар Биктимеров 2013 елда ачкан “Косая степь” ял итү базасы эшчәнлеге белән танышты.

База территориясендә үз ашханәсе һәм ял бүлмәләре булган үзәк, яшәү өчен биш комплекс, чаңгы базасы, беседкалар, балалар өчен уен мәйданчыклары, пейнтбол зонасы булдырылган. Кыш айларында ял итүчеләр өчен чаңгы трассасы бар, тюбингта шуу һәм каргизәрләрдә йөрү оештырылган.

Динар Биктимеров сүзлә­ренә караганда, бирегә рес­публика һәм күрше төбәкләр — Пермь крае, Свердловск өлкәсе халкы ял итәргә килә. Моннан тыш, база янында буа урнашкан, биредә ял итүчеләр балык тота, көймәдә йөзә. Эшкуар буада сазан, кәрәкә, алабуга, чуртан, карабалыклар үрчетә. Әлеге вакытта ул буа янында ял зонасы төзи.

Арытаба республика җитәк­чесе, шулай ук, Вязовка авылы буасы янында урнашкан Комаров исемендәге балалар лагеренда булды. Рөстәм Хәми­тов балаларны тәрбияләү, тукландыру, медицина хезмәтләре күрсәтү шартлары белән та­нышты, хезмәткәрләр белән аралашты. Лагерь директоры Ринат Дәүләтов республика Башлыгына капиталь ремонт үткәрүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Бәдрәш авылында Башкортстан Башлыгы Илмират Бәләгытдиновның крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты.
Рөстәм Хәмитов 1 гектар мәйданлы ат ихатасында булды, анда 200 баш мал асрала. Фермер белдерүенчә, хуҗалык ат итеннән продукция, шул исәптән казылык җитештерә, аларны сату өчен кибет төзергә ниятли.

Республика җитәкчесе эшкуарның агач эшкәртү цехында да булды. Цехка чимал арендага алынган урман участокларыннан китерелә. Фер­мер төбәк Башлыгына эшкуарларга булышлык иткәне өчен рәхмәт белдерде.

— Ярдәм итү — безнең бурыч. Эшкуарлар яхшырак эшләгән саен безгә дә яхшы, яңа эш урыннары булдырыла, салым түләнә, — диде Рөстәм Хәмитов.

Югары Тәтешле район үзәгендә республика җитәкчесе “МегаБит” җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты. Предприятие төзелеш материаллары җитеш­терү һәм сату, торак йортлар төзү белән шөгыльләнә, транспорт хезмәтләре күрсәтә. Компания җитәк­челеге төбәк Башлыгына җитештерүдә файдаланылучы техника үрнәклә­рен тәкъдим итте.

Җәмгыять директоры Камил Ибәтуллин сүзләренә караганда, “МегаБит” компаниясе 2011 елдан “Тәтешле Ойл” бренды астында автозаправка станция­ләре челтәрен үстерә. Республика Башлыгы да аларның берсе белән танышты. Тәүле­генә 250 заправкага исәпләнгән станциядә заманча җиһазлар, видеокүзәтү системасы урнаштырылган, минимаркет бар.

Төбәк җитәкчесе Рөстәм Хәми­товның эш сәфәренең тагын бер пункты — Балтач районының Иске Балтач авылында узган елда файдалануга тапшырылган, 139 урынга исәпләнгән “Миләшкәй” балалар бакчасы булды.

Бинаның гомум мәйданы — 3,7 мең квадрат метр. Объ­ектның бәясе — 106 миллион сум. Учреждение мөдире Гөлнур Әскарова билгеләвенчә, балалар бакчасында алты төркем эшли. Аларның һәрбер­сендә уен, йокы, гигиена, киенү-чишенү бүлмәләре бар. Моннан тыш, музыка һәм спорт зал­лары, рәсем төшерү студия­се җиһазландырылган, педагог-психолог, логопед, табиб, методик кабинетлар эшли.

Иске Балтач район үзәгендә Рөстәм Хәмитов, шулай ук, узган елда эшли башлаган “Яшьлек” физкультура-сәламәт­ләндерү комплексын карады. Биредә йөзү, гимнастика, бокс, армреслинг, пауэрлифтинг һәм авыр атлетика буенча күнек­мәләр үткәрелә, шулай ук, волейбол, баскетбол, футбол һәм теннис белән шөгыльләнергә мөмкин. Спорт һәм тренажер, фитнес өчен заллар, бассейн бар.

