+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 октябрь 2016, 02:00

Элек теләмәдек. Хәзер акча юкмы?

Галимнәребез тәкъдим иткән инновацион технологияләрне кертүдә болар киртә булырга тиеш түгел.Октябрьнең беренче атнасына булган рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә тулай ашлык җыемы 112 миллион тоннага якынлашты. Күрсәткеч узган елдагыдан 16 миллион тоннага күбрәк. Алдагы авыл хуҗалыгы елында илебез дөнья базарына 40 миллион тоннага кадәр ашлык экспортларга исәп тота. Дөнья күләмендә азык-төлеккә ихтыяҗ арткан вакытта илдә игенчелектә, үсемлекчелектә җитештерүне арттыру өчен стимул да үсә. Шул ук вакытта, азык-төлек товарлары импортының әлеге вакытта тулай күләмдә 34 процент дәрәҗәсендә булуы гомумән, аграр тармакта тирән үзгәрешләр кирәклеген, яңа технологияләргә нигезләнгән җитештерү таләп ителүен дә күрсәтә. Кабул ителгән стратегик федераль программага ярашлы, 2030 елга Русия ашлык җитештерүне 130 миллион тоннага җиткерергә тиеш.Җитди максат. Әлегә бу күләмнең күпме өлеше Башкортстанныкы булачагы мәгълүм түгел. – Авыл хуҗалыгы җитештерүенә уңайсыз һава торышы һәм климатик факторлар актив тәэсир итә. Ул элек тә шулай иде, әмма соңгы елларда аларның йогынтысы көчәйде. Беренче чиратта, уңышны корылык юкка чыгара. Корылыклы елларда, ә алар еш кабатлана башлады, без 1,5 миллион тоннага кадәр, кайбер елларны хәтта 2 миллион тонна ашлык алып җиткермибез. Безгә һава торышына бәйле булмаган югары күрсәткечләр кирәк. Димәк, аграр җитештерүдә теләсә нинди һава шартларында да ашлык һәм мал азыгы культураларыннан тотрыклы уңыш алырга мөмкинлек бирүче технологияләр кирәк, — диде күптән түгел Рөстәм Хәмитов Башкортстан Башлыгы каршындагы Фән буенча совет киңәшмәсендәге чыгышында.Республикада ашлык җитештерүне арттыруда галимнәр нинди технологияләр тәкъдим итә? Җир эшкәртүдә ресурсларны янга калдыру технологияләре аграрийларда яклау табармы?Башкортстан Фәннәр академиясенең биология һәм авыл хуҗалыгы фәннәре бүлегенең академик-секретаре, фән докторы Хәлил Сафин белән әңгәмә әлеге проблемаларга багышланды.

— Хәлил Мәсгутович, сез берничә ел дәвамында Башкортстан NO-till һәм Strip-till технологияләрен күбрәк куллануны яклап чыгыш ясыйсыз. Әлеге юнәлеш­ләрнең өстенлеген күрсәтүче республика семинар-киңәшмәләре үтте. Ул чакта бу алым хупланмады шикелле. Күптән түгел республика Башлыгы каршындагы Фән буенча совет утырышында сезнең чыгышны тыңлаганнан соң, әлеге техноло­гияләрне тирәнрәк өйрә­нергә һәм мөмкин булган төбәк­ләрдә кулланырга кирәк, дигән фикер белдерелде. Әлеге технология белән таныштырып үтсәгез иде.

— Һәр яңалык диярлек, бигрәк тә аграр тармакта, авырлык белән юл яра. Элегрәк бу технологияне хуплаучылар аз иде. Әмма нәтиҗәләр уйланырга мәҗбүр итә. Технология җир эшкәр­түдә энергия һәм башка ресурсларны янга калдыруга нигезләнә. Рөстәм Хәмитов күтәргән проб­лема күптәнге. Аграр секторда уңышның түбән һәм һава шартларына бәйле булуын, безнеңчә, тәкъдим ителгән техно­ло­гияләр белән җиңеп булачак. Алар туфракны минималь эшкәртүне күз уңында тота. Ә бу, үз чиратында, гумус катламын, уңдырышлы туфракны, корылыклы шартларда дым саклауны тәэмин итә. Тәҗрибәләр күрсәтүенчә, әлеге технология катлаулы һава шартларында да яхшы уңыш алуны гарантияли.

