Мәгълүм булуынча, узган елның декабрендә Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итте. Анда икътисад турында да сүз барды. Документка ярашлы, 2017 елда ил төбәкләрен, шул исәптән моношәһәрләрне төзекләндерүгә 20 миллиард сум акча юнәлтеләчәк. Икътисади кризис чорында билгеле бер продукция, технология җитештерүгә махсуслашкан моношәһәрләр авырлыклар кичергәнгә, мондый ярдәм бик вакытлы. Президент ил икътисады үсеше акрынаюның төп сәбәбен санкцияләргә кайтарып калдырмый. Икътисадны илнең эчке проблемалары артка сөйри, атап әйткәндә, үсешкә инвестиция ресурслары, заманча технологияләр, профессиональ кадрлар җитешмәве, көндәшлекнең тиешенчә үсешмәгән булуы, эшлекле мохиттәге җитешсезлекләр комачаулый. Яңа елда бу мәсьәләләргә игътибар артачагы көн кебек ачык. Юлламада 2017 елда Русиядә инфляцияне 4 проценттан арттырмау мөмкинлеге булуы да сызык өстенә алынган.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында “Башкортстанда социаль-икътисади хәл тотрыклы булып кала. Кешенең үзенә, мәгарифкә, мәгълүмат технологияләренә, инновацияләргә инвестицияләр салу нәтиҗәсендә уңайлы икътисади мөмкинлекләр булдырган төбәкләргә өстенлек биреләчәк”, – дип белдерде. Килешергә кирәк, Башкортстан моңа кадәр дә инвестицияләр җәлеп итү буенча илдә алдынгы урыннарда барды. Мөгаен, киләсе елда икътисади үсешкә этәргеч бирүче бу юнәлешкә игътибар тагын да артыр.
Русия икътисадының торышы дөнья базарында нефть хакына бәйле. Русия Милли тикшеренү университетының Югары икътисади мәктәбе фаразлары хәлгә бераз ачыклык кертә. Алдагы елларда нефтьнең барреле 60-90 доллар торса, икътисад үсешәчәк. Ә менә 50 доллар булса, кыенлыклар туарга мөмкин. “Кара алтын”ның барреле 80 долларга җиткән очракта, ил икътисадының 2,1 процентка артуы көтелә. Уңай үзгәрешләр эш хакы күтәрелүгә, ваклап сатуның активлашуына һәм инвестицияләр артачагына булышлык итәчәк.
Һәркем үзенең матди хәленә җаваплы карарга бурычлы. Ихтыяҗ зур булмаса, кредит алмавың яхшырак. Инфляция үзеннән-үзе эш хакларының кимүенә китерәчәк. Шул ук вакытта, бурычны аен-айга, көнен-көнгә түләп барырга кирәклеген дә онытырга ярамый.
Ел хуҗасының холык-фигылен үзенчәлекләрен дә онытмау мөһим. Әтәч елында тырышларга, уңганнарга уңыш елмаячак. Югары дәрәҗәләргә, зур вазыйфаларга омтылучылар максатына ирешәчәк. Шул ук вакытта, акчаны уңга-сулга чәчмәскә, уйламыйча җитди финанс операцияләр эшләмәскә киңәш ителә. Шушы киңәшләргә колак салучылар өчен 2017 ел бәрәкәтле, имин булыр!