Мәсьәләнең асылына төшенү өчен бер санга игътибар итик. Статистика күрсәтүенчә, Башкортстанда ел саен 1,5 миллион тонна чүп хасыйл була. Шуның яртысы Уфага туры килә. Аларның бик азы гына эшкәртелә. Башлыча, ак пыяла, кара һәм төсле металл, катыргы, полиэтилен, автомобиль шиналары гына максатлы файдаланыла. Ә калганнар? Уфаның каты көнкүреш калдыклары полигонына ел саен 2,5 миллион кубометр чүп чыгарыла. Көн кадагына сугучы мәсьәләне хәл итү максатында нәрсәләр эшләнә?
Көнбатыш Европада чүпне аерым торган савытларга бүлеп салу гади күренеш санала. Күптән түгел “Кызыл таң”ның баш мөхәррир урынбасары Рәфис Сәяховның 1987-89 елларда Совет Армиясе сафында Германия Демократик Республикасында хезмәт итүе турында мәкалә дөнья күргән иде. (10.09.16; №105). “Авыл урамы уртасында чүп салу өчен махсус контейнерлар урнаштырылган. Кавырсын, пыяла, азык-төлек аерым савытларга ташлана”, дип уртаклашкан иде каләмдәшем хатирәләре белән. Мондый тәҗрибәне 2011 елда Башкортстанның да кайбер төбәкләрендә гамәлгә ашырып карадылар. Стәрлетамаклылар чүпне аерып салырга мөмкинлек бирүче контейнерлардан файдалануны хупламаса, Уфада мәсьәлә башка киртәгә юлыккан. Мәгълүм булуынча, күпкатлы йортларда яшәүчеләр чүпүткәргечтән файдалана. Аңлашыла, беркем дә табигатькә зыян салмас өчен генә унынчы каттан беренче катка төшеп, чүпне ихатадагы аерым контейнерларга ташларга ашкынып тормаячак. Чүп, аерып салуга карамастан, сасып, фатир хуҗаларына уңайсызлыклар тудырачак. Димәк, максатка күпкатлы йортларда яшәүчеләр чүпүткәргечләрдән файдаланудан баш тарткан очракта гына ирешеп була. Өстәвенә, идарәче компанияләрнең махсус контейнерларны тиешле күләмдә урнаштыруы да мөһим. Беренче карашка, мәсьәлә хәл ителмәслек сыман. Шулай да чыгар юл бар.
Югарыда әйтеп үтүебезчә, каты көнкүреш калдыкларын аерып җыю, эшкәртү тәҗрибәсе безгә Көнбатыш Европадан килә. Шуңа күрә аларның еллар дәвамында гамәлдә сынатмаган тәҗрибәсенә игътибар итү комачауламас. Бездә пластик шешәләр кайда гына очрамый! Алар шәһәр урамнарында да ауный, елга-күлләрдә дә йөзә. Ә менә үсешкән илләрдә аяк астында бер пластик шешә дә очратмассың, чөнки аларны махсус автоматка салып, акча алырга мөмкин. Аңлашыла, мондый мөмкинлектән һәркем файдаланырга ашыга. Бәлки, мондый тәҗрибә белән яшь буын мәктәптә укыганда ук танышып үсәргә тиештер?
Үзебезнең тәҗрибә дә юк түгел. Узган гасырның сиксәненче еллары ахырында чүплекләрдә, урамнарда тимер сыныклары адым саен диярлек аунап ята иде. Алар һәм төсле металл акчага кабул ителә башлагач, урамнарда күзгә ташланырлык бер тимер кисәге дә калмады.
Мөгаен, халыкны янә дәртләндерү таләп ителәдер. Ни дисәң дә, унынчы каттан беренче катка чүп чыгарырга төшәргә коммуналь түләүләрнең бераз кимүе (чүпүткәргеч файдаланылмаса, аның өчен акча түләнмәячәк) генә җитмәскә мөмкин. Пластик шешәләрне, пластмассаны, полиэтиленны, өр-яңаны җитештерүгә караганда, искесен эшкәртү отышлырак. Алар халыктан акчага җыелса да хөкүмәт алданмый. Нәтиҗәдә, табигатькә дә азрак зыян салыныр, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә акча да күбрәк бүленер иде.