— Республикада бу юнәлеш буенча уңышлы эшләгән берничә хуҗалыкны беләм. Әбҗәлил районының “Красная Башкирия” кооперативы һәм Мәләвез райо­ны­ның “Ашкадар” хуҗалыгы, соңгы елларда NO-tillга нигезләнеп, игенче­лектә зур күрсәткечкә иреште. Соңгысында чәчүлекләр тулысынча шушы технология белән эшкәр­телә. Тәҗрибәне якыннан өйрәнер­гә теләк белдерүчеләр артса, мөгаен, алар гына үрнәк итеп куелмас бит.

— Әлбәттә, ике генә хуҗалыктагы тәҗрибә белән тоташ республика аграрийларын җәлеп итеп булмый. Гомумән, энергия һәм ресурсларны саклау технологияләре чит илләрдә киң кулланыла. Русиядә дә андый мәйданнар елдан-ел зурая. Башкортстанда без Әбҗәлил, Авыргазы, Дәүләкән, Куергазы, Күгәрчен, Мәләвез һәм Стәрлетамак районнарының әлеге юнәлештә уңышлы эшләвен һәм матур күрсәткечләргә ирешүен беләбез. Биредә барлык сөрентеләрнең 7-9 проценты шул нигездә эшкәртелә. Без аларның һәр­кайсы белән элемтәдә. Анализ күр­сәтүенчә, соңгы елларда шушы агротехнология төгәл үтәлгән хуҗалык­ларда ягулык чыгымнары кимеде, техника нәтиҗәлерәк файдаланыла, рентабельлелек үсә. Билгеле, уңыш байтакка югарырак. Әлбәттә, ашлама куллану һәм үсем­лекләрне саклау чаралары белән бәйле таләп­ләрнең тулысынча үтәлүе шарт.

— NO-till һәм – Strip-till техно­логияләрен куллануның өстенлеге нәрсәдә, дигәндә, мөгаен җир эшкәртүдә күпмедер миллион сум акчаның янга калуы гына мөһим түгелдер. Корылык аркасында 2 миллион тонна ашлык алып җит­кермәү, җир һәм су эрозиясе аркасында сөрентенең һәр гектарыннан берәр тоннага кадәр гумус юга­луы да, җитештерү чыгым­нарының үсүе һәм, асылда, эшче көчләрнең кимүе кебек проблемаларны да хәл итәргә мөмкин­лек бирә түгелме соң бу технология?

— Янә бер тагын да аянычлырак проблеманы телгә алмадыгыз. Ул сез санап үткән пробле­маларның хәл ителмәве аркасында аграр пред­прия­тиенең банкротка чыгуы. Монысы инде авыл язмышы, анда яшәүчеләр, эш­ләүчеләр язмышы дигән сүз. Әлеге хәлгә тарымас өчен үсемлек­челектә без тәкъдим иткән технологиягә өстенлек бирү мөһим. Соңгы унъеллыкларда республикада бөртеклеләрнең уртача гектар куәте 15-18 центнер тәшкил итте. Безнең фәнни бәяләмәләр буенча, әлеге инновацион технологияләрне куллану бу күрсәткечне 22-25 центнерга күтәрергә мөмкинлек бирер иде.

Алдагы сорауга җавапны тулыландырып шуны да әйтергә телим: дөньяда әлеге технология буенча эшкәртелүче мәйданнар 125 миллион гектардан арта. Шуның 1,5 миллионы — Русиядә. Соңгы елларда Белгород, Самара, Ырынбур һәм Курган өлкәләрендә инновацион технологиягә өстенлек бирүчеләр күбәйде.