Бинаның гомум мәйданы 3 мең квадрат метр тәшкил итә. Ул бер сменага 121 кешене хезмәтләндерергә сәләтле. Узган елда комплекска 12 меңнән артык кеше йөргән. Объектның бәясе — 127 миллион сум.

Республика Башлыгы комплексның чыгымнары белән кызыксынды. Аның директоры Фәрит Галимов сүзләренә караганда, елына ул 6 миллион сумга җитә, аның күпчелеге муниципаль бюджеттан кап­латыла. Төбәк җитәкчесе комплексның рентабельлелеген арт­тыру һәм спорт белән шөгыльләнү өчен күбрәк халыкны җәлеп итү кирәклеген ассызыклады.

Сәйтәк авылында Башкортстан Башлыгы “Госсорткомиссия” федераль учреждение­сенең төбәктәге Балтач дәүләт сортларны сынау участогында урып-җыю эшләре барышы белән танышты.

Быел хуҗалык культураларны 680 гектарда чәчкән, шуның 370 гектарын — бөртеклеләр били. Участок директоры Илгиз Субушев белдерүенчә, бөртек­леләрнең уртача гектар куәте 38 центнер тәшкил итә. Киләчәктә чәчүлек мәйдан­нарын янә 300 гектарга арттыру планлаштырыла.

Рөстәм Хәмитов матди-техник базаны яңарту буенча эшне көчәйтергә, яхшы сортлы азык культуралары үстерергә һәм башка район хуҗалыклары белән тәҗрибә уртаклашырга кушты.

Арытаба республика җитәкчесе Борай районында булды. Ул район чараларының күпчелеге үтүче һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлаштырылган сабантуй мәйданын карады.

Рөстәм Хәмитов 2020 елда Башкортстанда узачак Бөтендөнья Фольклориадасын үткәрү урыннарына якын киләчәктә таләпләр эшләнеләчәген һәм мондый сабантуй мәйданнарының бик уңайлы урын булуын билгеләде.

Район үзәгендә Башкортстан Башлыгы узган елда файдалануга тапшырылган Борай үзәк дәваханәсенең яңа корпусын карады. Бинаның гомум мәйданы 5 мең квадрат метр тәшкил итә, ул 50 урынга исәпләнгән. Объектның гомум бәясе — 247 миллион сум, шуның 97 миллионы җиһазлар сатып алуга тотынылган.

Баш табиб Руслан Гарипов сүзләренә караганда, дәваханә бер сменага 650 кешене кабул итүгә исәпләнгән. Әлеге вакытта корпусларны тоташтыручы коридор төзелә. Рөстәм Хәмитов Сәламәтлек саклау министрлыгына әлеге объектларны республиканың максатлы инвестицион программалары исемлегенә кертү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
Район хакимиятендә Рөстәм Хәмитов Балтач, Борай һәм Тәтешле районнары активы белән очрашты, анда әлеге территорияләрне социаль-икътисади үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

Шүнәк авылында республика Башлыгы Кадим Фәрхетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Ул 2011 елда оештырылган һәм “романов” токымлы сарык үрчетү белән шөгыльләнә.

Хуҗалык җитәкчесе белдерүенчә, 6 елда маллар саны 15тән 1500гә җиткән. Узган елда 3150 килограмм йон һәм 73,5 тонна ит җитештерелгән. 2013 елда эшкуар, республиканың эш башлаучы фермерларына булышлык программасында катнашып, 1,31 миллион сумлык грантка ия була. Бу акчага ул авыл хуҗалыгы техникасы сатып ала. Фермерның планнары — сарыклар санын арттыру һәм ит эшкәртү өчен мини-завод төзү.

— План яхшы, әмма аны гамәлгә ашыру өчен ярдәм кирәк. Мәсәлән, Бүздәк районында фермерлар теплица төзи башлады, аларга 1 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелде. Һичшиксез, сезнең ферма үз-үзен алай ук тиз акламаячак. Димәк, башкарак төрле ташламалар сорарга кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов. — Барысын да дөрес рәсмиләштерергә һәм проектны 10 елга исәпләргә кирәк. Без, үз чиратында, субсидия белән ярдәм итәчәкбез.
Читайте нас: