Сәнәгать җитештерүе күләме буенча Башкортстан Русиянең иң югары дәрәҗәдә үсешкән ун төбәге исемлегенә кергән. Аеруча төбәкнең агач эшкәртү комплексы (үсеш – 137,6 процент), металлургия (124,9 процент), резина һәм пластмасса эшләнмәләр җитештерү (113,8 процент) арткан. Химия, машина һәм җиһазлар җитештерү һәм башка төп тармаклар да елны уңай күрсәткечләр белән тәмамлый. Сәнәгать үсеше ул предприятиегә – керем, казнага – акча, халыкка эш урыннары дигән сүз. Шуңа күрә, төбәк предприятиеләренең финанс тотрыклылыгын саклап калуы куанычлы. Елның 10 аенда республиканың эре һәм урта предприятиеләренең кереме 154,4 миллиард сумга җиткән. Узган елның шушы чордагы күрсәткеченнән бу 11,2 процентка артыграк.
Соңгы елларда Башкортстан җәлеп ителгән инвестицияләр күләме, гамәлгә ашырылучы инвестиция проектлары буенча югары күрсәткечләргә иреште. Узып баручы елның тугыз аенда төбәккә 206,2 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән. Бу былтыргы күрсәткечтән 3,7 миллиард сумга артыграк. Агач эшкәртү, азык-төлек продукциясе җитештерү, сәламәтлек саклау, социаль хезмәтләр күрсәтү, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы өлкәләренә инвестицияләр күләме дә арткан. Төп капиталга инвестицияләр җәлеп итү буенча Русиядә унынчы урынны биләсәк, Идел буе федераль округында икенче урындабыз. Бүген төбәктә 662 миллиард сумлык 472 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Ел ахырына кадәр 16 миллиард сумлык тугыз проект буенча эшләрне тәмамлау планлаштырыла. Бәрәкәтле Башкортстан җиренә инвесторларның теләп килүенә һич аптырыйсы юк, чөнки төбәк җитәкчелеге уңайлы мохит тудыруга, административ киртәләрне бетерүгә зур көч сала. Күренүенчә, мондый игътибар нәтиҗә бирә.
Кайбер чит илләр Русиягә каршы игълан ителгән санкцияләргә кушылды. Нәтиҗәдә, кайбер илләр белән төбәкләрнең дә хезмәттәшлеге чикләнде. Башкортстан мондый шартларда да халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә иреште. Узып баручы елның ун аена Идел буе таможня идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 5,2 миллиард АКШ доллары тәшкил иткән. Шуның 4,7 миллиарды – экспорт, 0,5 миллиарды – импорт. Узып баручы елдагы төп сәүдә партнерларыбыз: Латвия, Нидерланды, Беларусь, Италия, Казахстан, Словакия, Кытай, Венгрия, Германия, Төркия.
Шул ук чорда республикага төрле илләрдән 36 рәсми һәм эшлекле делегация килгән. Мондый күрсәткечләр Башкортстанның, санкцияләргә карамастан, чит илләр белән тыгыз хезмәттәшлек итүе турында сөйли. Үз “казаныбызда” гына кайнамыйбыз икән, димәк, икътисади үсешкә ирешәчәкбез.
Ел җиңел булмаса да, Башкортстан икътисады күп кенә юнәлешләрдә үсешкә ирешкән. Моңа шатланырга гына кирәк, чөнки икътисад үсешә икән, социаль бурычларны үтәргә дә мөмкинлекләр арта дигән сүз.