— Хәлил Мәсгутович, теге яки бу хуҗалыкта ниндидер яңалык турында сүз алып барабыз икән, саннар, чагыштыруларсыз нәтиҗә күренми кебек.

— Билгеле, түбәндә китерелгән саннар коры чагыштыру түгел. NО-till технологиясе буенча эшләгәндә машина-трактор агрегаты басуга 3-4 тапкыр гына чыга, традицион технологиядә ул уннан артып китә. Бу очракта дизель ягулыгы гадәттәгедән 2,5 тапкыр экономияләнә. Әбҗәлил районының “Красная Башкирия” кооперативы яңа технологияне 7 ел элек куллана башлаган иде. Ул чакта техникада 150гә якын механизатор эшләде. Хәзер бу эшне 35 кеше башкара. Әйткән­дәй, хезмәт хакы берничә тапкыр күтәрелде.
Strip-till технологиясенең дә киләчәге өметле. Ул бигрәк тә АКШта, Канадада уңышлы кулланыла. Әлеге технология­нең үзенчәлеге шунда — басуда бары тик тар полоса гына эшкәртелә һәм шунда ашлама, үсемлек орлыклары салына. Бу технология бигрәк тә көнбагыш һәм кукуруз чәчкәндә файдалы. Аны кулланганда басу культура­сының уңышы уртача 30 процентка кадәр югарырак.

— Сез NO-till технологиясен моннан берничә ел элек үк тәкъдим иткәндә, аны республи­каның барлык табигый-климатик зонасында да кулланып булмый, дигән фи­кер­ләр булган иде. Сез әлеге инновацияне, теге яки бу районның үзенчәлек­лә­ренә карамыйча, тоташ Башкортстанда куллану ягындамы?

— Минемчә, андый максат куярга ярамый. Әлеге технологияләрне без бигрәк тә Урал аръягы, Урал алды дала зонасына, Көньяк урман-дала төбәгенә караган районнарда күбрәк куллануны тәкъдим итәбез. Әлбәттә, респуб­ликаның башка төбәкләрендә дә ул үзен аклаячак. Моңа нәрсә комачаулый соң? Әлбәттә, ирекле акча булмау. Дәүләт мондый технологияләрне кулланырга теләгән хуҗалыкларга максатлы ярдәм күрсә­тергә тиеш, дигән фикердә мин. Ә фән аларны, һичшиксез, үз канаты астына алачак.

— Галим буларак, сез бу юнә­лештә эшне нәрсәдән башларга кирәк, дип исәплисез?

— Беренчедән, без, галимнәргә, рес­пуб­ликаның туфрак-климатик зоналары үзенчә­легенә нигезләнеп, җир эшкәртүдә энергия ресурсларын янга калдыручы технологияләр кертүне, якындагы 10 елга исәпләп, фәнни яктан нигезләргә кирәк. Икенчедән, әлеге технология өчен сатып алынган техникага дәүләт субсидиясе булдыру мотлак. Өченчедән, глисофат төркеменә кергән гербицидлар сатып алуга субсидия бүлү оештырылырга тиеш.
Әлбәттә, әлеге яңалыкны өйрәнүдә, күбрәк куллануда инновацион технология үзәкләрен оештыру мөһим. Әбҗәлил һәм Авыргазы районнарында моңа әзер хуҗалыклар бар. Ышанам, дәрт һәм өмет белән тотынабыз икән, якындагы биш елда республикада энергияне янга калдыручы технология белән эшкәр­телгән басуларны 400-500 мең гектарга җиткереп булачак.

Форсаттан файдаланып, республикада аграр реформаларга битараф калмыйча, һәр яңалыкка игътибарлы булып, авыл халкы хәстәрлекләре белән янып эшләгән “Кызыл таң” гәзитенә рәхмәт әйтәм. Башкортстанда “Киләчәк республикасы” проекты гамәлгә ашырылганда, минемчә, авыл белән бергә аграр фән галимнәре дә үз өлешен кертергә тиеш. Тәкъдим ителгән, фәнни нигез­ләнгән технологияләр шуны күз уңында тота.
Читайте нас: