Күптән түгел “Башнефть” акционерлар нефть компаниясен һәм аның бүлендек предприятиеләрен үз эченә алучы “Башнефть” компанияләр төркеме, 2016 елның беренче яртысы өчен финанс отчетның халыкара стандартларына (МСФО) ярашлы әзерлән-гән берләштерелгән финанс нәтиҗәләрен игълан итте. Әйтергә кирәк, югары финанс нәтиҗәләренә тәү чиратта җитештерүдәге югары казанышлар аша ирешелә. Мәсәлән, 2016 елның 6 аенда “Башнефть” 10,6 миллион тонна нефть чыгарды, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 10,9 процентка югарырак. Тоташ ил буенча нефть чыгару үсеше 2,1 процент тәшкил итте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2016 елның беренче яртысында мотор ягулыгы Евро-5 стандартына ярашлы җитештерелде. Әйткәндәй, мондый төр бензин куллану автомобильнең төтен газларында сәламәтлек өчен зыянлы булган матдәләрне киметергә мөмкинлек бирә.
Эшкәртү тирәнлеге узган елның шушы чорында 85,2 процент булса, 2016 елның алты аенда 86,2 процентка җиткән. Бу — тармакта югары маржалы тонык нефть продуктларын тагын да күбрәк чыгару мөмкинлеге бирүче иң яхшы күрсәткеч.
Әйтергә кирәк, агымдагы елның беренче яртысында компаниянең чиста кереме узган елдагы шул чор дәрәҗәсендә калды. Бүгенге икътисади хәл-шартларда бу гаять яхшы күрсәткеч булып тора. Шул ук вакытта күп кенә компанияләрдә керемнең кимүе күзәтелде. Чагыштыру өчен шуны да билгеләп үтәргә кирәк: 2016 елның беренче яртысында, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, саф табыш күләмен “Татнефть” 13,5 процентка кадәр, ә “Лукойл” компаниясе 37 процентка кадәр киметте. Ә “Башнефть” компаниясендә саннарга күз салсак, һәр өлкәдә сизелерлек үсеш күзәтелә.
Бер сүз белән әйткәндә, “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе дөрес сайланган юлдан бара. Яхшы күрсәткечләргә ирешкәч, компаниянең финанс-икътисади иминлеге республикадагы социаль өлкәгә уңай йогынты ясый.
Халык хуҗалыгындагы кайсы гына тармакны алсак та, аның үсешендә компаниянең мөһим өлеше бар. Бүген аларның берничәсенә генә тукталып үтәсе килә. Алар 30 меңгә якын хезмәткәрне эш белән тәэмин итеп кенә калмый, ә арытаба да подрядчы оешмалар аша республикада яшәүчеләрне эшле итә. Гомумән, компаниядәге кадрлар иң кыйммәтле актив дип билгеләнә. Аларны эш белән тәэмин итү белән беррәттән, хезмәткәрләр турында даими хәстәрлек күрелә. Лаеклы һәм хәвефсез эш шартлары тудырыла, чөнки компаниянең бизнестагы уңыш нигезе, биредә эшләүчеләргә бәйле. Бу — бер. Икенчедән, алар республика бюджетының 20 процентын тулыландыра. Узган ел нәтиҗәләренә күз салсак, бу сан 20,2 миллиард сум тәшкил итте.
Өченчедән, акционер буларак, республикага дивидендлар түли. 2015 ел нәтиҗәләре буенча бюджет исәбенә 7,2 миллиард сум акча күчерелгән.
Дүртенчедән, компания республикадагы хәйрия проектларының иң зур спонсоры булып тора. Социаль өлкәгә ел саен 1,5 миллиард сумга якын акча күчерелә.
Болардан тыш, республикада спортны үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Спорт һәрвакыт зур чыгымнар таләп итә. “Башнефть” исә бу өлкәдәге һәр мөһим башлангычны яклап чыга. Атап әйткәндә, республикада хоккей үсешенә ел саен 2,5 миллиард сум акча күчерелә. Бу акчалар “Салават Юлаев” (континенталь хоккей лигасы), “Торос” (югары хоккей лигасы), “Толпар” (яшьләр хоккей лигасы), “Агыйдел” (хатын-кызлар лигасы), “Батыр” (яшьләр хоккей лигасы) һәм балалар хоккее өчен мәктәпләр карамагына күчерелә.
Гомумән алганда, “Башнефть” компаниясенең республика икътисадындагы һәм социаль өлкәне үстерүдәге роле елдан-ел үсә бара.