+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 октябрь 2016, 02:00

Хәзер “Роснефть” — төп хуҗа

“Башнефть”нең федераль милектә булган акцияләр пакетын әлеге компания 330 миллиард сумга сатып алды.Узган атнада ил Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “Башнефть” компаниясенең федераль милектә булган акцияләрен сату турында 2130-р санлы күрсәтмәгә кул куйды. Аңа ярашлы, “Башнефть”компаниясенең федераль милектә булган 88 951379 данә акциясе, ягъни аның устав капиталының 50,0755 проценты, “Роснефть” компаниясе карамагына күчте. Аларның бәясе 329,69 миллиард сум күләмендә билгеләнде. Документка ярашлы, акцияләр өчен түләүләрне 14 октябрьгә кертеп бетерү бурычы куелды һәм әлеге акчалар агымдагы елның ил бюджетындагы дефицитны каплату өчен юнәлтеләчәк.

Әйтергә кирәк, “Роснефть” компаниясе “Башнефть”нең федераль ми­лектәге акцияләр пакеты өчен акчаны шунда ук күчерде. Бу хакта Президент Владимир Путин ил Хөкүмәте әгъза­лары белән киңәшмә­дә белдерде.

— Мин тиешле инстан­цияләргә “Роснефть” компаниясе исәбендә мондый алыш-биреш башкару өчен җитәрлек акча булуын тикшерергә куштым. Алар, чыннан да, анда мондый акча барлыгын һәм “Башнефть” ком­паниясенең федераль акцияләр пакетын сатып алуга бәйле эшне тә­мам­лау өчен “Роснефть”кә ил­нең эчке финанс базарыннан акча җәлеп итү кирәк­мәячәген раслады. Ягъни “Роснефть”­нең бу эшне агымдагы башка опера­цияләргә, акча агымына комачау­лык итмичә һәм финанс базарыннан өстәмә акчалар җәлеп итмичә башкарып чыгу өчен бөтен мөмкин­леге бар, — диде аерым алганда, Владимир Путин.

“Башнефть” компаниясен хосусыйлаштыру мәсьәләсе ил Президенты катнашлыгында үткән “Русия чакыра” форумында да эзлекле тикшерелде. Атап әйткәндә, Владимир Путин ил Хөкүмәтенең әлеге карарга бәйле позициясен җиткерде.
Президент билгеләвенчә, “Роснефть” компаниясенең контроль пакеты дәүләт кулында булса да, ул турыдан-туры дәүләт компаниясе булып тормый, чөнки аның акцияләр паке­тының байтак өлешенә чит ил инвесторы хуҗа. Ягъни, моннан чыгып, “Роснефть” компания­сенең “Башнеф­ть”нең федераль ми­лектәге акцияләр пакетын сатып алуы законга каршы килми. Аннары, Президент билгелә­венчә, “Роснефть” компаниясе “Башнефть”нең акцияләр пакеты өчен иң югары хак тәкъдим иткән.

— Компания акцияләр пакеты өчен бәйсез халыкара экспертлар билгелә­гән хактан да югарырак бәя тәкъдим итте. Ягъни “Башнефть” компания­сенең федераль милектәге акцияләр пакеты базар бәясен­нән дә югарыракка сатылды, — диде Владимир Путин.

Әлеге алыш-бирешнең ил өчен мөһим әһәмиятен сызык өстенә алып, Президент бер үк вакытта “Башнефть” компа­ниясенең 25 процент акция­ләренә хуҗа булган Башкортстан Республикасы мәнфәгать­ләре дә җитди игътибарга алынуын билгелә­де.

— “Башнефть” компаниясе акция­ләр пакетының байтак өлешенә ия партнерыбыз, федераль Хөкүмәтнең партнеры — Башкортстанның әлеге мәсьәләдә позициясе безнең өчен бик мөһим. Бу җәһәттән Башкортстан ягы безгә турыдан-туры әлеге пакет белән идарә итүдә үзләренең йогынтысын саклау үтенече белән чыкты. Әлеге эшчәнлек рәве­шендә, бу, чыннан да, мөмкин. Шушыларның барысы ил Хөкү­мәтен әлеге карарга этәрде дә инде, — диде Владимир Путин.

“Роснефть”нең “Башнефть” компа­ниясенең контроль ак­ция­ләр пакетын сатып алуга бәйле аның җитәклегендә дә үзгәрешләр булды. Аерым ал­ганда, компаниянең моңа кадәрге җитәкчесе Александр Корсикның һәм идарә әгъза­ларының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. “Баш­нефть”нең Директорлар советы компания президенты итеп моңа кадәр “Роснефть”­нең вице-президенты вазыйфасын биләгән Андрей Шишкинны тәгаен­ләде. Аның белән контракт биш елга төзелде. “Баш­нефть” ида­рәсенә, шулай ук, “Рос­нефть” компа­ниясеннән җиде топ-менеджер – Андрей Шишкин, Наталья Минчева, Андрей Судаков, Андрей Лазеев, Денис Нырков, Ростислав Латыш һәм Сергей Лобачев керде. “Башнефть”нең яңа Директорлар советы составы турындагы мәсьәләне исә акционерлар 16 де­кабрьдә караячак.

Шуны да билгеләргә кирәк: ТАСС агентлыгы мәгълүматларына караганда, компания җитәкчелегендәге үзгә­решләргә бәйле Мәскәү биржасында “Башнефть”нең өстенлекле акция­ләре бәясе узган атнада — 2,4, гади акция­ләрнең хакы 0,5 процентка арткан. Һәм аналитиклар, бу чик булмаячак, дип бәя­ли.э
Йомгаклап, нәрсә әйтергә була? Шулай итеп, инде елга якын вакыт бер көчәеп, бер сүрелеп калган “Башнефть” компаниясенең федераль милектәге акцияләр пакетын сату-сатмау белән бәйле мәсьәләгә тулы ачыклык кертелде. Ил Хөкүмәтенең әлеге карары компания язмышында, аның арытабангы үсешендә, Башкортстан тормышында нинди чагылыш табар — нәти-җәләр турында, әлбәттә, вакыт үткәннән соң гына сүз йөртергә мөмкин булачак. Шулай да ил Президентының “әлеге карарны кабул иткәндә Башкортстан мәнфә­гатьләре җитди игътибарга алынды” дигән сүзләре “Башнефть”нең контроль ак­ция­ләр пакеты “Роснефть”­кә кү­чүе республика өчен бары тик уңай нәтиҗәләр белән билгеләнер, һәр­хәлдә, зыянга булмас дигән ышаныч уята. Монысын инде яши-яши кү­рер­без.
Читайте нас: